Литературное творчество
Вложение | Размер |
---|---|
huseinova_dine.doc | 33 КБ |
Яратам бу тормышны!
Яратам бу тормышны!
Ходайга мең-мең рәхмәт!
Һәр көне кабатланмас,
Гүзәл, серле, кызык, гаҗәп!
Яратам бу тормышны
Әти-әнием барга!
Иркәләп үстерде алар,
Төреп сөюгә-назга!
Яратам бу тормышны,
Дусларым булган өчен!
Алар белән һаман бергә
Аерылмас булган өчен!
Яратам бу тормышны,
Туганнар, сезнең өчен!
Чын йөрәктән хөрмәт итәм,
Тоям туганлык көчен!
Эх, яратам бу тормышны
Авылым Шыгырдан өчен!
Аның ямен, матурлыгын,
Соклангыч тыныч кичен!
Яшел урман, Бола буе,
Алты мәчете, даны!
Җанга газиз аксакаллар,
Матур тарихы тагын!
Тормыш бер генә бирелә
Аны белмәгән сирәк!
Яшәү кадерләрен белеп
Яратып яшәү кирәк!!!
Туган телем
Туган җиремдә яшимен
Гореф-гадәтне белеп.
Туган авылым, туган ягым,
Туган телемне белеп.
Туган телем – татар теле!
Шуның белән горур мин.
Һәр көн Ходайга рәхмәтле
Татар булганыма мин.
Уйный татар моңы күңелдә
Сөйләшәмен мин туган телдә!
Яшә минем татар телем!
Яшә телем гомер-гомергә!
***
Булмаганда кәеф, күңелем төшсә,
Баян дустым төшә исемә.
Бармакларым йөгрә төймәләрдән.
Инде моңнар хуҗа хисемә.
Көйләр күтәрмәсә күңелем,
Аламын каурый каләм.
Хисләр диңгезендә йөзәм
Сүзләрдән энҗе тезәм.
Ярый әле сез, дусларым,
Баян белән каләм бар!
Сездән башка яши алмыйм,
Сездән башка дөнья тар!
***
Татар кызына багышлап,
Шигырь ничек тумасын?!
Аның елмаюы серле,
Ничек йөрәкләр тынсын?!
Татар кызы бик сөйкемле шул,
Кашы кара, биле – тал,
Үзе тыйнак, йөзе алсу,
Яратуың әйтеп кал!
Очар идем...
Очар идем берсүзсез,
Әгәр канатым булса.
Тик кеше бит канатсыз,
Кош түгелдер, ләбаса.
Очар идем кош булып,
Онытып бар нәрсәне.
Зәңгәр күктә былбыл булып,
Көйләр идем бер көйне.
“Булмас,” – димә, дөнья бу!
Хыял булсын җаныңда!
Очарсың шул, якын кешең
Һәрчак булса яныңда!
Яз!
Күптән көткән яз җитте,
Кояш нурларын сипте.
Тышта матур һәм аяз
Күңелдә уйный җыр «Яз».
Уянды бөтен дөнья,
Уянды бөтен дәрья!
Җылы яклардан җырлар
Алып кайттылар кошлар.
Табигать җитте уянып,
Күңел һаман ашкына.
Бар дөньяга сокланып,
Яшисе килеп тора!
***
“Нигә шигырь язасың?”-дип,
Һаман сорыйлар миннән.
“Әллә инде гашыйк булдың,
Шигырь китми күңлеңнән?”
Шигырь язу авыр түгел,
Аны язарга кызык.
Күңлемдә ни – теркәп куям,
Аннан ташлыймын сызып.
Рмфма җитми, күңел кирәк
Язар өчен шигырьне.
Саклыйм җанда һич щиңдермим
Шигърият дигән гөлне.
Килә калса илһам миңа
Алам кәгазь, каләмем.
Эчкерсез, саф шигъри юллар
Дусларыма сәламем!
***
Моңсу гына көз үтә,
Соңгы көннәре җитә.
Күпме сагыш, күпме сер
Хисләрем белән китә...
Тиздән кыш килеп җитәр
Иң яраткан фасылым!
Ак карлар көйли сыман
Миңа яшәү асылын...
Шатланам!
Барам урамнан беркөн,
Матур көнгә куанып.
Юлымда да юк беркем
Шуңа җырлыйм шатланып.
Сандугач та кушыла
Моңлы тавышы белән.
Кояш та җибәрә көлеп,
Якты нурларын сибеп!
Шатланам шушы көнгә.
Шатланам шушы көйгә.
Дөнья матур һәм иркен,
Шатлана шуңа һәркем.
Цветение вишни в лунную ночь
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Загадка Бабы-Яги
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Галка в чужих перьях