Г.Ибраһимов – иң беренче чиратта, бай мирас калдырган язучы, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга нигез салучыларның берсе. Г.Ибраһимов үзенең беренче хикәяләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы шәхесләрнең образларын тудырырга омтыла. Мәсәлән, “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” (1907) хикәясендә белемгә омтылган шәкертнең, укыту тәртипләренә риза булмыйча, мәдрәсәдән куылуы сурәтләнә. Реаль тормыш белән килешмәүче шәхес образлары “Яз башы” (2011), “Диңгездә” (2011), “Сөю-сәгадәт” (2011), “Уты сүнгән җәһәннәм” (1912) әсәрләрендә дә иске тормышны кире кага, романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыга, ирек тели.
Вложение | Размер |
---|---|
g.ibrahimov_hikyalrenen_uzenchleklre.doc | 78 КБ |
Министерство образования и науки Республики Татарстан
ГАОУ ВО «Альметьевский государственный институт
муниципальной службы»
Республиканский конкурс “Лучшая научно-исследовательская работа по творчеству Г.Ибрагимова”, приуроченному к 130-летию со дня рождения татарского писателя, языковеда и общественного деятеля Г.Ибрагимова
«Галимҗан Ибраһимов хикәяләренең үзенчәлекләре»
Эшләде:
Сәйфеева Ирада Илдар кызы,
Әлмәт шәһәре МАГББУ
“16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
9 Б сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы,
Әлмәт шәһәре МАГББУ
“16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек:
Эшнең актуальлеге:
Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты тарихына зур өлеш керткән әдипләрнең берсе. Аның тууына быел - 130 ел. “...зур талантлар, классик язучылар, бай иҗатлар турында һәр чор, һәр буын үз сүзен әйтә, аларга карата үзенең мөнәсәбәтен билгели. Мондый тарихи шәхесләр рәтенә керү үзе генә дә язучының олылыгын, үлемсезлеген күрсәтә. Г.Ибраһимов – әнә шундый әдипләрдән,” – дип яза Мансур Хәсәнов. Шуңа күрә без дә, аның әсәрләрен укып, үз фикеребезне белдерергә булдык.
Эшнең төп максаты һәм бурычлары:
Галимҗан безнең прозада
табигатьне иң күп һәм иң оста
кулланучы художник иде...
(Ә.Еники)
Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты тарихына зур өлеш керткән әдипләрнең берсе. Ул - 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап, 350ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы. Шушы хезмәтләре аның күркырлы эшчәнлек алып барган шәхес булуын күрсәтә. Ул язучы гына түгел, галим, тарихчы, тәнкыйтьче, телче, педагог, журналист, публицист, оештыручы, җәмәгать эшлеклесе, күп кенә әдипләрнең остазы да була.
Г.Ибраһимовның шундый зур шәхес булып китүенә, зур уңышларга ирешә алуына нәрсә этәргеч биргән соң?
Беренчедән, әти-әнисе дә укымышлы, заманы өчен алдынгы карашлы кешеләр була. Галимҗанны укытырга, кеше итәргә тырышканнар. Хезмәт сөючән булып үсүенә басым ясаганнар.
Икенчедән, Г.Ибраһимовның туган авылы Солтанморат табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Галимҗанның туганы: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?”- ди. Кечкенә Галимҗан су буенда коена, балык тота, болыннарда уйный, урманга йөри.Әтисе аның ат ярата, ат асрый. Галимҗан да башка малайлар кебек ат сакларга йөри. Шулай итеп, Г.Ибраһимов табигатьтән илаһи көч, хисләр алган. Аның әсәрләрендә без табигать күренешләрен, хыялый хис-тойгылар чагылышын күрәбез.
Өченчедән, данлыклы “Галия” мәдрәсәсендә уку һәм эшләү булачак әдипнең үз тормышына да зур үзгәрешләр керткән, әдәбиятка тартылуына уңай йогынты ясаган. Әдип юкка гына “Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем” (“Көтүчеләр”) дип язмаган. Нәкъ менә шушы чорда аның беренче әдәби әсәрләре – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы»(1907), «Татар хатыны ниләр күрми» (1909) һ.б. хикәяләре дөнья күрә.
Дүртенчедән, аның иҗади эшчәнлеге давыллы елларда (1905-1907) башлана. Бу чор аңа кешеләрне, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Шуның өстенә ул үзлегеннән дә күп укый. Бу турыда: “Ибраһимов шәхесенең мөһим сыйфаты – тирән белемле, киң эрудицияле булуы, гомере буе үзлегеннән укуы, белемен даими рәвештә тулыландырып торуы...” – дип яза М.Хәсәнов үзенең истәлекләрендә.
Г.Ибраһимов – иң беренче чиратта, бай мирас калдырган язучы, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга нигез салучыларның берсе. Г.Ибраһимов үзенең беренче хикәяләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы шәхесләрнең образларын тудырырга омтыла. Мәсәлән, “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” (1907) хикәясендә белемгә омтылган шәкертнең, укыту тәртипләренә риза булмыйча, мәдрәсәдән куылуы сурәтләнә. Реаль тормыш белән килешмәүче шәхес образлары “Яз башы” (2011), “Диңгездә” (2011), “Сөю-сәгадәт” (2011), “Уты сүнгән җәһәннәм” (1912) әсәрләрендә дә иске тормышны кире кага, романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыга, ирек тели.
