Шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
mardanshina_m._shigyrlr.docx | 13.2 КБ |
Абдулла Алишка хат
Кечкенәдән, Алиш абый, синең
Әкиятләрне ишетеп үстем мин.
“Койрыклар”ың аша, тәвәккәллек-
Ярты бәхет икәнлеген белдем мин.
Ә үрдәгең, серен тота алмыйча,
Дусларына начар эшләде.
Барчабыз да, аннан гыйбрәт алып,
Эчтә сер сакларга өйрәнде.
Үсә-үсә синең язмыш белән
Дәресләрдә укып таныштык.
Җәлилчеләр кылган батырлыкны
Ишетеп, хәтта, хәйран калыштык.
Баш иябез, әдип, синең алда
Синең исемең мәңге үлемсез.
Алмагачлар чәчәк аткан майда
Чәчәк тотып сиңа килербез.
Иң кадерле кеше- әни!
Бу дөньяда иң кадерле кеше-әни.
Ул яшәгән чакта, мин һаман да- бәби.
Ул- бердәнбер минем өчен кайгыртучы,
Төннәр буе теләк теләп, кайгыручы.
Бары аңа сөйләп була барлык серне.
Сатмаячак беркайчан да белгәнемне.
“Балам” диеп, җанын бирергә дә әзер
Башка беркем алай итә алмый хәзер.
Бу дөньяда бар нәрсәне сатып була,
Саталмасаң, алмаштырып алып була.
Кешеләрне, күршеләрне, ошамаса,
Алмаштырып була икән бит, ләбаса.
Ә әнине беркем алыштыра алмый.
Чиксез мәхәббәте йөрәкләрне яулый.
Рәнҗетмәгез әниләрне кырыс сүзләр белән,
Булсын аларның урыннары һәрчак түрдән.
Нәрсә соң ул Ватан?
Нәрсә соң ул Ватан?
Ул- табигать, челтерәп аккан Стәрле елгасы.
Нәрсә соң ул Ватан?
Ул- дусларың, көн дә күргән мәктәп партасы.
Нәрсә соң ул Ватан?
Ул- әниең, гөрләп үткән гаилә кичләре.
Нәрсә соң ул Ватан?
Ул- тарихың, татар бәлеше пешкән ап-ак мичләре.
Нәрсә соң ул Ватан?
Ул- балачак, киләчәктә хыялда мәңге калачак!
Нәрсә соң ул Ватан?
Ватан төшенчәсе бик күп кырлы,
Сыйдырган ул үзенә барсын да.
Сугыш вакытында Ватан өчен,
Утка кергән бабам, карточкасы- каршымда.
Үзе генә түгел, аның белән
Өч абыйсы киткән сугышка.
Дүрт баһадир ут эченә кергән,
Яшәп калалмыйча тормышта.
Алар безнең өчен сугышканнар,
Ватан өчен башын салганнар.
Ватан өчен хәзер без җаваплы-
Бу тормышта яшәп калганнар!
Чья проталина?
Рисуем пшеничное поле гуашью
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Флейта и Ветер