Әбиемнең сандыгы
Вложение | Размер |
---|---|
biemnen_sandygy.docx | 34.14 КБ |
prezentatsiya_biemnen_sandygy.pptx | 1.01 МБ |
Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы....
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
(Слайд: Гайникамал әби) Әбием Гыйбадуллина Гайникамал 1900 нче елда туган. Ул барлы, укымышлы гаиләдән булган. Гарәпчә, фарсыча укый белгән. Догаларны җырлап, көйләп укыган.
Гайникамал әбием минем Ләгъзимә дәү әниемнең дәү әнисе. (Слайд: Ләгъзимә дәү әни) Дәү әнием аңа әни тәтә дип эндәшкән. Ул тырыш, эш сөючән чын татар хатын-кызы булган. Аңа хәзерге вакытта 118 яшь булыр иде.
(Слайд: алъяпкыч) Бу әбиемнең алъяпкычы. Алъяпкычны әбием үзе теккән, үзе чиккән, үз куллары белән бизәгән. Ул бу алъяпкычны бирнәгә 18 яшендә (Слайд: бабай) бабама кияүгә чыкканда әзерләгән. Аны бары тик кеше арасына киеп чыкканда гына (хәзерге вакытта кунакка барганда дип әйтәләр) кигән. Аңа 100 елдан артык яшь.Ул минем әниемә истәлек итеп сакларга бирелгән кадерле ядкәр. Аны безгә әбиемнең оныгы Нәгыймә апа бирде.
(Слайд: чулпы) Бу әбиемнең чулпысы. Бу аның шушы көнгә кадәр сакланган өлеше.
Әбием дә башка татар хатын-кызлары кебек гомере буе чәчен толымлап, чулпы белән үреп йөргән, бизәгән.
(Слайд: дисбе) Бу әбиемнең дисбесе. Дисбене әбием хөрмә җимешенең төшләрен җыеп эшләгән һәм аны яратып кулланган.
Сөлге – татар хатын – кызының уңганлыгын күрсәтә. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр. Туй атларын сөлге белән бизәгәннәр. Аның өчен абыйлар сабан туйларында бил алышалар, малайлар атларда чабышалар. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге күренгән. Мичтән алган икмәкне сөлгегә төргәннәр. Кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар. Тагын өйнең түренә, тәрәзә башларына асылындырып элеп куйганнар.
(Слайд: сөлге) Бу әбиемнең сөлгесе. Сөлгене әбием киндердән эшләгән. Башта киндерне сукканнар, аннары агартканнар, ә башларын кызыл төскә манганнар. Әбиемнең нәселе физик яктан көчле, озын буйлы, киң җилкәле булган. Аларны кушамат белән аюныкылар дип йөрткәннәр.
Бу әбиемнең сандыгыннан алынган, безгә истәлек итеп сакларга бирелгән ядкәрләр - миңа бик кадерле һәм якын. Мин Гайникамал әбиемнең бишенче буын оныкчысы.
Слайд 1
Гыйбадуллина Гайникамал әбиемСлайд 2
Гайникамал әбием минем Ләгъзимә дәү әниемнең дәү әнисе
Слайд 3
Гайникамал әбиемнең алъяпкычы. Аңа 100 елдан артык яшь
Слайд 4
Гайникамал әбием алъяпкычны бирнәгә 18 яшендә бабама кияүгә чыкканда әзерләгән
Слайд 5
Әниемә истәлек итеп сакларга бирелгән кадерле ядкарь
Слайд 6
Әбиемнең чулпысы.Бүгенге көнгә кадәр чулпының сакланган өлеше.
Слайд 7
Әбиемнең дисбесе.
Слайд 8
Гайникамал әбиемнең сөлгесе
Сторож
Медведь и солнце
Где спят снеговики?
Ералаш
Снежная книга