“Нур Әхмәдиевнең һәр әсәре ниндидер реаль фактка, тормышта булган вакыйгага нигезләнеп туа. Ләкин язучы, композитор мәгълүм ноталардан яңа көй иҗат иткән шикелле, шушы фактлардан гүзәл сәнгать әсәре мозаикасы төзү сәләтенә ия” (Л.Кәшфи )
Вложение | Размер |
---|---|
tobgebeznen_kurenekle_shhese_n.hmdiev_izhatynda_kutrelgn_problemalar.doc | 66 КБ |
Төбәгебезнең күренекле шәхесе Нур Әхмәдиев иҗатында
күтәрелгән проблемалар.
Сәйфеева Ирада Илдар кызы, Әлмәт шәһәре МАГББУ “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 9 Б сыйныф укучысы
(Фәнни җитәкчесе: Минһаҗева И.Р.)
Теманың актуальлеге: Нур Әхмәдиев – төбәгебезнең күренекле шәхесе. Төбәгебезнең күренекле шәхесләрен өйрәнү бездә милли горурлык хисләре уята. Аның әсәрләрендә төп тема милләт язмышы, әхлаклылык, кешелеклелек, ә бу темалар хәзер бик актуаль.
Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучы Нур Әхмәдиевнең тормышын, иҗатын өйрәнү, әсәрләрендә күтәрелгән төп проблемаларны ачыклау. Уку, анализлау, нәтиҗә ясау, фәнни-тикшеренү, интернет ресурслардан файдалана белү, компьютер программаларында эшләү күнекмәләрен, иҗади фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
Эшебезнең кереш өлешендә Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы турында кыскача гына мәгълүмат бирелә. Төп өлештә аның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр ачыклана. Йомгаклау өлешендә Нур Әхмәдиевнең иҗат эшчәлегенә гомуми нәтиҗә ясала.
Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан республикасының Азнакай районы Әсәй авылында туа. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннары туган төбәгенә кайтып, төрле урыннарда эшли. 60 нчы еллар азагында язучылык эше белән шөгыльләнә башлый. 1980 нче елда “Аһәң” дип исемләнгән беренче китабы чыга. 1984 нче елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы. 1984 елда Н.Әхмәдиев нефтьчеләр башкаласы Әлмәткә күчеп килә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985-1987 елларда, Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укып кайтканнан соң, 1993 елга кадәр Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасын җитәкли. 1994 елның 1 гыйнварыннан Н.Әхмәдиев – “Татнефть” берләшмәсе карамагында үзе оештырып басмага әзерләгән “Хәзинә” исемле газетаның баш мөхәррире хезмәтен башкара.
Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында “Ялкын”, “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”), “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары “Идел” альманахында, “Казан утлары” журналларында еш басыла. Беренче шигъри китабы 1980 елда нәшер ителә (“Аһәң”).
Бүгенге көндә ул – төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. Нур Әхмәдиев – Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хәсәнов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Нур Әхмәдиев әдәбиятта күбрәк шагыйрь буларак танылган кеше. Нур Әхмәдиев шигырьләре тормышка актив мөнәсәбәттә янып, борчылып, сөенеп, сокланып язылганнар. Тапкыр сүз, сыгылмалы, йөгерек уй-хис кешелекле фикер йөген алып килә. Нур Әхмәдиевнең шигъри сүзе ышандыра, рухландыра. Шагыйрь киләчәккә ышаныч, өмет белән яши, иҗат итә.
Бер уйласаң, ышанычтан башка
Булмас иде җирдә бәхет тә, -
дип ул, бик дөрес әйтә.
Туры, тапкыр сүзле шагыйрь кешеләрне гадел булырга чакыра:
Ә дөрестән ничек аерырга
Ярымдөрес, ярымялганны?
( «Ярымдөрес дөреслек»).
Милләтнең бер улы, туган тел язмышы өчен көрәшүче буларак, ул үз милләтенең яшәргә сәләтле икәнлеген көчле оптимизм белән исбат итәргә алына. “Татар яшәр” шигырендә Милләт образы каршы җилләргә бирешмәгән, “кесәләрдә җил уйнаганда” да, алтынга сатылмаган горур зат буларак гәүдәләнә. Автор бу юлы тарихтан да тирәнгәрәк төшеп китә: “Белсен дөнья: татар мескен түгел, Алып батыр безнең токымнан,”- дип шигырьне болай тәмамлый:
Татар бетә, татар бетә, диеп
Йөргәннәрдән тарих көләчәк.
