Кеше үзенең үткәнен, тарихын, мәдәниятен белергә тиеш. Тарихыбызның бай рухи мәдәниятен белү ул чорның җәүһәрләре белән танышу безнең өчен, милләтебезнең тормышы хәл ителгән чор өчен аеруча кирәк. Бабаларыбызның гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәсен искә алу, авыр язмышларыннан гыйбрәт алу гына милләтебезне саклап калырга булыша.
Халыкларның бороынгы тарихларын өйрәнү ихтыяҗын топономияне махсус тикшергәнне, шул исәптән аерым географик районнарның гидрономиясе һәм антротопанимиясен өйрәнүне таләп итә.
Вложение | Размер |
---|---|
lki_rayony_tatar_bornae_avyly_tarihy.doc | 57 КБ |
ТР Әлки районы Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе
Татар Борнае авылы тарихы
Укытучы:Камбеева Г.Р
2019-2020нче уку елы.
Әлки районы Татар Борнае авылының тарихы һәм исеменең килеп чыгышы.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
(Р. Фәйзуллин)
Кеше үзенең үткәнен, тарихын, мәдәниятен белергә тиеш. Тарихыбызның бай рухи мәдәниятен белү ул чорның җәүһәрләре белән танышу безнең өчен, милләтебезнең тормышы хәл ителгән чор өчен аеруча кирәк. Бабаларыбызның гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәсен искә алу, авыр язмышларыннан гыйбрәт алу гына милләтебезне саклап калырга булыша.
Халыкларның бороынгы тарихларын өйрәнү ихтыяҗын топономияне махсус тикшергәнне, шул исәптән аерым географик районнарның гидрономиясе һәм антротопанимиясен өйрәнүне таләп итә.
Безнең Татар Борнае авылы бик бай тарихлы, аның тарихы ХII йөз башына барып тоташа. Элек Болгар илендә 200 ләп шәһәр була. Шундый шәһәрләрнең берсе Ттатар Борнае авылы шәһәрчеге. Ул авылдан 400 м көньяк- көнбатышта урнашкан.
Түгәрәк алка формасындагы мәйданы. Ике гектар. Ике ягында да капка булган. Тирә- яклап су тутырылган чокырлар 1һәм валлар белән әйләндереп алынган бик яхшы ныгытылган крепост була. Крепость стеналары күбесенчә имән һәм нарат агачларыннан эшләнә. Татар Борнае шәһәрчеген икенче төрле Алка дип тә йөртәләр.
Элек Алканың көньягында авыл була. Анда халык күбесенчә игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгылләнгәннәр. Бу урында монголлар чорына кадәр булган керамика табыла. Алар бизәкләп эшләнгәннәр, кайберләренә язулар да язылган. Шәһәрлк 1965 елда Татарстан Археология экспедиция тарафыннан тикшерелә. Археолог галимнәр Р. Фәхретдинов һәм Шпилевский да үз әәрләрендә бу шәһәрлекне искә алалар.
Алкага нигез салыну тарихы.
Борнай авылы бу тирәләргә беренче булып килеп урнашкан Борнай бабай исеме белән бәйле. Борнай сүзе караңгы чыпайлы, төксе кеше дигән мәгънәне аңдата. 1361 елда Алтын Урда ханы Аксак Тимер Болгар дәүләтенә җәза походы оештыра. Әле 1236 елда монгол яуларыннан котылып калган шәһәрлек нәкъ шул елларда ук җимерелгән дип фараз ителә. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда Аксак Тимер гаскәрләренә каршы көрәштә һәлак булган сугышчылар гомуми каберлеккә күмелә, өстенә таш куела. Бу таш хәзерге көндәдә саклана. Ташның буе 57 см, ә иңе 47 см. Аңа куфи язуы белән уеп 2 юллык текст язылган. Авыл халкы Изгеләр өстен тиме чардуган белән әйләндереп алган. Шәһәрлек җимерелгәннән соң авыл хәзерге урынга күчә. Ул вакытта бөтен тирә- як урман белән капланган була һәм елгасы да мул сулы була.
Революциягә кадәр халыкның тормышы, көнкүреше.
Элек- электән үк безнең авыл тирәсендә терлекчелек һәм игенчелек белән шөгылләнгәннәр. Хуҗалык үз чоры өчен зур үсеш дәрәҗәсенә ирешә. Кара туфраклы уңдырышлы басуларда күкрәп иген үкән.. Бодай, арпа, тары һәм башка культуралар игәләр. Һәр өйдә кул тегердмәне булган. Ашлык бик уңган. Ул сату өчен дә җиткән.
