Театр төзелү тарихы
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh._teatr_-_vakyt_mashinasy.doc | 123 КБ |
Алабуга муниципаль районы
муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе “1 нче гимназия– милли белем бирү үзәге" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Фәнни эш
Театр – вакыт машинасы
(Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры тарихыннан)
Башкарды:
8 нче сыйныф укучысы
Вафин Фәнзил
Фәнни җитәкче:
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Илдарханова З.М.
Алабуга, 2019
Эчтәлек
Кереш. Театр – вакыт машинасы.
1. Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының тарихи сәхифәләре.
1.1. Сәйяр” чоры
1.2. “Дәүләт театры” чоры
1.3. Театрның хәзерге чоры
2. Театрны җитәкләгән директорлар.
Йомгаклау.
Кулланылган әдәбият.
Кереш
“Без шундый театр төзербез, аның исеме
алтын хәрефләр белән язылыр.
Г. Кариев
Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Рус драматургы А.Н.Островский фикере белән әйткәндә, театр оешу – милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга ул. Үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җыр-моңга, уен-тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, сабантуйлар — моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган бәйрәмнәр үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара. Татар театры турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин.
Ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп барган театр биографиясендә XX гасырдагы иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган — җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда. Бу иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнашкан.
XIX гасырның икенче яртысында татар дөньясында рус театры үрнәгендә милли драматургия һәм театр белән чын мәгънәсендә кызыксыну башлана, шуны кайгыртучы алдынгы фикерле әдәбият эшлеклеләре мәйданга килә. 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан “Бичара кыз” исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела да. Бер елдан соң Фатих Халиди “Рәдде бичара кыз” драмасы белән бу өлкәдә икенче адым ясый. 1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре булган “Бәхетсез егет” драмасы нәшер ителә, бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьесасы да укучыларга барып ирешә. Мөгаллим, шәкерт, приказчик, гимназист яшьләр катнашында мәдрәсәләрдә, укымышлы гаиләләрдә өй шартларында спектакль-тамашалар уйнала башлый.
1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, рухи иреккә омтылган зыялыларыбыз өчен, димәк, гомумән татар халкы өчен дә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая. Мәдәният үсешен чагылдырган мондый күренешләр халкыбыз яшәгән бик күп төбәкләрдә — Уфада, Оренбургта, Әстерхан, Орск, Уральск һ.б. шәһәрләрдә күзәтелә. Казандагы “Шәрекъ клубы”на (Татарстан урамы, 8 нче йорт) шимбә саен татарның укымышлы, зыялы яшьләре җыела. Татар театры тууга, аның дөрес юнәлеш алуына Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов кебек талантлы яшь әдипләрнең тәэсире һәм ярдәме гаять зур була.
Әйе, татар театры бик озын тарихи юл узган. Бу хәзинәне онытмау, аны киләчәк буыннарга тапшыру - безнең изге бурыч. Фәнни эшебезнең темасын да “Театр – вакыт машинасы” дип атадык. Ул һәрвакыт әйләнештә, алга бара, яңа киңлекләр, үрләр яулый. Заманча әсәрләр туа. Театрларыбыз да сан ягыннан арта бара. Сәхнә йолдызлары – артистлар милли сәнгатьне үстерүгә зур көч куя.
Фәнни эшнең төп максаты булып, Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры тарихын, эшчәнлеген ачыклау, өйрәнү тора. Максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар куйдык:
- Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры чорларына күзәтү ясау;
- театр хуҗалары, анда эшләгән артистларны барлау;
- театрның киң мәйданга чыгу тарихын да өйрәнү.
Фәнни эшнең өйрәнү объекты – Театр тарихы.
Фәнни эшнең өйрәнү предметы – Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры.
Бу тема кызыклы һәм актуаль дип уйлыйбыз, чөнки театр тарихын өйрәнү буенча мәгълүматлар бик аз. Бигрәк тә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының тарихы аеруча кызыксыну уятты һәм бу фәнни эшебез белән киләчәк буынны татар театры турында мәгълүматлы итәрбез дип уйладык.
Тикшеренү методлары: эзләнү-күзәтү, тасвирлау, гомумиләштерү.
Фәнни-гамәли кыйммәте: татар театры тарихын өйрәнү мәктәптә, мәктәптән тыш өстәмә белем бирү йортларында кулланыла ала.
Фәнни-тикшеренү эшебез кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият өлешеннән гыйбарәт.
1. Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының тарихи сәхифәләре
1.1. Сәйяр” чоры
Һәр нәрсәнең нинди дә булса нигезе, ныклы башлангычы була. Татар театры тарихын да “Сәйяр” труппасы эшчәнлегеннән башка һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Нәкъ менә шушы исем беренче профессиональ театр, танылган артистлар, драматурглар, режиссерлар турында сөйли. Ул гына да түгел, бүгенге көндә данлыклы Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының тамырлары да шушы театрга барып тоташа.
Сәйяр һәм труппа... Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр бәйләнгән, аларны аерым-аерым карау мөмкин дә түгел сыман. Әгәр дә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә игътибар итсәк, бу сүзләр турында түбәндәге кыскача аңлатмаларны алырга була.
Сәйяр – ил гизүче, юл йөрүче, сәяхәтче[1].
Труппа – театрда һәм циркта уйнаучы артистлар коллективы[2].