Татар бетмәс, татар чәчәк атар,
Татар яшәр, ишет, Киләчәк!
Татар теленең бөеклеген, шагыйрьләр, галим затлар теле, дипломатлар теле икәнлеген ассызыклый. Татар халкы, аның теле, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып, борчылып яши, аны уянырга, уйланырга өнди:
Халыкларның була аз санлысы -
вак һәм кече түгел,
Хакыйкать гел ачы була -
баллы, төче түгел.
Милләтеннән һәм теленнән
йөз чөергән
Кем буладыр, белмим,
ләкин Кеше түгел!
Тагын бер әсәрендә:
-Якла, егет, якла иманыңны,
Ал азатлык, якла илеңне!
Үткәннәрне якла, киләчәкне,
Динең якла, якла телеңне! –
дип, ялгыш юлга баскан кешеләрне асылына кайтырга өнди.
- Мин – татар! – дия белмисең,
- Я – татарин! – диясең.
Мәнкорт булгач, сөйгәндә дә
Наташалар сөясең, -
дип яза, телен оныта барган яшьләр өчен борчылып.
«Абынсаң - татар икән», «Татарлыктан оялмыйм мин», «Ходайга ялвару», «Мәхрүм калсам», «Болгар хатирәсе», «Ташлар ни сөйли?», «Татар йөрәге», «Мәнкорт», «”Ирекле” коллар» һәм башка шундый шигырьләре, “Рух”, “Чукындыру”, “Ясин чыгам” кебек поэмаларында да милләтебезнең ачы язмышы, тарихы, бүгенге тормышы, проблемалары өчен яну-көю хисләре ярылып ята.
Нур Әхмәдиевнең проза әсәрләре дә байтак. Повесть һәм хикәяләрендә дә ул хисле һәм уйлы шагыйрь булып кала. Әсәрләрендәге геройларның күңел байлыгын, тирән кичерешләрен зур осталык белән күрсәтә, тапкыр сүз, уй-хис, кешелекле фикер ярылып ята. Геройлары - гади, эчкерсез, рыясыз, беркатлы кешеләр, алар тормыштан алып язылган.
“Нур Әхмәдиевнең һәр әсәре ниндидер реаль фактка, тормышта булган вакыйгага нигезләнеп туа. Ләкин язучы, композитор мәгълүм ноталардан яңа көй иҗат иткән шикелле, шушы фактлардан гүзәл сәнгать әсәре мозаикасы төзү сәләтенә ия,”- дип язды Л.Кәшфи дә аның иҗатына бәя биреп. Үзе белгәнне, үзе күргәнне, кичергәнне бик ихлас күңелдән сөйли. Аларның күбесе балалар өчен язылган булса да, зурлар өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч. Нур Әхмәдиев балаларның логикасын, психологиясен, холык-фигылен нечкә төсмерләп, тирәнтен аңлап яза. Балалар теле, уе аша зурларда булган кимчелекле яклар, тормыштагы җитешсезлекләр тәнкыйтьләнә, ничектер турыдан-туры әйтелми, бераз көлеп, шаяртып, юмор аша, чынбарлык балалар теле белән ярып салына. Һәр әсәр безне шәхес буларак үстерә, әхлакый яктан камилләштерә, бездә гуманистик карашлар уята.
Балаларның үз-үзләрен тотышларында очраган кимчелекле яклар белән беррәттән, зурларның авыр заманнарда да үз-үзләрен тотышлары мактала, зурлана, аларның киң күңелле, олы йөрәкле булулары ачыла, әсәрләрендә элекке кешеләрнең бала тәрбияләү алымнары чагылыш таба. “Минем туган көн” әсәрендә, бер якта, туган көнгә кызларны дәшмичә, малайларны гына чакырган Әдип, икенче якта, тормыш авыр булу сәбәпле, улларының туган көнен дә оныткан, туган көнгә ашарга да әзерләп куймаган әти-әни. Әдип – лирик герой бу проблеманы оста чишә, ул беркемгә дә үпкәләми, әнисенең яшереп саклаган “запаслары” белән кунакларны сыйлый, кинәт кенә кайтып кергән әнисе ачуланыр дип уйласа да, әнисе аларга бер сүз дә әйтми, киресенчә, аларны яңадан коймак белән сыйлап чыгара. Әдип тә, малайлар да үзләренең ялгышларын аңлыйлар. Туган көннең иң истәлекле бүләге – кулъяулык. Ул - балачак истәлеге, күңел сере, ярату, якын күрү билгесе. Шул аның күңел хатирәләрен яңарта да инде. Бу хикәя безне үзебезне ничек тотарга, дус, тату яшәргә, тормышның матурлыкларын күрә белергә өйрәтә. Хәзерге көндә туган көн ничек үткәрелә? Язучы чагыштыру, уйлану өчен дә җирлек тудыра.
