"Әбием васыяте" 1 пәрдәлек драма
Вложение | Размер |
---|---|
biem_vasyyate.docx | 22.68 КБ |
Әбием васыяте
Драма, 1 пәрдәдә, 2 күренештә.
Катнашучылар:
11 нче классны тәмамлаган егетләр-кызлар.
Роза Бариевна – класс җитәкчеләре.
Сөмбел- кунак кызы.
1 нче күренеш
Вакыйга безнең көннәрдә, Татарстанның Ык елгасы буенда урнашкан авылларының берсендә бара. Пәрдә ачылганда, бер төркем кызлар-егетләр класс бүлмәсен җыештыралар, китаплар ташыйлар.
Лиана(парта өстен сөртә-сөртә): Менә инде саубуллашыр көн дә килеп җитте. 11 ел буе шушы мәктәп безне укытты, чын кеше булырга өйрәтте. Хәзер без очып китәргә әзерләнгән кошлар кебек.
Алия: Әле кайчан гына сентябрь ае иде, кай арада июнь җиткән?!
Ринат(китаплар күтәргән): Аттестатлар кесәдә, кайбер ЕГЭ нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Без ирекле, кая теләсәк, шунда бара алабыз. Алайса, экзаменнарга әзерләнәсең бар, соңга клып кайтма, дип колак итен дә чәйнәмиләр хәзер. Бары да артта калды.
Руслан ( ишектән керә-керә): Нәрсә турында сөйләшәсез? Тиз генә җыештырып бетерергә дә таярга кирәк.Туйдырды инде бу мәктәп.
Гөлназ: Алай димә, Руслан. Нигәдер минем елыйсы килә әле. Һаман ышанып бетмим үземнең мәктәпне бетерүемә.
Динар: Кызлар-егетләр, миндә бер бик шәп идея туды! Әйдәгез, бүген үзебез генә, укытучыларсыз, әти-әниләрсез Ык буена төшәбез. Алар белән кичә уздырдык бит инде.
Егетләр-кызлар барысы бергә: Әйдәгез!Бик шәп фикер!
Лиана: Класс җитәкчесез барырга барыбер рөхсәт итмәячәкләр.
Ринат: Роза Бариевнадан сорасак, рөхсәт итәр. Мин аны хәзер чакырам. (Чыгып китә).
Алия: Эх, чынлап та, тагын бер тапкыр сөйләшеп утырсак, укыган вакытларны искә төшерсәк, яхшы булыр иде дә.
Ринат сыйныф җитәкчесе Роза Бариевна белән керәләр.Балалар укытучыларын уратып алалар.
Лиана: Я, кайсыбыз башлый?
Роза Бариевна: Нәрсә булды, укучылар? Бик серле генә елмаясыз.
Динар: Роза Бариевна, кыскача гына әйткәндә, без бүген кичтән Ык буына төшәргә уйлап торабыз. Классташлар үзебез генә, әле тагын кайчан очрашып була?!
Роза Бариевна:Ярый, балалар, минем дә бүген беркая да барасым юк, бергәләп төшәрбез.
Ринат: Роза Бариевна, без үзебез генә җыелырбыз дигән идек. Сез безне беләсез бит инде, йөзегезгә кызыллык китермәбез, сүз бирәбез.
Роза Бариевна:Укучыларым, алай бик теләсәгез, җыелыгыз, ләкин бик соңга кадәр калмагыз. Инде аттестат алсагыз да, мин сезнең өчен борчылам. Кичтән кайткач, барыгыз да ватсапка өйдә булуыгыз турында язарсыз. Матур гына утырыгыз.
Барысы бергә: Рәхмәт сезгә, Роза Бариевна!Язабыз, язабыз.
Роза Бариевна:Эшегез беткән булса, кайтыгыз. Сау булыгыз, укучылар. (чыгып китә)
Руслан: Безнең Роза Бариевна алтын бит ул. Ничәдә җыелышабыз?
Динар: Көтү кайткач булыр инде, шулай бит? Мин гитараны да алып төшәм.
Ринат: Учак та ягарбыз, бәрәңге дә тәгәрәтсәк яхшы була.Кызлар, сез нигә дәшмисез, әллә бармыйсызмы?
Гөлназ: Бүген безгә Сахалиннан әниемнең апасы кызы белән кунакка кайталар. Кунакларны ташлап китсәң, яхшы булыр микән соң?
Алия: Алар бит иртәгә үк китмиләрдер. Без дә бит көн дә җыелмыйбыз. Дүшәмбедән документлар тапшыра башлыйбыз, аннан булмый инде ул.
Гөлназ: Алар озакка кайталар. Чынлап та, кунаклар белән иртәгә дә сөйләшеп була.
