Илебез тарихында онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары мәңге онытмас.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 365.31 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
"Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района
Республики Татарстан"/
"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Сочинение
В наследство – гордая память
Сочинение
Буыннардан буыннарга күчә дан…
Автор: ученица 8б класса
Мухаметова Самира Радиковна/
8нче б сыйныфы укучысы
Мөхәммәтова Самира Радик кызы
Руководитель :
учитель родного языка и литературы
Яннаева Рима Хайдаровна/
Җитәкче:
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Яннаева Рима Хәйдәр кызы
г.Зеленодольск - 2020г.
Яшел Үзән - 2020 ел
Илебез тарихында онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары мәңге онытмас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.
1941 елның 22 июнендә Фашист Германиясе безнең җиребезгә һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш... Нинди коточкыч сүз!Миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Бөек Ватан сугышы чоры халкыбыз өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк һәр милләт кешесе туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.
Безнең ата-бабаларыбыз кайгы-хәсрәт, зур югалтулар, канлы күз яшьләре кичерергә мәҗбүр булды. Без бу авырлыкларны җиңеп, бәхетле һәм тыныч тормыш алып барырга мөмкинлек биргән көчле рухлы кешеләребез белән чиксез горурланабыз
Һәр гаиләнең дә җиңүгә өлеш керткән үз герое бар. Бүген мин сезне гаиләбезнеӊ герое- бабам Мөхәммәтов Мөдәрис белән таныштырасым килә.
Мөхәммәтов Мөдәрис Гәрәй улы 1927 елның 8 мартында Зеленодол районыныӊ кечкенә генә Зур Шырдан дигән авылында туган. 5 классны тәмамлагач, ул укымаган, тимерче булып эшли башлаган. 17 яше тулгач, авылныӊ иӊ тырыш, иӊ чибәр кызы Әминә белән тигез тормыш корып җибәрәләр.
Сугыш башлану сәбәпле, бабам фронтка китә. 17 яшендә ул әле бик яшь егет булуга карамастан, Тын океан флотында хезмәт итә. 1944 елның декабреннән июненә кадәр ул сугыш диңгезчесе, 1945 елның июненнән 1955 елның мартына кадәр инженер була. 1952 нче елда Юдино станциясендә пар поездында янгын сүндерүче булып эшли. Аннары ул локомотив йөртүчесе ярдәмчесе булып эшли, һәм 1973 елда пенсиягә чыга. Бабам яраткан тормыш иптәше Әминә белән берсеннән- берсе матур биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Мөхәммәтов Мөдәрис Гәрәй улы Японияне җиңгән өчен "В.И.Ленинның 100 еллыгы" на юбилей медале белән бүләкләнә. Бабам 1982 елның 10 ноябрендә 55 яшендә безнеӊ арабыздан мәӊгелеккә китеп бара.
Без әби-бабаларыбызныӊ нинди авыр, искиткеч авыр юл үткәннәрен яхшы аңлыйбыз. Алар сугышның утлы мәхшәрен үз җилкәләрендә татыганнар.Сынмаганнар, сыгылмаганнар. Әйе, без аларныӊ ихтыяр көче, Ватанны ярату көче шулай нык булуы белән горурланабыз. Авырлыкларга бирешмәгәннәре, туган як данын яклаганнары өчен чиксез рәхмәтлебез. Алар барысы да үзләренең гражданлык бурычларын ахырына кадәр намус белән үтәгәннәр.
Җир йөзендә яшәүче барлык халыкларныӊ бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең төп бурычыбыз булып, ул еллардагы халыкларныӊ батырлыкларын онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру тора.
Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Меӊ,меӊ рәхмәт аларга! Безнең бәхетле тормышыбыз, азатлыгыбыз һәм имин көннәребез өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң!
Северное сияние
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Рисуем кактусы акварелью
Самый главный и трудный вопрос
Мост из бумаги для Киры и Вики