Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, көн тумады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_babam.docx | 15.29 КБ |
Секция татарского языка
Категория «Учащиеся 4 классов»
“Минем бабам Бөек Ватан сугышында”
Мусин Алмаз, 4 б класс МБОУ “СОШ “28”, г.Нижнекамск
Руководитель – Мингараева Г.М., учитель татарского языка и литературы
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, көн тумады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган.
Менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Без сугыш турында китаплар укып, кинолар карап кына беләбез. Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Сугыш бабамның туган авылы Иске Комазанны да читләтеп узмаган.
Минем бабам (бабамның әтисе) Гатин Хөсәен 1906 нчы елда Мамадыш районының Иске Комазан авылында дөньяга килә. Бабам кечкенәдән уңган, батыр булып үсә. Сугышка кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли.
Бабамны 1942 нче елның ноябрь башында 36 яшендә сугышка алалар. Бабам 370 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 1941 нче елның 19 нчы ноябрендә дивизия Архангельск өлкәсенең Няндома станциясенә күчерелә. 29 нчы ноябрь көнне бу урында бик каты бәрелешләр була. Хөсәен бабам 1942 нче елның 30 нчы ноябрендә һәлак була. Бабамның гәүдәсе Ленинград өлкәсе Полов районы Стрельцы авылында күмелгән. Хөсәен бабайның исеме Мемориаль тактада һәлак булучылар исемлегендә язылган. Бабамның Иске Комазан авылында тормыш иптәше кала. Мин Хөсәен бабаем белән бик горурланам.
Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш.
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!
.
Разноцветное дерево
Паук
Мороз Иванович
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Снежный всадник