“Ана” һәм “Поезд” хикәяләрендә ана һәм бала мөнәсәбәтләре, ана исеме белән бәйле проблемалар күтәрелә. Бер-берсенә каршы куелган Ана образлары калка. “Ана” хикәясенең герое Факия тумыштан сукыр ятим баланы үз баласы кебек тәрбияләп үстерә. Ана белән бала арасында шулхәтле якынлык, үз итү, бер-берсен аңлау ята. Әле кайберәүләр үз балаларыннан да баш тарта... Ә Факия шушы баланың бәхете бәрабәренә кияүгә дә чыкмаган, яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан. “Ир назын тоеп карамаган, кыз көенә картайган бу кеше Ана дигән бөек исемгә лаек түгелмени? Лаек, йөз тапкыр, мең тапкыр лаек...,” – дип автор геройга соклануын белдерә. “Поезд” хикәясендәге ана, киресенчә, үз баласын калдырып, ташлап киткән, ул үзе, үз бәхете турында гына уйлый. Бала өчен, нинди булса да, ул – Әни. Малай әнисен көтә, сагына, поездга утырып, әнисе кайтып төшәр кебек тоела, поезд тавышы килгән саен өметләнә. Ләкин әнисе кайтмый да кайтмый, малайның күзендә яшь тамчылары ялтырый... Ә бу кеше әни исеменә лаекмы соң?
“Чалбар” хикәясендә олылар, миһербанлылык, игелек турында онытырга ярамау мәсьәләсе күтәрелә. Әле шундый авыр заманнарда, алмашка кияргә чалбар булмаган чакларда да, кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булганнар. ...Укытучы апасы аңа чалбар юнәтеп китергәч, малайның сөенүләре... Укытучы апасы гозер белән килеп киткәч, туган истәлекләр авылда председатель булып эшләүче Рахманны уйланырга мәҗбүр итә. Шушы колхозда эшләп картайган, сугыш чорында чәчүлек орлык ташыган Зәлифәттәйнең өенең рәте беткән. Билгеле, җитәкче кешенең аннан башка да проблемалары җитәрлек: план артыннан куарга кирәк, тегесе-бусы бар. Ләкин Рахман: “Олыларга ярдәмне иртәгәгә калдырмаска кирәк...” - ди. Өлкәннәр, ветераннар турында вакытында кайгыртырга онытмыйк, үкенерлек булмасын – бу әсәрнең төп фикере менә шул, бу тема хәзер дә бик актуаль.
“Сер” хикәясендә - укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләре. Укытучы Сания апа йөрәк авыруыннан авырып үлә. Галимшин бу үлемдә үзен гаепли, чөнки апалары, ул үзен дәрестә тәртипсез тотканнан соң, авырып китә. Малай көн саен зиратка йөри, әйбәт укый башлый, аны вөҗданы борчый, ул хәтта авырып хастаханәгә дә эләгә. Әйе, укытучы укучының һәр сүзен, һәр кыланмышын йөрәге аша үткәрә, аларга карата мәрхәмәтлерәк булыйк диясе килә авторның.
“Кыен профессия” хикәясе дә укытучы хезмәте белән бәйләнгән булса да, монда әдип авыл җирлегендәге тормышның, бер генә вакыйганың да, бәйрәмнең дә аракыдан – “зәмзәм суыннан” башка бармавына борчыла.
“Булышырга кайттылар” юмористик хикәясендә төп тема: әти-әнигә булышу, алар турында онытмау. Шәһәрдән, оныкларын иртеп, уллары Рамазан инде картайган әти-әнисенә “булышырга кайта”. “Сиксән генә чакрым торсалар да, өч елга бер генә” кайткан улларын ата-ана бик сөенеп каршы ала, әтәч тә, сарык та суела. Ләкин булышырга кайткан малай гына эшләргә ашыкмый, монда да шул көн дә бер очрашу, кунак сыйлау аракыга барып тоташа, икенче көнне баш авырта, бернәрсә дә эшлисе килми. Шулай бер-берсенә ошаган атнадан артык вакыт узып китә, улларының шәһәргә, эшкә китәр вакыты да җитә. “Ниләр эшләдегез соң?” – дип сораучыларга оныклары турыдан дөресен ярып сала: “Әбика белән бабайның петух белән сарыгын... ашадык!” – дип җавап бирә.
