Укучылар иҗади эшләрендә экологик проблемаларны ачарга тырышалар. Шигырь һәм проза әсәрләрендә, кызлар үзләренең күзлегеннән чыгып, табигатьнең җан авазын чагылдыралар.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yashisem_kil.doc | 39 КБ |
Бәркәтә урта мәктәбенең
10 сыйныф укучысы Насибуллина Гөлнараның иҗади эше.
“Мин – каен кызы, мин яшәргә телим!”
Мин - урманнарның гүзәле, чибәре каен буламын. Үземнең зифалыгым, аклыгым – сафлыгым белән мин һәрвакыт барысында да шатлык, соклану уятам.
Ак каен!.. Күпме җырлар җырланган, күпме шигырләр язылган минем турымда!.. Кешеләр, мине яратып, ничек матур итеп “каенкай, каенкаем ” – дип эндәшәләр бит... Ләкин мин үземнең матурлыгым, гүзәллегем белән генә дан тотмыйм бит.Сез беләсезме минем никадәр шифалы үсемлек булуымны?
Минем ап – ак кәүсәләрем кешеләрне тынычландыру сәләтенә ия, минем яфракларымнан ясалган төнәтмә сызлаган урыннарны төзәтә, минем бөреләремне тирләткеч чара буларак һәм ашкайнату бизенең эшчәнлеген җайга салу өчен кулланалар. Ә сыгылмалы ботакларымнан хуш исле мунча минекләре әзерлиләр.
Һәр елны мин ерак араларга үземнең орлыкларымны чәчәм. Берничә елдан соң алар матур агачларга әвереләләр. Ул агачлар тирәсендә кешеләр ял итәргә яраталар. Их!.. Алар ял итеп кенә калсалар иде... Кешеләр үзләре булган җирдә чүп – чар, тәртипсезлек калдырып, яшь агачларны сындырып, андагы киек – җәнлекләрне куркытып, табигатебезгә никадәр зыян китергәннәрен аңлыйлар микән?.. Юктыр, кешеләрнең күңелләре катыланды, ахрысы, алар безнең дә тере җан ияләре булуыбызны онытып җибәрәләр, табигатебезнең бөтенлеген бетерәләр...
Кешеләр, акылыгызга килегез! Кешеләр, табигатебезне саклагыз! Кешеләр, матурлыкка омтылу хисләрен югалтмагыз!
Бәркәтә урта мәктәбенен 10 нчы сыйныф укучысы
Насибуллина Гөлнараның иҗади эше.
“ Мин - су”
Исәнмесез, мин су булам. Әйе, су... Һәм аның өч төрле халәте – газсыман, сыек һәм каты халәте.
Мин - табигатьнең бөтен матурлыгы! Бу матурлыкны сез бөтен җирдә - томан белән урап алган тыныч чишмәләрдә дә, күл төбендә дә, кар һәм боз белән капланган биек – биек тауларда да, чиксез океанда да күрәсез. Мин булмасам, болытлар да, үсемлекләр дә, кешеләр дә булмас иде. Мин һәрвакыт әйләнештә. Мин томан яки пар булып югары күтәреләм, кар бөртекләре яки яңгыр булып җиргә, елгаларга, диңгезләргә явам. Яз көннәрендә гөрләвекләр булып инешләргә кушылам, җирне сугарам, мин барлык тере организмнар составында бар, мин аларда күп төрле эшләр башкарам: температураны көйлим, матдәләрне эретәм һәм күчерүдә катнашам, минем ярдәмем белән химик әверелешләр башкарыла, бар шундый организмнар - алар хәтта миннән – судан гына тора, дип әйтеп булыр иде. Мәсәлән, медуза 98 % судан тора, карбыз, кыяр составында су 80 % тәшкил итә. Ләкин мин чиксез күп түгел, мине исраф итәргә ярамый, мине сакларга кирәк. Диңгез – океаннар нефть калдыклары белән тулды, андагы тереклек көннән – көн азая, елга – күлләр саега, кешеләр битарафлыгы белән чүпкә бата, чишмәләр корый... Кешеләр, мин сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Кешеләр, мин яшәргә телим!
Бәркәтә урта мәктәбенен
10 сыйныф укучысы Сөнгатуллина Румиянең иҗади эше.
“Мин яшәргә телим”
Җирдәге һәр тере җан иясе яшәргә омтыла. Яшәү, тормыш, аның өчен көрәш – иң зур, хөрмәткә лаек төшенчәләр. Ләкин кайбер кешеләрнең күз алдына тере җан иясе , тереклек дигәч тә бары тик үсемлекләр, хайваннар, агачлар, балыклар, кошлар гына килә.
Мин – елга. Мин дә тере, минем дә яшисем килә. Минем күп санлы туганнарымның гомере вакытсыз өзелде: аларны киптерделәр, аларны чүп – чарга батырдылар... Менә минем зур туганым Шушманы гына алыйк. Ул нинди хәлгә калды.Балалар су коенырга төшкән саен су төбеннән пыяла ватыклары, тимер кисәкләре табып алалар. Ул бит заманында нинди матур киң мул сулы елга иде. 1955 – 1962 елларда хәтта анда электр станциясе эшләп торды, тирә - күрше авылларны электр энергиясе белән тәэмин итте. Андагы сары һәм ак төнбоекларга күпме кешеләр соклана иде! Ләкин бу үткән заманда шул, Шушма хәзер нык саекты, аны камыш басты, аның суы бик пычранды. Мин үземнең туганнарымны, дусларымны бик кызганам, аларга ярдәм итәргә телим.
