Иншада автор укытучы һәм табиб һөнәрләренең уртак якларына басым ясый.
Вложение | Размер |
---|---|
Укытучы һәм табиб – кешеләргә карата ярату белән сугарылган ике шөгыль | 17.96 КБ |
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
1нче гимназия
Сочинение темасы:
«Укытучы һәм табиб – кешеләргә карата ярату белән сугарылган ике шөгыль»
Эшне башкарды: 6 сыйныф укучысы
Мөстәхимова Аделина Алмазовна
Җитәкче: туган тел укытучысы
Мурзина Гөлнара Фәрит кызы
Казан, 2020 ел
"Һөнәрле утта янмый, суда батмый", ди халык Бу мәкаль эченә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер - яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр -ул белгечлек, профессия. Һөнәрләр...Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?!
Миндә һәрвакыт ике һөнәр капма-каршы яши бирә – табиб һәм укытучы. Кечкенә чакта мин рәхәтләнеп өйдәге барлык курчакларны дәвалый идем, ә соңыннан, аларны өстәл янына утыртып, “журналга” билгеләр куеп, китап укый идем. Бу уеннар миндә дөньядагы иң изге, иң мәрхәмәтле, кешелекле һөнәр ияләренә карата кызыксыну хисе уяткандыр, дип уйлыйм мин хәзер.
Чыннан да, укытучы яки табиб булу өчен төпле белем,түзем, сабыр булу гына җитми, ә кешеләрне ярату кебек мөһим сыйфатка да ия булырга кирәк. Укытучы - яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан булса, табиблар исә кешеләрнең гомерен коткарып калучы, авыруларның күңелендә өмет чаткысы тудыручы, сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясаучы, пациентлары белән аралашканда ачык йөзле, тәмле телле була алучы батыр йөрәкле, алтын куллы дөньядагы иң игелекле һөнәрләрнең берсе дип саныйм мин.
Абруйлы укытучы яки замана таләбенә җавап бирүче табиб булу өчен нинди булырга кирәк соң?
Беренче һәм иң мөһим таләп, минем уйлавымча, ул – үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге дә, мотивациясе дә булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый.
Икенче мөһим таләпләрнең берсе, ул да булса - ярату. Ярату – кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыдан чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Әгәр табиблар авыруларны дарулар белән генә түгел, ә ачык йөзләре, тәмле телләре белән дә дәваласалар, кешеләрнең чәчәктәй гомере өзелмәс иде. Ярату – кеше күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул! Укучыларны яратмыйча укытучы булып, ә пациентыңның чирең уй-хисләрең аша үткәрмичә чын табиб булып булмыйдыр ул.
Өченче мөһим таләпләрнең берсе – тумыштан килгән сәләт һәм теләк. Минемчә, бу ике сыйфат бер-берсен тулыландыра. Әгәр кеше үз алдына куйган максатына ирешү өчен мәктәптә укыганда ук үзен әзерли башлый, үзе теләгән уку йортына керү өчен кирәкле фәннәргә күбрәк басым ясап тырышып, кызыксынып укый икән, һичшиксез, ул хыялын тормышка ашырыр.
Һөнәр - кулдагы алтын беләзек, ди халык мәкале. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Миңа килгәндә, әле үз һөнәремне ахыргача сайламадым.Миндә һаман ике һөнәр капма-каршы яши бирә – табиб һәм укытучы. Мин ышанам: вакыт узу белән кешелекле һөнәр иясе булачакмын, башкаларга йөрәгем тулы яратуымны бүләк итәчәкмен!
Тигрёнок на подсолнухе
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Пустой колос голову кверху носит
Сказочные цветы за 15 минут