“Татар фамилияле урыс” хикәясендә катнаш никахларның нәрсәгә китерүе күтәрелә. Мөгамбәр Ибраһимов Тамара исемле рус кызына өйләнә. Ләкин татарга кияүгә чыкса да, Тамара гаиләдә “татарча бер сүз дә ычкындырмый”. Иренең әнисе моңа бик нык рәнҗи. Балаларына рус исемнәре куша. Мәхәббәтләре көчле булгангадыр, башта әйбәт кенә яшәгән гаиләдә соңрак тавыш чыга башлый. Тамара почмакка Мәрьям ана сурәтен, Мөгамбәр моңа каршы ишек башына Аятел-көрси язылган шәмаил элеп куя. Шуннан китә төрле каршылыклар. Аерылышалар. Гаиләдә балалар русча гына сөйләшә башлыйлар. Шулай итеп, дөньяда “татар белән урыстан туган Михаил Мөгамбәр улы Ибраһимов исемле тагын бер чеп-чи урыс барлыкка килде”, - дип яза автор.
Татар фамилияле урысның язмышы тагын да аянычлырак. Урыс хатыны, аны санламыйча, өстеннән йөри башлый. Шулай ул, хатынының сөяркәсе тырышлыгы белән, юләрләр йортына эләгә. Аннан чыккач, аракы белән дуслаша. “Җәрәхәтле җанына онытылу китерә аракы. Ләкин аны тикмәгә генә яшел елан димәгәннәр...” Аракы аны һәлакәткә якынайта. Ул “сары йортка” тагын, тагын эләгә һәм шунда үлә. “Рухына мәчеткә барып дога кылучы да, чиркәүгә кереп шәм яндырып куючы да булмады”, - дип автор безне кисәтә кебек: тормыш коруга җаваплырак карагыз, катнаш никахлар менә нинди аянычларга китерергә мөмкин. Үзегездән туачак балалар кем булыр: татармы, русмы? Әсәрдә шулай ук мәхәббәткә тугрылык һәм хыянәт, сафлык, пычраклык, мәрхәмәтлелек һәм әшәкелек капма-каршы куела.
Нур Әхмәдиев табигатьне саклау темасын да күтәреп чыга. Мәсәлән, “Күгәрченкәй көнбагыш ярата” хикәясендә төп герой Маһирә апа канаты сынган чәүкә баласын өенә алып кайтып, кыш буе үзендә тәрбияләп, канатын дәвалап тора. Кызына да моның белән бик яхшы үрнәк күрсәтә. Кош күп кенә зыян, уңайсызлыклар тудырса да зарланмый. Ә менә “Өянке” хикәясендә сурәтләнгән Биктаһир, дуамалланып, өянке агачын кисеп аударуы аркасында, тынычлыгын югалта. Кыш көне адашып, шул өянке төбендә кар астында калып, чак кына үлми кала. Картаеп беткәч тә, өянке аның төшләренә керә. Аны күңел газабы, үкенү хисе борчый. Бары шушы өянке төбеннән өч яшь агач үсеп чыгуын күргәч кенә тынычлана.
Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Н. Әхмәдиев иҗатының төп темасы – әхлаклылык. Ул иҗаты аша укучыларын һәрьяклап тәрбияли, тормыш, яшәү мәгънәсе турында уйланырга, туган иленә, теленә, иманына тугрылыклы калырга чакыра:
«Соң сулышка кадәр халкың белән
Аерылмас булсын үз юлың,» – дип, васыятен белдерә.
Көндәлек тормышта да ул - җитди, кеше хәленә керә белүче эшлекле, кешелекле шәхес. Әдип үз хыялларына, үз максатларына тугрылыклы калып яши.
Әле ярый Кеше булганмын,
Әле ярый шундый булганмын.
“Чыннан да, кем генә сүз башламасын, Нурның олы иҗатына параллель итеп аның олы йөрәген куя. Нур Әхмәдиевнең тормыш кредосы, ягъни кыйбласы да шундый.” (Асия Юнысова, журналист, шагыйрә, 2003)
Кулланылган әдәбият:
Мост Леонардо
Притча о гвоздях
Кактусы из сада камней
Нарисуем попугая цветными карандашами
Рисуют дети водопад