Руслан: Алайса, барыбыз да риза. Көтүдән соң үзебезнең урында очрашырбыз. Таралышалар.
2 нче күренеш
Кич. Ык буе. Руслан, Динар, Ринат учак ягалар.
Руслан: Кызлар озакладылар, әллә килмәскә булдылар инде.
Динар: Кызлар шундый бит инде алар, гел соңга калырга яраталар, килерләр.
Ринат: Егетләр, килмәсәләр, аптырамыйбыз.Үзебез дә гөрләтеп кич утырырбыз.Шулаймы?
Кызлар килгәне күренә. Алар белән Сөмбел дә бар.
Динар:(егетләргә) Әйттем бит, килерләр дип.Хәерле кичләр, кызлар! (Сөмбелгә) Тагын бер чибәркәйне дә иярткәнсез.
Лиана: Сәлам бирдек, егетләргә! Я, барысы да уйлаганчамы?
Егетләрнең өчесе дә Сөмбелгә караганнар.
Алия: Я, ник бер сүз дә әйтмисез? Әллә кызлар күргәнегез юк инде сезнең?
Руслан(Сөмбел каршына килеп басып)Нинди красавица! Кунак кызыдыр.Можно с вами познакомиться,принцесса? Я - Руслан.
Сөмбел(керфекләрен түбән төшереп):Мин татарча да яхшы беләм, исемем – Сөмбел.
Гөлназ: Егетләр, нишләвегез бу, кызлар күргәнегез юкмыни сезнең? Сөмбел- әниемнең апасының кызы. Бүген генә Сахалиннан кайттылар. Минем җыенганымны күргәч, аның да минем класташларымны, Ык буен күрәсе килде. Оялтмагыз инде аны!
Лиана: Нигә аптырап калдыгыз, безне көтмәдегез дәмени? Башка кыз күргәннәр иде, безгә хәзер игътибар да юк.
Динар (җанланып китеп): Көттек, канишне. Әйдәгез, рәхәтләнеп бер утырып, укыган чакларыбызны тагын бер тапкыр искә төшерик әле.
Егетләр, кызлар учак тирәли тезелешеп утыралар.Русланның урыны Сөмбел белән туры килә.
Руслан(Сөмбелгә): Ә син татарча шулай яхшы каян беләсең? Гөлназ бит сезне Сахалиннан кайттылар диде.
Ринат: Руслан, бәйләнмә инде кунак кызына.
Гөлназ: Без бит монда мәктәп еллары турында сөйләшергә дип җыелдык.
Динар: Кызлар, без бит кызыксынабыз гына. Алайса, Казаннан, Чаллыдан кайтучы кызлар гел русча гына сөйләшкән булалар. Безгә дә өстән генә карыйлар. Чынлап та, Сөмбел, исемең дә бик матур, шундый чиста итеп татарча җавап бирдең, кайдан өйрәндең?
Сөмбел: Татарча сөйләшергә мине картый, сезнеңчә әби була инде, өйрәтте. Әти-әни һәрвакыт эштә, күпчелек вакытны мин картый белән үткәрә идем.
Алия: Ә Сахалинда яшәүче татарлар бармы соң?
Сөмбел:Бар,ләкин сирәк. Урамда татарча сөйләшкән кешене очратып булмый. Баштарак минем дә картыйга ачуым килә иде. Мәктәптән кайткач, ул минем белән гел татарча гына сөйләшә иде.
Лиана: Ә әбиең татарчаны шулай яхшы каян белгән?
Сөмбел:Картәти, ягъни бабай, үлгәч, берүзенә авыр булыр дип, аны әтием Башкортстаннан Сахалинга безгә яшәргә алып килде.Мин ул вакытта бишенче класста укый идем, татарча бик аз гына аңлыйм, ләкин сөйләшә белми идем. Әйткәнемчә, әтиләр көне-төне эштә, алар да үзара күбрәк русча сөйләшәләр иде.
Алия: Әбиең килгәч, барыгызны да айт- двага бастырган инде.
Сөмбел: Шулай дисәң дә була. Ул әти-белән әнине ду китерде. Ничек инде үзегез татар була торып, бердәнбер кызыгызны татарча бер-ике авыз сүз сөйләшергә дә өйрәтмәдегез дип, бик яхшы гына кыздырды.
Руслан: Да, вот әби булган бу, җен карчыгы.
Гөлназ: Алай димә инде, Руслан.
Ринат: Бүлдермәгез инде, сөйләп бетерсен. Шуннан?
