"Каргышлы этаплар..."иншалар бәйгесе
Вложение | Размер |
---|---|
kargyshly_etaplar_inshalar_bygese_.docx | 22.66 КБ |
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе“Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Үзәк өзгеч бер хәтирә булыр
Бу чорларның яман яңгыры.
(“Каргышлы этаплар” иншалар бәйгесе)
Башкаручы:
8 нче сыйныф укучысы
Шакирова Сөмбел Айдар кызы.
Укытучы:
Шакирова Әлфия Мөнир кызы
Мөслим районы,
2017 нче ел
Үзәк өзгеч бер хәтирә булыр
Бу чорларның яман яңгыры.
Зөлфәт
Кайсы гына дәүләтнең тарихына күз салсак та, бүгенге көнгә чаклы сыкрап үзен сиздереп торучы яралар бар. Безнең ил тарихында да бар бу таплар. Шуларның иң тирәне, минемчә, шәхес культы. Сталин репрессиясе бер генә төбәкне дә, бер генә милләтне дә читләтеп үтмәгән. Афәт җилләре бик күп гаиләләрнең ишеген каккан. Шул исәптән безнең нәселгә дә кагылган ул. Шагыйрь Ленар Шәех әйткәнчә:
Кара козгын адәм кызганмаган
Кан эчендә җиңен сызганмаган.
Әйе, нинди зур, авыр, фаҗигале еллар үткән безнең халкыбыз. Кемнәрдер бу афәтле еллардан исән калган, ә бик күпләренә репрессия корбаны булырга туры килгән. Алар арасында әбиемнең бабасы Габделкаюм да бар.
Нәсимә әбиемнең бабасы Габделкаюм Уфа губернасы Минзәлә өязе Имәнле авылының таза хәлле крестьяны була.Ул заманнарда крестьянга имана җирен гаиләдәге ир затына карап биргәннәр. Ә бабайның гаиләсе зур булган. Беренче хатыны үлеп тол калгач, бабайның дүрт малае өстенә, бер улын ияртеп, Әсләмгәрәй кызы Шәмсеҗиһан аңа икенче хатын булып килгән. Аларның тагын уртак дүрт балалары дөньяга килә. Бер малай һәм өч кыз. Алар арасында әбиемнең әнисе Гыйльмиҗиһан да була. Гаиләдәге алты ир затына, әлбәттә, җир байтак тигән. Үҗәтлеге һәм тырышлыгы аркасында Каюм бабай хуҗалыгын ныгыта, уллары да бер-бер артлы кул арасына керә. Эшче куллар җитмәү сәбәпле, чәчү һәм урак өстендә бабай кешеләрне яллап эшләтә башлый. Һәрберсенә хезмәтенчә түли, бер кешене дә рәнҗетми. Октябрь инкыйлабыннан соң авыл кешесе җиргә хуҗа булу бәхетенә ирешә. Ләкин бу озакка бармый. Авылларда күмәк хуҗалык төзү башлана.
Тарихка 1928-1937 нче еллар күмәкләштерү чоры булып кереп калган. Имәнле авылында да күмәк хуҗалык оеша. Ярлы халык яхшы тормыш өмет итеп әкренләп шунда тартыла. Ә Габделкаюм бабай үз көче белән яшәвен дәвам итә, колхозга керергә теләми. Җирнең чын хуҗасы булып каласы килә аның.
1932 нче елның яз айлары була. Авылга районнан (ул чагында Имәнле авылы Мөслим районына карый) колхозга кермәгән кешеләрне агитацияләү өчен “уполномоченный” килә. Халыкны җыелышка җыялар. Күмәк хуҗалыкка керү өчен үгетлиләр, файдасы турында сөйлиләр. Каршы килүчеләргә районнан килгән вәкил:
-Яз көне нәрсә чәчәрсез соң? - ди.
