Г. Тукай иҗаты буенча иҗади эш.
Вложение | Размер |
---|---|
bogdanova_liliya_tukay_izhaty_buylap.doc | 51 КБ |
Тукай иҗаты буйлап...
Яз. Назлы кояш. Апрель. Тукай. “Чәчәкләр китерегез Тукайга”, - дип язган бер танылган шагыйребез. Анда мондый юллар бар:
Әйләнәңдә – гөлләр...
Сүзен, гүя,
Шулар аша әйтә күңелләр:
Туган көнең белән! – дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр...
Кем соң ул Г. Тукай? Ни өчен аның исемен без зурлыйбыз? Бу сорауларга җавап биреп карыйк әле.
26 апрель – бөек шагыйрь, бөек, кабатланмас шәхес, татар халкының улы - Габдулла Тукайның туган көне. Тукай һәйкәлләре янында Шигырь бәйрәмнәре тантана итә...Тукай! Бу исемне ишетүгә, күңелдә аның сүзләре яңара:
И туган тел, и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...
Уйчан карашлы, ягымлы һәм гади шагыйрь күз алдына килеп баса. Белмим, башкалар ничектер, мин Тукайны шулай күзаллыйм.
Әле дә хәтеремдә: 1нче сыйныфта татар теле дәресе. Укытучыбыз бөек Тукайның “Туган тел” шигырен сөйли . “И туган тел – и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле” - дип башлаган сүзләре әле дә колагымда ишетелә сыман. Бу шигырьне Г.Тукай язган икәнлеген белдем. Тукайның портреты тактада эленеп тора. Матур, сөйкемле абый безгә карап тора, ә менә күзләре миңа моңсу кебек тоелды. Мин йөгереп өйгә кайттым да дәү әниемә шагыйрь турында сөйли башладым. Дәү әнием мине туктатты да “Туган тел” шигырен көйли дә башлады. Аның Тукай шигырьләрен белгәнгә шулкадәр шатландым. Дәү әнием миңа һәм туганыма аның әкиятләрен дә сөйләде. Дәү әнием авылда туган, татар мәктәбендә укыган, Тукай турында белеп үскән. Кызганыч, без, 21нче гасыр балалары, үз телебездә бик аз аралашабыз, татар халкының шагыйрьләре, язучылары турында да аз беләбез. Мин үзем Тукай, аның иҗаты турында күп кенә материаллар укыдым. Шуңа карамастан, бөек шагыйрь турында,минемчә, бик күп тә белмим кебек. Мин Тукай иҗатына гашыйк булдым. Әллә фаҗигале балачагы, әллә авыр тормышы, әллә бигрәк тә кызыклы әкиятләре, матур шигырьләре белән үзенә гашыйк иттерде. Шагыйребезнең рухи үлемсезлеге турында уйлануларым мине шушы иҗади эшне башкарырга чакырды да инде. “Тукай” дисәләр, татар халкы, туган телем, ә “туган тел, татар халкы” дисәләр, Тукай күз алдыма килә. Мин уналты гына ел яшәгән, сабыйлыктан яңа чыгып килүче буын булсам да, Тукайны, туган телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда җаваплы булырга тиешбез дияр идем. Чөнки без – аның иҗатын өйрәнгән, аннан тәрбия алган татар балалары.
Балалар өчен иҗат иткән әсәрләре белән үк Тукай – тәрбияче. Китапны шагыйрь гүзәллекне күрергә өйрәтүче чәчәк бәйләменә тиңли. “Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә нечкә һәм гүзәл булып, андый гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәне бертигез караучы буладыр”, - дип яза Г.Тукай. Бик дөрес сүзләр язып калдырган бөек шагыйрь. Чөнки хәзерге заман балалары бик китап укырга яратмый. Минем дусларым арасыннан китап укырга яратучыларның саны да бармак белән генә санарлык. Алар ничек яңгылышалар.. Кызганыч...