Мал – туарныда күп итеп асраганнар. Терлекчелек һөнәрчеләр өчен чимал биргән. Осталар хайван тиресеннән нәрсә генә эшләмәгәннәр! Мәсәлән: тараклар, каләм, сәдәф- төймәләр, каптырмалар, йөзекләр, эш, ау һәм сугыш өчен кораллар ясаганнар. Авылның тирә- ягы урман һәм күлләргә бай булган. Бу аучылык, балыкчылык, умартачылык өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Безнең авылда тимерчелектә бик әһәмиятле роль уйнаган. Монда күптөрле кирәкле әйберләр ясаганнар.
Авыл халкының гореф- гадәтләре.
Борнай халкы элек- электән гореф- гадәтләргә милли традицияләргә бай булган. Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр ел саен кабатланып торган.
Борын –борыннан килеп, революциядән соң бераз онытылып торган каз өмәсе, кич утыру, аулак өй, милли традицияләргә туры китереп үткәрелә торган туйлар соңгы вакытта яңадан әйләнеп кайтты.
Революциягә кадәр яшәгән шагыйрьләр иҗатында авыл.
Безнең авыл тарихы борынгы заман тарихы белән бәйләнгән. Без моны Кандалый иҗатында “Сәхипҗамал ” поэмасында күрәбез. Сәхипҗамал Рәҗәп авылының надан егетенә кияүгә чыккан
Борнай кызы. Автор моны ачык картинада тасвирлый.
Берәү карышты Борнайда
Тиз үк кайтты да тормайда,
Елыйдыр, дәхи ерлай да,
Булып мәгълүм, булып мәзлүн...
Сөяген тоз кебек уып
Ки борынын кан илә юып,
Җибәрде ахры куып.
Казандагы Борнай мәчете дә безнең авыл тарихы белән бәйләнгән, чөнки аны төзеткән кешенең 7 буын бабасының исеме Борнайгыл булган. З. Рәмиевның да тормышы да шул ук тарих белән бәйләнгән. Ул Орск сәүдәгәре Борнаевның Мәхүбсә исемле кызына өйләнә.
Чуваш халкының күренекле шагыйре Петер Хузангай авылыбызның түбәтәйле малайларын искә ала.
Туган илем Татарстан,
Синдә үскән чуваш идем
Кабатланмас якты еллар,
Искә төшә һаман минем
Синдә калган сабый чагым,
Истә һаман туган ягым!
Аллы- гөлле түбәтәйле
Якташларым- яшьтәшкәйләр!
Кайда безнең сулар кереп,
Ярда кызынып яткан җәйләр?
Бөек Ватан сугышы чоры.
Ил өстенә дошман явы ябырылгач, бурый башлаган бураларн, чутлап бетерелмәгән өйләрен нечкә билле кара кашлы ярларын, ахак бөртегедәй балаларын, мул уңыш вәгдә иткән кырларын калдырып безнең Татар Борнае авылыннан һәркайсы бөркеткә тиң 130 ир- егет сугышка китә. Шулар арасыннан иң беренчеләрдән булып авылның бердәнбер шоферы Шәйхетдинов Мәүлетгәрәй абый китә. Аңа иртән эшкә барганда сугышка чакыру кәгазе бирәләр, җыеныра ике сәгатҗ вакыт бирәләр. Аны бөтен авыл озатып кала. Аннары бер-бер артлы Сабиров Минзакир абый, Гиниятов Рәхимулла, Гиниятов Хафиз абыйлар китә.
Авылның физик- географик урыны.
Авылның физик- географик урыны үзенчәлекле. Ул Әлки районының көньягына урнашкан. Авыл яныннан Мәләкәс батынкылыгының төньяк чиге үтә. Климаты кискен континенталь диярлек, июль һәм январь айларының уртача температуралар тирбәлеш 32-34 С, ә абсолют температура тирбәлеше
90 С ка җитә. Уртача еллык явым –төшем 420 мм дан ким, ә парга әйләнү күләме 600 мм га җитә.
Авыл ягыннан агучы Атасу инеше кече Чирмешәнгә коя. Авылны көнчыгыштаан күлләр әйләндереп алган: Якты күл, Әйләнмәле күл, Шәриф күле, Алма бакчасы күле, Коры күл, Тирән күл. Блоар барысы да карст күлләре. Кайчандыр бу күлләр урман эчендә булганнар. Сугыш елларнында урманнар мәйданы кимегән, хәзер алар урынына авыл хуҗалыгы җирләре. Туфрак башлыча соры урман туфрагы.
Авылда 120 шәхси хуҗалык, башлыча 470 кеше яши. Хәзерге вакытта халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгылләнә. Иң якын пристань Болгар. Иң якын тимер юл станциясе Норлатка авылдан 80 км. Авылыбызның тирә- ягындагы атамалар кызыклы. Мәсәлән: Кала тау, Суар каенлыгы, Колчура авылы, Писар чишмәсе, Маклашевка атамалары шул чорга карый. 1917 елда Бөек Октябрь революциясе авылга зур үзгәрешләр кертә .Гомер- гомергә авылыбызның крестьяннары үзенә җир булдыру турында хыялланган.