Сөмбел: Картый минем белән гел татарча сөйләшә иде. Баштарак бик авыр булды миңа. Аңа ачуым да килә иде. Русча әйтсәм, ул миңа эндәшми, сорасам, җавап бирми иде. Тора-бара өйрәндем. Мәктәптән картыйны сагынып кайта башладым. Ул миңа үзенең яшь чакларын сөйли иде.
Алия: Синең монда бер дә кайтканың юкмыни? Гөлназның да сөйләгәнен хәтерләмим.
Гөлназ: Мин дә аның белән бүген генә күрештем. Ә болай интернет аша аралашып тора идек.
Сөмбел: Әнием я үзе генә, я әтием белән бергәләп авылга кайткаладылар. Мин һәрвакыт картый белән иптәшкә кала идем, чөнки ул карт, ә кайтасы юл бик ерак.Шуңа күрә минем быел әниемнең авылына беренче тапкыр кайтуым. Узган ел картый үлде, быел мин мәктәпне бетердем, Казанга медицина университетына укырга керергә дип уйлыйм.
Руслан: Врач булачаксың инде. Ә әти-әниең Сахалинда, син Казанда берүзең генә каласыңмыни?
Сөмбел: Әгәр мин укырга керсәм, алар да Казанга күченеп кайтачаклар. Әтием әлегә Казанда фатир белешеп калды.
Гөлназ: Менә Сөмбел турында барысын белергә дә өлгердегез. Я тагын сорауларыгыз калдымы инде?
Динар: Сөмбел, сине тыңлагач, миндә соклану хисе туды. Әллә кайда, җир читендә яшәсәң дә, туган телеңне өйрәнгәнсең. Ә бит бездә, кайбер кызлар-малайлар, татар теле барыбер кирәк булмаячак дип, русча гына сөйләшеп йөргән булалар.
Сөмбел: Татарча өйрәткәне өчен, мин картыйга бик рәхмәтлемен. Чирли башлагач, ул миңа: “Кызым, кияүгә бары үз милләтеңнән булган кешегә генә чыгарга тырыш,” – дип әйтте. Мин аның сүзен тотарга тырышачакмын.
Лиана: Кызык... Казанда укырга кергәч, берәр бай, машиналы, коттеджлы рус егете белән йөрсәм, мин инде аны ычкындырмаячакмын. Рус булмагае, чурт булсын, самый главный – сине балда-майда гына йөздерсен. Әбиләр сүзен тыңласаң монда, гел кияүсез калырсың.
Алия: Һәркем үзенчә уйлый инде.
Динар: Кыз халкы шулай инде ул. Бай булсын имеш, машиналы булсын. Ә бит Сөмбел дөрес әйтә. Миңа да әби һәрвакыт: “Берүк татар кызына гына өйлән күр,” – дип әйтә. Миңа аның сүзләрен чынга алмыйм идем, Сөмбелне тыңлагач, әбиемнең минем өчен борчылуын аңладым.
Лиана: Сөмбел дә Сөмбел, татар да татар... Без бүген ни өчен җыелдык соң? Болай буласын белсәм, килмәгән дә булыр идем.
Динар(Лианага): Монда Сөмбелнең ни зыяны бар? Ул бит бары үзе турында гына сөйләде.
Руслан: Ягез, ачуланышмыйк инде.
Лиана: Бөтенегез дә шул Сөмбелгә карап сокланасыз. Татар имеш, кем булса да барыбер инде ул.
Динар:Әйе, Лиана, дөрес әйтәсең, сокланам. Сөмбел кебек кызлар күбрәк булганда, безнең милләт яшәячәк, чәчәк атачак. Ә инде, синең кебек, байлык турында гына уйлаучылар, туган теленә төкереп караучылар күп түгел алар.
Лиана(сикереп торып): Син шулаймы әле, дус булып йөргән булды. Менә нинди икәнсең!(Башкаларга) Сез дә берни дә дәшмичә, Сөмбел белән Динарның авызларына гына карап утырасыз. Нигә килгәнмендер? Утырыгыз үзегез генә, мин кайтам.
Ринат: Кайтсаң инде, сине беркем дә тотмый. Юлыңа ак җәймә.
Лиана ачуыннан кызарып чыга, саубуллашмый китеп бара.
Сөмбел: Әллә ничек килеп чыкты, миңа монда төшәсе калмаган икән.
Руслан: Егетләр, кызлар, моңсуланып утырмыйк әле. Динар, әйдә, гитараңны ал, үзебезнең җырны җырлыйк.
Динар гитарасын алып уйный башлый, егетләр татарча җыр сузалар, бераздан кызлар да кушыла.
Пәрдә
Учимся ткать миленький коврик
Огонь фламенко
Петушок из русских сказок
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Астрономический календарь. Февраль, 2019