Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең 27 миллион улын һәм кызын югалткан. Шушы геройларның исемнәрен истә тоту безнең бурычыбыз .
Башкортстан егете Даян Мурзин турында ишеткән кеше бик аздыр. Даян Мурзин − легендар шәхес.
Вложение | Размер |
---|---|
mahmutova_alsu_5_klass.docx | 26.32 КБ |
Исемең калыр хәтердә...
(очерк)
Бөек Ватан сугышы турында ишетмәгән кеше юктыр. Сугыш еллары безнең ил өчен аеруча җитди сынау чоры була.
Бабаларыбызга җиңү җиңел бирелми. Без сугыш турында тик өлкән яшьтәге ветераннардан, китаплардан, кинолардан гына беләбез. Экран аша карап та, йөрәк әрни бит...
Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең 27 миллион улын һәм кызын югалткан. Шушы геройларның исемнәрен истә тоту безнең бурычыбыз .
Башкортстан егете Даян Мурзин турында ишеткән кеше бик аздыр. Даян Мурзин − легендар шәхес. Икенче дөнья сугышы елларында күп батырлыклар күрсәткән һәм Чехословакиянең Милли Герое исеменә лаек булган кыю хәрби офицер ул. Офицер гына түгел, татарның данын чит илләргә дә таныта алган соклангыч шәхес.
Чит илләрдә Даян Баян улы турында күп язганнар. Хәтта Англиядә, Германиядә, Чехиядә фильмнар төшергәннәр. Даян Мурзин чех һәм словак халыклары алдында күрсәткән батырлыклары өчен, Чехословакиянең Милли Герое исеменә генә лаек булып калмаган, ә бу илнең 18 шәһәренең почетлы шәхесе дәрәҗәсен дә алган. Аның исеме Чехия һәм Словакия шәһәрләре, авыллары урамнарына бирелгән. Партизаннар отрядларын җитәкчесе Даян Мурзинның башы өчен Адольф Гитлер үзе 3 миллион рейхсмарка акча вәгъдә иткән булган.
Ул 1921 елның 20 гыйнварында Уфа губерниясенең Иске Балыклы авылында туа. Сугышка кадәр Кушнаренко педагогика училищесын тәмамларга һәм Тактагөл тулы булмаган урта мәктәбендә директор булып эшләргә өлгерә. Тик сугыш башлану белән ул фронтка китә.
1941 елның маенда Даян Мурзин Рига хәрби училищесын тәмамлый, Прибалтика хәрби округының унынчы укчы дивизиясендә взвод командирының ярдәмчесе булып хезмәт итәУнынчы укчы дивизиясендә взвод командиры, «Ватан өчен» дигән партизан отрядының разведка взводы командиры, разведка ротасы командиры буларак көрәшкән.
1942 елның августыннан 1943 елга кадәр «Төркистан легионы» штаб ротасында агент була. 1943 елда Сталино шәһәрендәге яшерен оешма белән дошман ягында көрәшүче ике милли легион арасында элемтә урнаштыру өчен Донбасска эләгә. Әлеге эш нәтиҗәсендә, Төркистан һәм «Идел-Урал» легионнарының кайбер бүлекчәләре Кызыл Армия ягына күчә. 1943 елның декабрендә Мурзин Молдавиягә эләгә, анда В.М. Молотов исемендәге партизан отряды оештыра.
Шул отряд белән Украинаның Винницк һәм Одесса өлкәләрендә көрәшә. 1944 елда Украинаның партизан хәрәкәтенең разведчиклары махсус мәктәбендә укый, август аенда исә чех-словак разведчиклары төркемендә партизан хәрәкәтен оештыру өчен Словакиягә эләгә. Анда башта штаб башлыгы, аннары Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә. Анда ул бригада белән җитәкчелек итә. Бригада биш төркемнән тора, аңа барлыгы ике мең сугышчы керә. Ул чакта аңа нибары 23 яшь була. Бик яш булганы өчен аңа сакал үстерергә кушалар. Зур кара сакаллы булганга, фашистлар Д. Мурзинны «кара генерал» дип йөрткән.
Ни өчен – «Кара генерал»? Чынлыкта Мурзин майор чинында була ич. Сере гади аның. Партизаннар арасында 20 яшьлекләр дә, өченче-дүртенче дистәләрен кырлаучылар да күп була. Ә Мурзинга нибары 23 яшь. Көрәштәшләре арасында олырак, олпатрак күренү өчен ул кара сакал үстерә.
Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан фашистларга көн бирмиләр. Алар дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар. Аны тоту өчен иң оста диверсантлар җәлеп ителә. Шуларның берсе – Өченче рейхның баш диверсанты Отто Скорцени. Партизан төркеме аның һөҗүмен алдан белеп, Чехия ягыннан Словакиягә күчә. Алар булган урыннар утка тотыла, Гитлерга "Кара генерал"ның юкка чыгарылуы турында хәбәр итәләр. Моның өчен Гитлер шәхсән Скорценига тәре билгесе һәм өч миллион рейхсмарка тапшыра. Ләкин дошманнарның шатлыгы озакка бармый, Мурзин төркеме танк армиясе генералы Мюллерны кулга ала. Ул Мюллердан ике көн буе сорау ала. Фюрер армиясе хакындагы мәгълүматлар өчен исән калдырырга сүз бирә һәм сүзендә тора. 1945 елда партизаннар Вермахт танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны тоткынга төшерәләр.
Ян Жижка исемендәге 1800 кешелек партизаннар бригадасы командиры, Чехословакиянең милли герое Даян аганың чит дәүләтләр биргән орден-медальләре үз иленекеннән күбрәк. Ул – Чехия белән Словакиянең 16 каласында мактаулы гражданы, алардагы байтак урам-мәйданнар аның исемен йөртә. Злин каласында (хәзерге Готвальдов) бронзадан коелган һәйкәле бар.
Сугыштан соң Даян Мурзин туган ягында мәгариф бүлегендә, ә аннары озак еллар юрист булып эшли. Озак еллар Башкортстан прокуратурасында хезмәт итте ул, аннан БАССР Адвокатлар коллегиясенең рәисе вазыйфаларын тартты. Тырыш хезмәте “Башкортстанның атказанган юристы” дигән мактаулы исем белән билгеләнде аның. 1999 елда аңа «Уфа шәһәренең почетлы гражданины» исеме бирелә. Пенсиягә чыкканнан соң, Башкортстанда республика сугыш, хезмәт, хокук саклау ветераннары советы составында иҗтимагый эшләр башкара, ветераннар хәрәкәтенең активисты була. 1999 елда аңа «Уфа шәһәренең почетлы гражданины» исеме бирелә.
Даян Мурзин барлыгы 86 орден һәм медаль белән бүләкләнгән. Чит ил бүләкләре тагын да күбрәк. СССР героеның Алтын йолдызы – Даян Мурзин бүләкләнмәгән бердәнбер бүләк шулдыр, мөгаен.
2020 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел булды. Күпме гомер үткән, вакыт узган, ләкин сугыш елларында батырлыкларын күрсәткән геройларыбызны без, яшь буыннар, истә тотырга тиешбез! Алар халык хәтерендә мәңге калырлар!
Кайтыгыз, солдатлар, сез кайтыгыз,
Хәтерләрдә генә булса да.
Кайтыр бер мәл, кайтыр диеп сезне,
Һаман көтә туган бусага.
В. Фәттах
Рисуем осенние листья
Сочини стихи, Машина
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Пятёрки
Воздух - музыкант