Шагыйрьнең иҗатын өйрәнгәннән соң, мин шундый нәтиҗәгә килдем: бөек шагыйрь Габдулла Тукай –балаларның дусты, киңәшчесе һәм остазы да. Кемнең генә балачактан аерыласы килә икән? Кайсы шагыйрь яки язучы үзенең балачагына әйләнеп кайтмый икән? Андый кеше юктыр, мөгаен.Һәрбер кеше: картмы ул-яшьме – күңеле белән беркайчан да балалык хисләреннән аерылмый,ул шул хис белән яши, иҗат итә. Балалар өчен иҗат итү гаятъ катлаулыдыр, дип уйлыйм.Беренчедән, моның өчен шагыйрьгә бала җанын аңлау,аның хыялларын күзаллау белән бергә ,бала күңеленең иң яшерен почмакларына үтеп керә ала белергә, икенчедән, шул сабыйларның һәрберсен үз балаң кебек ярату кирәктер. Шундый шагыйрьләребезнең берсе - Г.Тукай, дияр идем мин. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре безнең игътибарны җәлеп итә, уйландыра, сокландыра.Үзенең эчке дөньясы да сабыйларча саф, чиста булган кеше генә балалар өчен шундый матур шигырьләр язадыр…
Тукай шигырьләрендә баланың дөньясы иркен. Аның әйләнә-тирәсендә табигать: кояш, җир, агачлар, чәчәкләр, кошлар, хайваннар һәм кешеләр. Шагыйрь үзенең шигырьләре аша гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Җирдәге һәр тереклек иясен һәм кешелек тормышының үзара якынлыгын җылы төсләр белән сурәтли. Менә аның “Кошларга” шигыреннән бер строфа:
“Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать, сайравыгызны тыңларым.”
Мондый юлларны укыгач күңел сафлыгы арта. Кошларга, аларның тавышына соклану, яхшылыкны яманнан аера белү тойгылары үсә.
“Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бер баланың чын күңеле белән дәрес әзерләп утыруын күрсәтә. Шул чагында аны Кояш тышка чакыра. Кояшның сүзенә бала болай җавап бирә:
«Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.
Укучыны дәресеннән Сандугач та, Алмагач та бүлә алмый. Ул бары тик эшен бетергәч кенә бакчага чыга. Шулай итеп, Тукай баланың күзен ача, аңлый белергә өйрәтә, дөньяга карашын формалаштыра.
Г.Тукайың балаларга акыл биргән, туры юлга чыгарга өндәгән шигырьләре бик күп. . “Су анасы” “Шүрәле”әсәрләрендә балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тоя белү ,минемчә ,безнең күңелләрдә гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Бу әсәрләр безне тәрбияли дә бит. Беренче әсәрдә бала,читләр ярдәменнән башка диярлек,үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә.”Шүрәле” әсәре аша кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна, табигатьнең матурлыгын күрергә, аны саклый белергә өйрәтә. Тик хәзерге замандагы урманнар Апуш күргән Кырлай урманнарына ошаган микән? Бик тә икеле. Әхәт Нигъмәтуллин дә “Г.Тукай “Шүрәле” сенә хитап” дигән шигырендә болай дип яза:
Чагыштыр ,син, бу урманны
Апуш күргән чагында:
Урманның чын матурлыгы
Тик Тукайда чагыла.
Г.Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь- табигать сакчысы. Ул аны ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра. Бүгенге көн белән генә яшәүнең табигатькә зур зыян салуын искәртә.
Минемчә, Тукай биографиясенә, иҗатына никадәр ешрак мөрәҗәгать итсәк, шулкадәр уңышка ирешербез. Бу иҗади эшемне түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә: кадерле татар телен сөюче яшьтәшләрем! Телебезне саклаучы татар язучылары! Телебез язмышы өчен даими борчылучы татар җурналистлары! Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез яшәр. И туган тел, и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле,..дигән юллар ана теленең иң газиз, иң кадерле, иң матур тел булуын исбатлый. Мин татар халкы Тукайлы булуына бик тә шатланам һәм горурланам.
Попробуем на вкус солёность моря?
Ель
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Композитор Алексей Рыбников
Загадка старого пирата или водолазный колокол