УКучыларнын иҗат җимешләре аерым китапчыкка тупланыла.Һәр бәйрәмдә үзебез язган шигырьлщребезне кулланырга тырышабыз.
Вложение | Размер |
---|---|
milltlr_berdmlege.docx | 13.65 КБ |
Милләтләр бердәмле
1. Җыелдык без”Йолдызлык”ка,
Төрле милләт-һәммәбез.
Урыс,чуваш,татар бергә-
Җырлыйбыз һәм биибез.
Бердәм булганда күңелле,
Шаяру,көлүләр дә.
Милләтләрне аермыйбыз
Яшибез бер дәүләттә.
2. Ил башлыклары да өнди,
Дус һәм тату булырга.
Хезмәттә дә сынатмаска,
Һәрчак бердәм булырга.
Нинди милләттән булсак та,
Бер үк җырны җырлыйбыз.
Урыс,чуваш,татар халкын
Һәрвакытта зурлыйбыз.
3. Бүгенге зур бәйрәмебез
Һәркемне таң калдырсын.
Һәр милләтнең үз җимеше,
Алдынгылыкны алсын.
“Йолдызлык”лар күбрәк булсын,
Һәркем сәләтен ачсын.
Бию,җырлау,шаярулар-
Мәңгегә истә калсын.
Әлкием-горурлыгым.
1. Әлки төбәге-матур як,
Һәр кеше сокланырлык.
Кырларында игеннәре
Барчабыз тукланырлык.
2. Районыбыз шәһәр сыман,
Сәгать саен үзгәрә.
Бик күп бакча,йортлар төзеп,
Гөлбакчага әйләнә.
3. Тирә ягы һәр кешенең
Күз яуларын алырлык.
“ Ял паркы”, “Җиңү паркы”н
Күреп хәйран калырлык.
4. Урамнары киң һәм матур,
Яна якты утлары.
Машиналар шаулап үтә,
Ялтырап ята юллары.
5. Һәр ел саен яңа төзелеш-
Мәктәп,өй һәм бакчалар.
Ипотека,программалар
Бик нык эшләп баралар.
6. Яшьләр өчен һәр ел саен,
Төзелә яңа йортлар.
Эшче көчләр күбрәк кала,
Туа сабый балалар.
7. 90 яшьлек Әлки төбәге
Бик күп тапкыр үзгәрде.
Халкыбыз да бердәм яши,
Булса да күп милләтле.
8. Курыкмыйча, горур әйтәм,
Мин-Әлки төбәгеннән.
Уңган,булган,эшчән халык
Чыга Әлки җиреннән!
9. 90 яшь ул-район өчен,
Бик зур вакыт арасы.
Киләчәккә планнар күп-
Исән –сау башкарасы!
МБОУ “Татарско-Бурнаевская ООШ”
Хакимов А.Д. 5 класс.
Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе.
5 сыйныф укучысы Хакимов Алмаз .
Чья проталина?
Финист - Ясный сокол
Развешиваем детские рисунки дома
«Течет река Волга»
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью