Әниләр көненә багышланган шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
kazan_shhre_sovet_rayony_sabirzhanova_din_175_nche_gomumi_urta_belem_mktbe.docx | 13.39 КБ |
Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми урта белем мәктәбе
“Әни, диеп, язып куйдым...” исемле
VI район әдәби-иҗат бәйгесе
Катнашучы: Сабирҗанова Динә Наил кызы,
5 нче “А” сыйныфы укучысы
Укытучы: Зарипова Алинә Әнис кызы, 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Иң кадерле кеше
Җирдә иң кадерле кеше – әни.
Һәрбер бала аны ярата.
Син дә аны өзелеп яратасың,
Мин дә әни диеп җан атам.
Әни безне кадерләп үстерә,
Таң җиледәй назлап уята.
Безнең белән бергә шатлана ул,
Син борчылсаң, бик нык кайгыра.
Әни безне һәрчак саклап тора,
Ялгышлардан, хата ясаудан.
Без дә һәрчак аның исәнлеген
Һәм саулыгын сорыйк Ходайдан!
Һәркемнең дә йөрәгендә - әни,
Бу сүз һәрчак күңел түрендә.
Онытмабыз аның яхшылыгын,
Үзен югатсак та мәңгегә...
Сабирҗанова Динә
Атлар
Ат – кешенең ышанычлы дусты.
Күпме тугрылык аларда!
Мин аларны шулкадәр яратам:
Һич аерыла алмыйм атлардан.
Атка менеп кырда йөргән чакта,
Бар дөньяны килә кочасы.
Тугры дустым белән, канатланып,
Галәмнәргә килә очасы!
Атлар мине азатлыкка өнди,
Горур булырга да өйрәтә.
Матур, көяз, ирекле булырга
Мин шул дусларымнан өйрәнәм.
Ат – кешенең ышанычлы дусты,
Күп җылылык килә алардан.
Мин атларны шулкадәр яратам:
Һич аерыла алмыйм шулардан!
Сабирҗанова Динә
Кыш
Яңгырлы көзгә алмашка
Җиргә ап - ак кыш килде.
Әйтерсең лә, бөтен дөнья
Мамык шәлгә төренде.
Балалар уйный урамда,
Таудан чана шуалар.
Тәгәрәтеп ап – ак карны
Бабай ясап куялар.
Суык бабай күренми дә,
Бит – кулларны чеметә.
Йоклаганда тәрәзәгә
Сурәтләр ясап китә.
Сабирҗанова Динә
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Фокус-покус! Раз, два,три!
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Астрономический календарь. Октябрь, 2018