Эшнең темасы: Үзем яздым әкият...
Вложение | Размер |
---|---|
hikya_4_syynyf_ukuchysy_sarguzin_d.docx | 16.61 КБ |
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе «Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Секциянең исеме: Әкиятләрдән олы тормышка
Эшнең темасы: Үзем яздым әкият...
Эшне башкарды: 4 нче сыйныф укучысы Саргузин Данияр Данис улы
Укытучы: Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саргузина Гүзәл Рәсим кызы.
Тылсым иясе
Борын-борын заманда, әниләр булмаган, әле мин тумаган заманда яшәгән ди, булган ди бер акыл иясе. Ул барлык хайваннарның да, кошларның да, бөҗәкләрнең һәм кешеләрнең дә телләрен аңлый торган булган ди. Шуның өстенә тылсымчы да икән. Бу акыл иясенең исеме дә үзгә булган. Тылсымбелмеш атлы булган ул.
Тылсымбелмеш һичбер вакыт йокламаган, һәрвакыт уяу булган, көндез кешеләр арасында йөргән, төнлә хайваннар арасында була икән. Акыл һәм тылсым иясе яныннан бервакытта да кеше өзелмәгән.
Бервакыт кечкенә җан ияләре булган бөҗәкләр җыелганнар, үзара сөйләшкәннәр һәм Тылсымбелмеш янына килгәннәр. Чөнки ул вакытта бөҗәкләрдән дә олы, алардан да бөек җан иясе булмаган.
“ Безнең мондый зур буласыбыз килми. Кешеләрдән дә бөек җан иясе булу – ул зур җаваплылык сорый. Үзебезгә ашарга табуы да читен, кеше күзенә күренми торган, кулга эләкми торган бик кечкенә җан иясе буласыбыз килә безнең”,-диләр икән алар.
“Ярар,-дигән акыл һәм тылсым иясе ,-үтенечегезне үтәрмен, тик сез бернәрсәгә дә зыян салмагыз!”
Шуннан бирле бөҗәкләр дөньяда иң кечкенә җан ияләре булып калганнар.
Аларның үзгәрүләрен күргәч, балыклар да Тылсымбелмеш янына килгәннәр ди.
-Безгә коры җирдә, тауда яшәве бик читен, суларга һава җитми. Безнең сулыкларга күчәсебез килә, үтенечебезне тыңласана! Елгаларга, күлләргә ямь биреп торыр идек,-дигәннәр балыклар. Тылсым һәм акыл иясе балыкларның да сүзләренә колак салган. Аларны суда яшәргә күчергән.
Бу хәлне күреп, кошлар да үзләренең канатлары бар икәнен һәм бик тә бик тә очасылары килүләрен әйткәннәр. Менә һавада кошлар да оча башлаган. Алар оча башлагач, агач-куаклар тагын да ямьләнеп киткән икән. Аларның моңлы итеп сайрауларына Акыл иясенең дә исе киткән ди.
Бары тик җәнлекләр, кешеләр генә үз көенчә калганнар ди.
Шуннан бирле табигатьтә бар нәрсә дә үз урынында икән.
Шүриле белән Сылукай
Борын-борын заманда бик матур куе урманда яшәгәннәр ди шүрәлеләр гаиләсе. Аларның бик кызыксынучан, күп белергә ярата торган Шүриле исемле малайлары булган ди.
Шул урман буена җитәрәк, бер урында, бер кеше дә белми һәм күрми торган җирдә серле түгәрәк күл булган ди. Аларның да Шүриле кебек яшьтә Сылукай исемле бик чибәр, нурлы йөзле кызлары булган.ди.
Көндезләрен Шүриле һәм Сылукай якты аланга килә торган булганнар. Анда алар төрле үләннәр, яфраклар, җиләкләр җыйганнар, туйганчы уйнаганнар һәм көннең ничек үткәнен дә сизмәгәннәр.
Җәй үткән, алтын көзләр җиткән. Инде салкыннар башланган. Һәм инде әкренләп карлы – буранлы кыш килгән. Барлык җәнлекләр дә кышкы йокыга талганнар. Шүриле белән Сылукай беркөнне шәһәргә барырга уйлаганнар.Аларның бик тә адәм балаларын күрәсе килгән. Чөнки бик суыкларда алар озаклап уйный да алмаганнар.
Кызыксынучанлыклары бу ике дусны шәһәргә китергән. Шүриле белән Сылукайның бик тә хәрефләр танып, укырга-язарга өйрәнәселәре килгән.
Менә аларның каршысында биек-биек әллә ниди йортлар, озын-озын юллар пәйда булган. Дуслар бер мәлгә аптырап һәм югалып калгандай булганнар. Юлның бер ягыннан икенче ягына чыга алмыйча бик озак басып торганнар бу ике дус. Әледән әле бер сүнеп, бер янып торган утлы баганага да исләре киткән Шүриле белән Сылукайның. Чөнки ул утлы багананың светофор икәнен алар укырга өйрәнгәч кенә белгән.
Бөтен кеше каядыр ашыга, бер-берләренә сәлам дә бирмиләр, дип уйлаганнар алар. Адәм балаларының бик тупас, шәфкатьсез булулары аларның бик хәтерләрен калдырган шәһәр тормышы тоссыз, күңелсез булып тоелган аларга.
Шулай көне буе йөри торгач, Шүриле белән Сылукайның яшел аланнарына кайтасылары килгән. Шәһәрдән чыгып, үзләренең яшел чәчәкле туган өйләренә кайтканчы караңгы төшкән, төн булган.
Инде нишләргә дип елап торганда аларга ябалак маае Җитезкәй очраган. Җитезкәй Шүриле белән Сылукайга юл күрсәткән, җиде төн уртасында нишләп йөрүләрен сораган. Дуслар үзләренең укырга өйрәнәсе килеп, шәһәргә баруларын әйткәннәр. Җитезкәй аларга бер дә борчылмаска кушкан.
Тиздән кыш үткән. Хуш исле чәчәкләргә, яшел юрганга төренеп яз килгән. Шүрәле белән Сылукай, кышкы озын йокыдан соң, үзләренең матур аланнарына килгәннәр. Бу язда аланда күбәләк куып йөрүче, матур чәчәкләрне өзүче дуслары тагы да күбәйгән. Болай итеп көне уйнап йөрсәк, табигатебезне таптап юкка чыгарып бетерәбез, кем аны үстерер, кем яклар, кем саклар дип уйлаганнар алар. Үзебезгә үстерергә, үзебезгә утыртырга кирәк шул дигән фикергә килгәннәр.
Шулай итеп, көннәрдән беркөнне җәнлекләр патшасы Арысланбай җыелыш ясаган. Ул барлык җәнлекләрне һәм аларның балаларын да чакырган. Тиздән яшел аланда мәктәп ачылачагын әйткән. Шүриле белән Сылукай сөенечләреннән нишләргә дә белмәгәннәр.
Менә шулай итеп, җәнлекләрнең дә үзләренең мәктәпләре булган. Шуннан бирле бу җәнлекләр урманда гынаяшәгәннәр, шәһәргә барып йөрмәгәннәр һәм бик аңлы җан ияләре булганнар ди.
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Рисуем подснежники гуашью
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Астрономический календарь. Май, 2019