Районная акция "Туфан Миңнуллинга хат язам"
Вложение | Размер |
---|---|
kulymda_kitap.docx | 13.05 КБ |
Кулымда китап... Якташыбыз, танылган драмматург Туфан Абдулла улы Миннуллинның китабы. Башыма төрле-төрле уйлар килде. Кулыма кәгазь белән ручка алып хат язарга булдым.
Хөрмәтле Туфан абый Миннуллин! Сезгә Кама Тамагы районы Иске Казиле гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сөнгатуллина Эльмира яза. Миңа Сезнең иҗатыгыз бик тә ошый. Алар балалар өчен дә, олылар өчен дә язылган. Бигрәк тә яратып укыганнарым “Авыл эте Акбай”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр” һәм башка бик купләр. Алар тиз һәм җиңел укыла. Сезнең әсәрләрегез бездә кешеләргә карата олы хөрмәт, мәхәббәт уята, күңедә тирән уелып кала.
Хөрмәтле Туфан абый! Шушы хатым аша Сезгә, иҗатыгызга соклану, ярату хисен белдерәм һәм шигырь юллары калдырам:
Туфан агай, Сезнең иҗат
Соклангыч, бик кызыклы
Моңа мисал итеп алам,
“Авыл эте Акбай”ны.
Зирәк карт-Әлмәндәр бабай
Шулай ук таныш миңа.
Елата да, җырлата да
Бу моңсу комедия.
Туфан агай, якташым сез,
Горурланам мин шуңа.
Кечкенә хыялым- бару
Сезнең музей йортына.
Шушы урында хатым тәмам,
Ләкин сүзләр бетмәде.
Чын күңелдән, башым иеп,
Әйтәм олы рәхмәтне.
Олы хөрмәт белән Сөнгатуллина Эльмира
12 октябрь 2020 ел
Мальчик и колокольчики ландышей
Ах эта снежная зима
Рисуем тыкву
Лепесток и цветок
На берегу Байкала