Сугыш... Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз. Безнең илебез тарихында күп сугышлар булган.Ләкин,иң куркыныч,иң дәһшәтле,иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр..
Сугыш михнәтләре минем гаиләмне дә читләтеп узмаган,әлбәттә.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 20.37 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
"Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района
Республики Татарстан"/
"Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Сочинение
«Великая Отечественная война в судьбе моей семьи»
Сочинение
«Гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы »
Автор: ученица 8б класса
Хайруллина Зарина Линаровна/
8нче б сыйныфы укучысы
Хәйруллина Зәринә Линар кызы
Руководитель :
учитель родного языка и литературы
Яннаева Рима Хайдаровна/
Җитәкче:
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Яннаева Рима Хәйдәр кызы
г.Зеленодольск - 2020г.
Яшел Үзән - 2020 ел
Сугыш... Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз. Безнең илебез тарихында күп сугышлар булган.Ләкин,иң куркыныч,иң дәһшәтле,иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр..
Сугыш михнәтләре минем гаиләмне дә читләтеп узмаган,әлбәттә. Бу турыда
әбием миӊа бик озак итеп, бигрәк тә бабамның ничек дошманнарга каршы сугышуы турында бик күп итеп сөйләде.
Минем бабам, Хөснетдинов Гарәф Гайфетдин улы, 1915 елның 15 октябрендә Яшел Үзән районының Татар Наратлысы авылында туган.1938 елның 14 мартыннан ул Мәскәү шәһәрендә 162 нче укчы батальонында хезмәт итә.Армиядән соң бабам Мәскәүдә яши, машина төзү заводында эшли.
1941 елның 22 июнь иртәсе.Халык тирән йокыда. Беркем дә, хәтта төшендә дә беркемнән бернинди явызлык көтми. Нәкъ шушы вакытта,бөтен җиргә кара кайгы алып киләчәк Бөек Ватан сугышы башлана. Минем бабам сугыш башлануныӊ икенче көнендә үк Мәскәү шәһәренең Беренче май РВК тарафыннан җыелган 1933 нче зенит- артиллерия полкына чакырыла.Ул артиллерия пушкалары һәм зенит җайланмалары төялгән авыр йөк ташый.1941 нче елда Мәскәү өчен барган сугышларда катнаша.1941 нче елның көзендә дошман Мәскәүгә якын ук килә. Бу вакытта бер-бер артлы йөзләгән бомбалар төшә, йортлар җимерелә, авыллар юкка чыга, бик күп кешеләр һәлак була. Көчле бәрелешләрдә безнекеләр бик зур авырлыклар кичерәләр. Әмма немец гаскәрләре безнекеләрне күпме генә измәсен, үтермәсен, авыл-шәһәрләрне көлгә әйләндермәсен, җиңү безнең якта була. Халыклар бердәмлеге җиңүгә китерә.
Минем бабам сугышныӊ башыннан ахырынача үткән. Гомерен дә аямыйча Ватан азатлыгы өчен көрәшкән.Бу куркыныч сугышта бик азлар гына исән кала алган. Бабама да бәхет елмайган- ул исән калган. Аӊа тынычлыкны күрергә,җиӊеп кайткан солдатлар хөрмәтенә яңгыраган бәйрәм салютын күрергә насыйп була.
Бабам «Мәскәүне саклаган өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.1945 елның 19 октябрендә бабам демобилизацияләнә.
Сугыштан соң бабам тагын өч ел Мәскәүдә яши һәм эшли. Шуннан ул әти-әнисе үтенече буенча авылга кайта, чөнки сугышка кадәр әти-әниләре белән бергә яшәгән олы абыйсы һәм энесе фронттан әйләнеп кайтмый-һәлак булалар.
Бабам әти-әнисе янына кайткач, колхозда тракторчы, ревизия комиссиясе рәисе булып та эшли. Бабам әбием белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр.
Бабам 1995 елның 4 августында, 80 яшендә вафат була. Быел аңа 105 яшь тулган булыр иде. Мин бабамны бер генә тапкыр күргәнем булмаса да, аныӊ белән бик горурланам.
Күпме бәла-каза китергән, күпме кешенеӊ гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу канкойгыч сугышны безгә мәӊге онытырга ярамый. Шуӊа да җиңүчеләр буыны төзеп биргән бүгенге ирекле мул тормышта яшәүчеләр, исәннәрнең кадерен белергә, аларга тиешле хөрмәтебезне күрсәтергә бурычлыбыз дип саныйм
Филимоновская игрушка
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Заколдованная буква
Сказка об одной Тайне
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"