Укучының әнисе һөнәре турында язган иншасы
Вложение | Размер |
---|---|
Сатучы һөнәре турында инша | 35 КБ |
Республиканский конкурс сочинений о профессиях “ Билет в будущее”
Тема: Минем әнием сатучы
Номинация “Хезмәт кешесе”
Калядина Алиса
Николаевна,
9 сыйныф
2015
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт:
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Заманының авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Олы җан булып калганга,
Олы җанлы булганга.
Р.Харис.
Әйе, кеше- табигать тарафыннан яратылган иң бөек зат. Ул бу фани дөньяга бары бер генә мәртәбә килә. Һәм инде, сүз дә юк, ул дөньяга яшәү өчен, матур эшләр башкару өчен туа.Үз бәхетен табарга,үзенең яшәү рәвешен булдырырга омтыла.Бу омтылышта һөнәр сайлау - кеше тормышындагы иң мөһим карарларның берседер. Чөнки көн саен җанына рәхәтлек бирә торган, хобби дип әйтерлек шөгыль белән мәшгуль кеше үз-үзеннән канәгать була, үзен бәхетле хис итә, ди психологлар. Һөнәрне, кабул ителгән гадәт буенча, 16-17 яшьтә, мәктәпне тәмамлаганда сайлыйлар. Бу чорга үсмернең фикерләү рәвеше, холкы, темпераменты формалашып җиткән була.
Ә менә минем әнием кем булырга теләвен кечкенә чакта ук белә. Аның бала-чагы касса янында, сатучы өстәле артында үтә. Аңа әбиемнең сатучы булып эшләве, сатып алучылар белән аралашуы бик ошый. Өйгә кайткач, ул үзе дә курчаклары белән сатучылы уйнаган. Ә мәктәпне тәмамлагач, әнием үзенең балачак хыялын тормышка ашыра. Сәүдә техникумын уңышлы тәмамлап, кибеттә сатучы булып эшли башлый. Бу дәвердә аңа педагог кебек, бик яхшы психолог та булырга туры килә. Чөнки өлгер, исәп-хисап ягыннан белемле булудан тыш, кеше белән аралаша да, сатып алучылар белән елмаеп, ихтирам белән сөйләшә белергә дә, аларга кирәкле әйберне мактап, оста итеп сатып җибәрәрергә дә кирәк.
Тәрбияче вазифасын да үтәргә туры килә әниемә. Сыра , тәмәке алырга дип кибеткә еш кына кергән яшүсмерләргә “ Сиңа бит унсигез дә юк бит әле,аннан соң да бу әйберләрне авызыңа алма!”,- дип үгетләп чыгара.
Кибет- кече яшьтәге сатып алучыларның да яратып йөри торган урыны.Әти -әнисе белән кибеткә кергән кайбер балалар :” Тегене ал, моны ал”,- дип интектерәләр, үзләренекен итәр өчен кычкырып елый башлыйлар.Мондый чакта әнием аларны : “Әниең сатып алыр иде дә бит,сатылмый шул бу әйберләр ”,- дип әйтеп куя. Ә бала тынычланырга мәҗбүр була.
Менә шулай әнием сатучы һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенә, эшли, тәҗрибә туплый. Берничә ел намус белән хезмәт иткәннән соң әниемне товар алып кайтучы итеп билгелиләр. Ул үзе эшләгән “Ризалит”кибетенә Яр Чаллы, Казан, Ижау шәһәрләреннән товарлар алып кайта, башка шәһәрләрдән товар китерүчеләр белән эшли. Товарларны санап ала, аларга бәяләр куя. Гомумән, шәһәребез халкын кирәкле һәм сыйфатлы товар белән тәэмин итүдә ул үз өлешен кертә.
Әйе, аның эше авыр, җаваплы, ләкин бик кирәкле. Ул һәрвакыт эшенә вакытында килә. Кушылган эшне җиренә җиткереп төгәл һәм җитез итеп башкара. Һәр кеше белән дә ул яхшы мөгаләмәдә.Хезмәттәшләре дә әниемне яраталар, хөрмәт итәләр. Кирәк вакытта ул аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Яңа гына эшкә килгән яшь сатучыларга үз эшенең нечкәлекләрен төшендерә, тәҗрибә уртаклашып эшли. “Фәнисә белән эшләве бик җиңел”,- диләр хезмәттәшләре аның турында.Мин моңа ышанам, чөнки әнием үз эшен бик ярата. Яратып, чын күңел биреп башкарган эш кенә нәтиҗә бирә, шул вакытта гына кеше матур була.Ә минем әнием - иң матуры.
Можно от Солнца уйти...
Хризантема и Луковица
Прекрасная арфа
Швейня
Осенняя паутина