Шигърият бакчасында
Вложение | Размер |
---|---|
шигырьләр | 29 КБ |
Туган ягым
Туган ягым -матур бер як!
Кырлары, урманнары.
Шул урман, кырларында
Йөгереп уйнаулары.
Чишмәләре, инешләре
Бар да кадерле миңа.
Кырда үскән чәчәкләр дә-
Туган ягым гөлләре.
Туган ягым кырларында
Ниләр генә үсми шул.
Шул игеннәрнең исләре-
Күңелләрдә исле гөл.
Әти-әни, апа-абый,
Бар да кадерле икән,
Бер көнгә китсәң еракка,
Бик сагындыра икән.
Сокланып сиңа кайтам,
Тау ягы матур икән!
Туган ягым – Кыртапам
Иң кадерле як икән!
Бәхет
Бәхет ул-шатлык,ягымлылык
Чын мәхәббәтне аңлата
Безнең барыр юлыбызны
Мәңгелеккә яктырта.
Бәхет бит ул күгәрчендәй,
Гел оча күктә,
Күктән безгә карый да ул
Һәм очып китә.
Бәхет бит ул аккоштай,
Суларда йөзә,
Суда уйнап,сикереп,чумып
Йөзә дә китә.
Әмма якты бәхетнең дә
Буладыр шул төрлесе:
Алтыны да,матуры да
Һәм дә була кырысы.
Ялгызлык корбаны
Ялгызлык утында янып,
Утырам мин берүзем
Булышучы,килүче юк
Мин суламын ялгызым.
Әй,дусларым.Сез кайда соң?
Килегез,зинһар өчен!
Күзләремнең очкыны бетә
Күрегез,зинһар өчен!
Әмма җавап ишетелми
Дусларым югалганнар
Ялгызымны ташлап китеп,
Шатлыкны урлаганнар.
Ялгызлык утында һаман
Мин янамын да янамын
Тик булышучы гына юк
Шул кайнар ялкында
Үлә генә барамын.
Төн
Төнге урам. Ай кояштай,
Якты нурларын сибә
Нигәдер минем йөрәгем
Ашкынып-ашкынып тибә.
Төннең шушы серле моңы
Йөрәкләрне телгәли
Аның ямьле якты нуры
Бәгырьләрне өзгәли.
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Заповеди детства и юности
Снежная книга
Что общего у травы и собаки?