Габделкаюм бабай торып баса да:
- Иншалла, җир үзебезнеке. Моңа кадәр җир безне туйдырды, җирне ач калдырмабыз, - дип җавап бирә. Менә шушы җөмлә бабайның бөтен тормышын җимерә дә инде. Җыелыштан соң “уполномоченный” бабай кулына, районга тиз арада илтеп җиткерергә дип, хат тапшыра. Тирә-як авылларга бер булган кара айгырын җигеп чыгып китә ул Мөслимгә. Шул китүдән кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа. Ике көннән соң кара айгыр кайтып керә. Аны бабай ябылган җирдә ат караучы булып эшләүче туганы чыгарып җибәргән була. Шәмсеҗиһан, картын эзләп, Мөслимгә килә. Әбинең йөкле булуын белгән Габделкаюм, кыз туса, Вәсимә дип атарга куша. Бу аларның соңгы очрашуы була.
Бабайны кулга алганнан соң, әбиләрнең тормышы мәхшәргә әйләнә. Аларны өйләреннән куып чыгаралар. Хәләл көчләре белән җыйган йорттагы бар нәрсәне урамда “торог” ясап саталар, мал-туарларын, эш коралларын колхозга алалар. Янындагы дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда кала ул. Аларны кызганучылар булса да, яклап чыгарга батырчылык итмиләр. Азагы нәрсә белән бетәсе һәркемгә билгеле була. Шулай да кемдер үзенең мал өендә торырга рөхсәт бирә. Салам тутырылган мендәр, юрган, туя ашамау тиздән үзен сиздерә. Нурдидә исемле кызы авырып үлеп китә.
Тормыш ничек кенә авыр булмасын алга таба бара. Шәмсеҗиһан әби яңадан тормышка чыкмый, үз көче белән дөньясын алып бара. Колхозга кереп, анда хезмәт куя. Авыр чакларында күршедәге рус авылы кешеләренең ярдәмен тоя ул. Алар ярдәме белән төпчеге Вәсимәне русча укыта һәм укытучы булуына ирешә. Өлкән улы Сәрвәретдин Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ә Габделкаюм бабайның язмышы хәзергәчә төгәл билгеле түгел. Байтак еллар узгач, берәү аның Беломор каналын казу эшенә җибәрелгәнлеге хакында кайтып әйтә. Аның турында бүтән мәгълүматлар юк. Кызы Вәсимә эзләтеп карый каравын, ләкин архивның янгын вакытында юкка чыгуын әйтәләр.
Ерак бабамның язмышы турында истәлекләр барлаганда, мин Беломор каналы тарихы белән дә кызыксындым һәм искитмәле фактларга юлыктым. Сталин указы белән канал 1931-1933 нче елларда төзелә. Ул Балтыйк һәм Ак диңгезләрне тоташтырган, озынлыгы 227 километр. Канал казуда төп көчләр булып сәяси репрессия корбаннары торган. Төзелеш нәкъ менә очсыз эшче көчләр хисабына төзелергә тиеш була. ”Бөек төзелеш”кә бертуктаусыз репрессияләнгән кешеләр белән шыгрым тулган эшелоннар агылган. Аларны каналоармеецлар дип атаганнар. Көнлек паёклары 500 грамм ипи һәм диңгез үсемлекләреннән торган баланда булган. Төзелештә барлыгы 250 мең кеше эшләгән, шуларның 12800 е авыр хезмәттән, ачлыктан үлеп калган.
Габделкаюм бабайның алар арасында булуы, йөрәкләрне тетрәндерә. Нәрсәдә соң аның гаебе? Ул бары тик үз җиренең чын хуҗасы булырга тели. Ә бу шул чор сәясәтенә каршы килү булган. Гөнаһсызга җәберләнгән һәм корбан булган бабамның дәвамчылары буларак, без бу хаталарны кабатларга тиеш түгелбез.
Репрессия корбаннарын акласалар да, бу шомлы еллар халык күңелендә тирән яра булып уелып калган. Мондый хаксызлыкны без белергә тиеш. Тарихны онытырга ярамый. Тарихны онытсак, ул кабатланырга мөмкин, дигәннәр борынгылар. Язмамны Мөдәрис Әгъләмовның тирән мәгънә яткан шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Онытсак үткәнне, оныклар
Санламас бүгенге кадерен.
Золотая хохлома
Юрий Визбор. Милая моя
Заяц, косач, медведь и весна
Медведь и солнце
Какая бывает зима