1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әле генә эшчәнлеген башлап җибәргән труппаның даими эш урыны да булмый, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. Шуны истә тотып булса кирәк, 1908 нче елда Габдулла Тукай фатихасы белән театраль коллектив «Сәйяр» (ягъни «күченеп йөрүче») исемен ала.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
«Сәйяр» – беренче татар профессиональ театраль труппа. 1907 нче елда Ырынбурда Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырыла.1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский Питербургка барып, “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләренә рөхсәт алып кайтса да, алар куелмый кала.
1907 нче елның 10 февралендә Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Ырынбурда халык йорты бинасында Николай Гогольнең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 нче апрельдә Фатих Халидинең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Ырынбурда татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә. Ашказарский оештырган труппа Казанда, Мәкәрҗәдә (Нижгарда) төрле спектакльләр куя. Тиздән труппага Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч, иҗат мөмкинлекләре арта.
1907 нче елның августында Мәкәрҗәдә куелган спектакльләрне караучылар арасында Уральскидан килгән приказчик Миңлебай Хәйруллин да була. Бераздан коллектив аны труппаның җитәкчесе итеп сайлый.
Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы (Октябрь районы) Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Миңлебай башлангыч белемне туган авылында ала. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зарифка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.
1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.
1918 нче ел ахырына кадәр “Сәйяр” исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр.
Драматурглар Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Мольер, Ф.Шиллер, У.Шекспир, Н.Гоголь, А.Чехов, М.Горький, А.Островский әсәрләрендә Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Н.Сакаев, В.Мортазин-Иманский, Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский, Ф.Ильская, К.Шамил, З.Солтанов, Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина, Ш.Шамильский, Ә.Синяева, С.Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр. Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.
1922 елда асылда “Сәйяр” труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул “Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе итеп, Г.Кариевның шәкерте - артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә. 1922 елда Кәрим Тинчуринга беренче Татар дәүләт театры төзү йөкләтелә. Театр өчен яна бина да тәкъдим итәләр. Иң яхшы артистларны һәм режиссерларны Казанга туплаганнан соң, Кәрим Тинчурин, музыкаль җитәкче итеп, Оренбургтан Салих Сәйдәшевне чакыра.
1920–1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. 1920 еллардагы татар театрының иң әһәмиятле үзенчәлеге — музыкаль әсәрләр куюга йөз тоту. Татар театр сәхнәсендә беренче профессиональ композитор Солтан Габәши башлап җибәргән эш - спектакльләрне музыкаль яктан бизәү тагын да көчәйтелә. К.Тинчурин татар тамашачысының җырны әсәрләргә мәхәббәтен яхшы тоеп, драматургиядәге иҗаты белән дә, режиссер һәм җырчы артист сыйфатында да музыкаль драма жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. 1922 елда музыка бүлегенә җитәкче итеп, талантлы композитор Салих Сәйдәшев чакырыла. Музыкасын ул язган “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Наемщик”, “Кандыр буе”, “Талир тәңкә” спектакльләрендә С.Айдаров, Г.Кайбицкая, Р.Кушловская, С.Садыйкова кебек артистларның җыр таланты тагын да ачыла.
1926 нче елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 нчы елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры Кабан күле ярында, Иске Татар бистәсе янында урнашкан. Театр бинасы су өстендә йөзүче җилкәнле көймәне хәтерләтә. Бина эчендә зур һәм кече заллар бар. Кече залда эксперименталь әсәрләр даими куела. Спектакльне рус һәм инглиз теленә тәрҗемәдә карый алыр өчен, һәр утыргыч колакчыклар өчен махсус көйләнгән.
Театр репертуары киң һәм күп төрле: анда татар, рус, чит ил драматургиясе классиклары — Г.Исхакый, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, А.Островский, А.Чехов, Карло Гольдони, Лопе де Вега әсәрләре урын ала. Әмма репертуарның төп өлешен хәзерге заман драматурглары — Т.Миңнуллин, М.Гыйләҗев, З.Хәким, И. Зәйниев һ.б. ларның пьесалары тәшкил итә.
Бүген театрда Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова һәм башка күренекле артистлар эшли. 1985-2012 елларда театрның директоры, СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, академик Марсель Хәким улы Сәлимҗанов була. Хәзерге көндә аның эшчәнлеген Илфир Якупов дәвам итә. Фәрит Бикчәнтәев - театрның баш режиссеры.
Бүген театр Россиянең иң яхшы милли театрлары исемлегенә керә һәм төрки телле илләрдә, Германия һәм Финляндиядә уңышлы чыгышлар ясый.
2.Театрны җитәкләгән директорлар
1907 - Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырыла.
1907 – Г. Кариев
1922 – К. Тинчурин
1923—1924 - Зәки Баязитский (Вәлиев)
1934 - Рамазанов
1936—1938 - М. Йосыпов, Я. Рыжакин, Заборский, Дәминов
1938 - Дәүләтшин
1983—1984 - Роберт Әбелмәмбәтов
Йомгаклау
Театр егерме беренче гасырга ышанычлы адымнар белән килеп керде. Бүгенге татар театры халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар, Тинчуриннар, Сәйдәшләр күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без.
Кулланылган әдәбият.
[1] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда, 2 том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979, Б708.
[2] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда,3 том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981, Б143.
Браво, Феликс!
Городецкая роспись
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Два Мороза
Машенька - ветреные косы