Иң матур тел, иң камил тел ул- минем туган телем - татар телем.
Вложение | Размер |
---|---|
telne_kalm_saklyy.doc | 39 КБ |
Телне каләм саклый
Мөэминова Гөлназ, Әгерҗе муниципаль районы
МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы
Дөнья халыклары. Бу сүзне ишетү белән күз алдыма кулга кул тотынган һәм зур түгәрәккә баскан төрле милләт яшьләре килә. Менә алар, кулларына каурый каләм тоткан килеш, әкрен генә галәм буйлап әйләнәләр, күңелләргә моң һәм шатлык иңдерә торган торган җырлар көйлиләр. Һәр төркем туган халкының йолаларын, гореф- гадәтләрен, аңа гына хас булган тел байлыгын һәм, әлбәттә, әдәби ядкярләрен күрсәтергә тырыша.
Татар халкы. Башка халыклар арасында аеруча матур, якын булып күренә. Түбәтәйле татар егете белән калфак кигән татар кызының кулында татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы – “Йосыф китабы”. Үзенә генә хас көе, моңы, рухы белән бөтереп ала ул кыйсса. Шагыйрьнең кыйссасы, халыкның үлемсезлеген раслый-раслый, киләчәккә бара. Кол Гали, Сараи, Мөхәммәдьярлардан алган эстафетаны Тукай, Такташ, Туфан, Җәлилләр дәвам итсә, Р. Сәлах, Л. Шәех, Б. Ибраһим Р. Мөхәмәтшин һ.б. киләчәк буыннарга җиткерәсенә ышанам мин.
Үткәннән киләчәккә таба атлыйм. Уйлыйм. Халкыбыз, милләтебез, телебез турында уйлыйм. Минем өчен иң матур тел, иң камил тел ул- минем татар телем. Телебезне мин дөньяның җиде могҗизасы рәтендә күрәм. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре татар теленең зурлыгына, нәфислегенә сокланалар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә. Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла. Телнең иҗатчысы - халык. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай ”...чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була”, дип бик дөрес күрсәткән.
Тарихка күз салсак, ниләр генә күрмәгән бит безнең халык. Гасырлар буена халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләшмә дип тә куркытканнар. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда, җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Телнең кадерен, сүзләрнең тәмен белмәгән буын балаларына карап йөрәк сыкрана. Нинди зур мирастан мәхрүм булганнарын да аңлап бетермиләр бит әле.
Ул мыскыл итүләр, изүләр, ирексез булулар – боларны күз алдына да китерү куркыныч, ә менә безнең халкыбыз башыннан кичергән, түзгән, бирешмәгән, көчле рухлы булган. Шагыйрь әйтмешли, “без-бар, без бар җирдә, без батырган саен калыккан”.
Кулдан язылган китаплар... Каләм белән басылган китаплар... Каләм - телнең үткәнен, бүгенгесен сөйли торган бер ядкяр. Бер кулларына каләм, икенчесенә автомат тотып дошманга каршы көрәшкән фронтовик язучыларыбызның батырлыгы соклану, горурлану хисләре уята. Каләм аларга көч, өмет, туган телдә үз хисләрен җиткерү мөмкинлеген бирә. Туган тел - халыкның хәзинәсе, җаны, рухи байлыгы. Туган тел колакларны иркәли, күңелне җылыта. Тел бетсә, халык та бетә. Тел язмышы безнең кулда. Әгәр үз тормышыбызда кулланмыйбыз икән, димәк, телнең функциясе үтәлми. Бу, чыннан да, бик куркыныч күренеш, чөнки тел – халыкның төп мирасы. Аннан баш тартсак, тамырларыбыз өзелә дигән сүз.
Мин, кулымнан килгәнчә, туган телебезнең киләчәгенә үз өлешемне кертәм: конкурсларда актив катнашам, татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан республика фән олимпиадасы призёры, “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреаты, «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленда 3 нче урын алуым – моны раслаучы факт.
Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мөһим эш. Татар телен җәмгыятьтә таныту өчен заманча юлларны кулланырга - яшьләрне кызыксындырырлык җырлар иҗат итәргә, фильмнар төшерергә, проектлар булдырырга кирәк безгә. Әйе, бүгенге көндә күпчелек нәрсә виртуаль дөньяга күчеп бара, ләкин моңа кайгырырга кирәкми. Интернет челтәрендә дә туган телеңне дөньяга яңгыратырга була. «Гыйлем», “Әдәби марафон” проектлары, төрле подкаст, плейлистлар, You Tube платформасы һ.б туган телебез сагында торучы заманча каләм ияләре – милли җанлы яшьләребез - тел сакчылары киләчәккә юл яра. Шуңа күрә татарларның үзләрен оешкан, бер йодрык кебек бердәм халык икәнлекләрен күрсәтәселәренә ышанычым нык. Киләчәктә татарларны нәкъ менә шул сыйфатларына карап әллә каян, ерактан ук танып алырлар.
Дөнья буйлап сибелгән татарларым! Киләчәкне үзебез тудырабыз. Иң мөһиме – теләк һәм гамәлләр булсын! Түбәтәйле татар егете, калфак кигән татар кызы! Кулыңнан каурый каләмеңне төшермичә, дөнья халыклары түгәрәгендә әйләнүеңне дәвам ит. Халкыбызның күңел кыңгыравы –телебезне ешрак чыңлатыйк, каурый каләмнәребез белән ешрак кагылыйк та саф, матур, моңлы тавышын еракларга яңгыратыйк.
Рисуем белые грибы пастелью
Рисуем лошадь акварелью
Груз обид
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Три орешка для Золушки