Кешеләр үзләрен бик акыллыга саныйлар. Алар төрле фәннәрне өйрәнәләр, ачышлар ясыйлар, Җирне үзгәртеп кору уе белән яналар.Булды шундый вакытлар, алар хәтта Төньякка агучы елгаларның юнәлешен үзгәртергә, аларны көньякка борырга теләгәннәр иде. Әле дә ярый, ул вакытта кеше акылына килде һәм бу хәл булмыйча калды.
Мин – Шушма елгасы. Мин хәзер бик нык саектым, минем ярларымда чүп – чар күбәйде, җәй ахырына мин тончыга башлыйм, чөнки миндә камышлар күбәя, алар чери башлый һәм минем суым бик пычрана. Сулыклар да тере, алар да җан иясе, аларның да яшәргә хакы бар. Кайбер кешеләр чишмәләр казый, аларга исем куша, аларны гел карап, хөрмәтләп тора. Ә кайберәүләр аларга зыян сала, чишмәләрне юк итә. Бөтен Җир шарындагы тереклеккә яшәү өчен су кирәк. Әйе, яшәү өчен! Ә бит минем дә яшисем килә! Ишетәсезме, мин яшәргә телим! Әлбәттә, минем җан авазымны ишетүчеләр бардыр әле. Әмма алар бик аз , ахры...
Бәркәтә урта мәктәбенен 8 нче сыйныф укучысы
Морзаханова Ильвираның иҗади эше. “Мин яшәргә телим”
Исәнме, якты дөньям,
Мин бу- синең кошчыгың,
Ераклардан кайттым бит,
Кайттым сине сагынып,
Кайттым сине юксынып.
Кайткачтын ни күрим:
Пычранган минем өем,
Бу чүплектә мин нишлим?
Югалган минем илем
Чүплекләр арасында.
Чиста һавасы да юк,
Шул, кеше аркасында!
Табигатем – гүзәлем,
Бу дөнья кая илтә,
Кешеләр сине пычратып
Битараф читтән үтә.
Кайттым сине күрим, дип,
Хәлләреңне белим, дип.
Яраткан үз илемдә
Рәхәтләнеп яшим, дип.
Бөтен җирдә ерткычлык,
Бөтен җирдә саз һәм чүп.
Ә кайчандыр илемдә
Матур җирләр иде күп.
Кая тәгәри дөнья,
Игътибар безгә бетте,
Рәхәт, иң әйбәт чаклар
Сизелми үтеп китте.
Кешеләр ишетегез:
Килегез сез акылга
Дөньяны бетермәгез,
Сез тиешсез сакларга,
Үсемлек һәм хайванны,
Гөмбә, хәтта бөҗәкне,
Нәни, нәни кошчыкны,
Еланнарны, чәчәкне.
Сакламыйсыз, үтерәсез
Бар дөньяны җимерәсез,
Җимерү җиңел, ә бит
Төзү авырлыгын беләсез.
Күңелдә җыелганны
Их, авыр ла сөйләве
Кешенең үз дөньясы да,
Төзәтергә килмәве.
Минем яраткан урыным –
Өй каршында алмагач.
Илемнең ватанпәрвәре –
Мин буламын сандугач.
Җырларымны ишетмиләр,
Моңымны аңламыйлар.
Мәрхәмәтсез кешеләр
Табигатьне сакламыйлар.
Кешеләр, ишетегез,Минем яшисем килә,Минем яшисем килә!!!
Бәркәтә урта мәктәбенен 8 нче сыйныф укучысы
Хайретдинова Айгөлнең иҗади эше.
“Минем яшисем килә”.
Мин тиен кызы Иркәбикә. Мин бик шат, күңелле җан иясе. Мин агачтан – агачка сикереп йөрергә яратам, кышка азык әзерлим. Мин урман чикләвеге, гөмбәләр белән туенам, аларны запаска дип яшереп куям.Кайчагында алар турында бөтенләй хәтердән чыгарам, аларны башка берәр җәнлек табып алып, ашап куя, кайчагында алардан яңа үсемлекләр үсеп чыга.
Минем дошманнарым да күп. Иң куркыныч дошманым – кеше. Ул мине аулый, этләре белән куркыта, мин яшәгән агачларны кисә, минем өемне туздыра. Миңа гына түгел, бик күп кош – кортларга, җәнлек – җанварларга да зур зыян сала кеше. Без – урман киекләре - бер – беребез белән дус яшәргә тырышабыз, бер – беребезгә зыян салмаска омтылабыз. Кешеләр, ишетәсезме, безнең яшисебез килә, Җиребезнең матур, ямьле, бай табигатьле булуын телибез без. Безнең яшисебез килә!
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Муравьиная кухня
Большое - маленькое
Сторож
Три загадки Солнца