Элекке заманнарда крестьяннарга җир аз тигән, тормыш итәр өчен аннан алынган уңыш кына җитмәгән.Крестьяннар бөтен тырышлыгын куеп үз җирендә эшләгән. Әммә илдәге революция хәлләрне тамырдан үзгәрткән. Большевиклар авыл халкыннан күбрәк һәм арзан хакка икмәк алу өчен иң кулай юл- күмәк хуҗалыклар (колхоз) оештыру дигән фикергә киләләр. Большевикларның бу планы беренче карашка әйбәт сыман күренә. Җирләрне, мал- туарны берләштереп халыкка эш җиңеләер, машина- трактор сатып алып өчен дә мөмкинлекләр ачылыр, муллык артыр дип уйлыйлар. Ярлылар һәм байлар булмас, һәркем тигез булыр дип исәпләнелә.
1929 елда илдә колхозларны күпләп оештыру башлана.1929 елда Татар Боране авылында “Роза колхозы оештырыла. Колхозга иң беренчеләрдән булып Гиниятов Гариф керә. Бер – бер артлы башка кешеләр дә колхозга керәләр. 1958 елда “Роза колхозы “ ”Большевик”колхозына кушылгач та “Путь к комунизму ” колхозы итеп йөртелә башлый.
1988 елда “Путь к комунизму ” колхозыннан “Прогресс” аерылып чыга . Бу колхоз 1991 елга кадәр эшли. Аннан соң колхоз “Якты күл” кооперативы – күмәк хуҗалык итеп үзгәртелә. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Кашапов Фирьяз Фаяз улы. Аның кул астында га җир, 5 эшче эшли.
Авылыбызның атаклы кешеләре.
Мирсәет Сөнгатуллин 1958 елның Татар Борнае авылында Сөнгатуллин Миншәһит һәм Миннегөл апа гаиләсендә 5 бала булып туа. Һөнәр училищесында укып, армия хезмәтенә кадәр төзүче булып эшләргә дә өлгерә ул. Мирсәет хәрби хезмәттән соң, Чаллы шәһәрендә кранчы булып төзелештә эшләп үзешчән сәнгатьтә даими катнашып килә шул урау юллар аша чын сәнгатькә килә. 1995 елда Мирсәет Сөнгатуллинга “Татарстанның атказан артисты”, 1998 елда “Татарстанның халык артисты”, “Россиянең атказанган артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде. Мирсәет Сөнгатуллин - халык җырларын башкаручы җырчы. Халык җырлары белән беррәттән ул замана көйләрен дә җиренә җиткереп башкара.
Мирсәет Сөнгатуллинга
Килә бер көй кырлар, урман шаулап,
Әйләнепләр килә болыннан:
Йөрәк дәвалары ала халкым
Мирсәеттән – җырчы улыннан.
Галәмнең йолдызлары эчендә
Тылсымлы кояшы, бар ае...
Асыл җырчы безгә бүләк иттең безгә,
И мөкатдәс Татар Борнае!
(Бикә Рәхимова)
Туган як туган җир, туган авыл...
Борнаем- туган җирем.
(Фәннүр Сафин шигыре, Мирсәет Сөнгатулин көе)
Борнаемда күлләр дулкынлана
Тибрәнәләр уйчан камышлар
Болыннардан томан булып ята
Балачактан калган сагышлар.
Каршы ала безне алмагачлар,
Җилфердәтеп ап- ак шәлләрен
Ишетәм күк талир тәңкәләрен
Чылтыратып кызлар көлгәнен.
Саумы, диләр, шомырт чәчәкләре.
Урмандагы якты аланнар.
Безне сагыып кына микән әллә
Бөдрә таллар уйга талганнар.
Аларда безнең үткән тарихыбыз, моң- зарыбыз, кайгы- шатлыкларыбыз чагыла. Еллар үткән саен авыллар да үзгәрә: кайберләре зурая, үсә, яңара кайберләре кечерәеп бетүгә таба бара.
Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне билгели. Алар юкка бирелмәгән: бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре кеше исемнәренә, гореф- гадәтләргәбәйле рәвештә барлыкка килгән.
Кеше үзенең үткәнен, мәдәниятен, тарихын белергә тиеш. Тарихыбызның бай, рухи мәдәниятен белү, ул чорның җәүһәрләре белән танышу безнең өчен, милләтебезнең тормынышы хәл ителгән чор өчен аеруча кирәк. Бабаларыбызның гасырлар буе туплап килгән тормыш тәҗрибәсен искә алу, авыр язмышлардан гыйбрәт алу гына милләтебезне саклап калырга ярдәм итә.
За чашкой чая
Зимняя сказка
Как нарисовать зайчика
Заяц, косач, медведь и весна
Снег своими руками