“Уты сүнгән җәһәннәм” хикәясенә тукталыйк. Хикәядә лирик геройның эчке хис-кичерешләре каршылыкта бирелгән. Тыныч кына бер авылда гади бер мулла булып эшләп яткан Садыйкның бөтен күңелен кузгаткан кеше – Гыйльман Каһиров. Кайчандыр шушы бай шәкертләргә хезмәт итеп яшәгән, кимсетелүләргә дучар булган малай бик үзгәргән. Ул да шушы тәртипләргә риза булмыйча, мәдрәсәдән китә, күп авырлыклар белән булса да, Мәккәгә бара, Истамбулда укый, Россиягә кайтып, мөгаллимлек итә, шул акчага тагын русча да укырга тотына. Менә хәзер аны күреп Садыйк шакката: “Ул бөтенләй икенче кеше булган - ул ачык, ул мәдәни, ул белемле.” “Ул алдагы көннәргә бөтенләй икенче төрле карый... Ул ерак, югары карый һәм алга омтыла... хәяттан алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара...” Ә Садыйк үзенең бөтенләй тормыштан артта калганын, надан булуын аңлый. Төшенкелеккә бирелә. Үзен “уты сүнгән җәһәннәм”дә итеп хис итә. Ә бит лирик геройның да хыялы - киләчәктә зур бер галим яки халык бәхете өчен көрәшүче буласы килү теләге булган... Геройның күңел кичерешләрен автор табигать күренешләре белән чагыштырып бирә: “Бүген көн буена аяз булды... Дөнья рәхәтләнде, көлде... ләкин бу бәхет озакка бармады, кичкә таба болыт чыкты. Дөньяны яшен-гөрелте, ут, куркыныч, караңгылык каплады. Яңгыр башланды...” Лирик герой үзенең эчке халәтен, тормышыннан канәгатьсез булуын, моннан чыгу юлының юклыгын – “тәмуг” белән тиңли, “гүя мин, нурдан егылып, чиксез караңгы төнгә, түбәнгә, коточкыч аска киткәнмен дә, шуны аңлап кабат өскә чыгарга талпынам, ләкин куәт юк...”
Г. Ибраһимов бүген дә бу әсәре белән яшьләрне белемле булырга, үз уй-хыялларыңны ничек тә тормышка ашырырга тырышырга, моның өчен ныклы ихтыяр көче булдырырга, һәрвакыт белемне арттырып, укып торырга, тормыштан артта калмаска чакыра кебек. Бары шул вакытта гына бәхетле булып була.
Хикәядә авторның табигать күренешләренә, пейзаж, тәмуг, җәһәннәм кебек символикаларга мөрәҗәгать итүе хикәянең психологик пафосын көчәйтә. Җил-давыл, яшен, күк күкрәү кебек күренешләр (романтик алым) әсәрдәге вакыйга һәм персонажлар кичерешенә аваздаш булып килә. Нәтиҗәдә, Галимҗан Ибраһимовның геройларының рухи дөньясына үтеп керү мөмкинлеге, табигатьне җанландыра алу осталыгы ачыла.
Г.Ибраһимов образлары көчле характерлы, алар татар халкының тормышыннан, сәяси хәленнән риза түгел, аның тарихи язмышы өчен борчылалар. Бу бигрәк тә “Диңгездә” хикәясендә чагыла. “Диңгез”, “кораб” - символик образлар. Андагы геройлар колониаль тормышның тар кысаларыннан котылырга, милли азатлыкка, рухи иреккә омтылалар. “Яшисе, мең, миллион еллар яшисе килә. Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән. Матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә,” – ди хикәянең төп герое. Яшәү мәгънәсе турында уйланулар, кешенең эчке кичерешләре табигатьтәге үзгәрешләр аша җанлы сурәтләрдә бирелә.
«Карт ялчы» (1912), «Көтүчеләр» (1913) – реализм белән романтизмның бергә катнашып яшәвен чагылдырган әсәрләр. Бу чорда язучының сәяси карашларында җитди үзгәрешләр барлыкка килә. «Тормыш төбендә» яшәүче образларны бирүдә кискен борылышлар ясала.
“Кар ялчы” хикәясенең төп образы ялчылыкта гомере үткән Шаһи карт, аның әңгәмәдәше Сәфәр – реаль типлар. Тормыш дулкыны белән кагылган ялчы Шаһиның газабы, аның рухын чолгап алган ризасызлыгы моңлы җыр ташкыны булып кайный. Бары аның: “Юк инде, бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек, балам”, - дигән офтанулы сүзләре хикәягә эпиграф итеп куярлык, һәм ялчы картның бу гыйбрәтле сүзләре, әсәрнең реаль нигезен ачып җибәрә.
“Көтүчеләр” хикәясенең төп герое Әптерәш картның язмышы да Шаһи картныкына бик охшаш. Гомер буе көтү көткән Әптери карт юньле-башлы тормыш күрмәгән. Автор шушы чорның реалистик ачы тормышын, «караңгылыгын» сурәтли. Түбә-кыексыз, кызыл балчык белән сыланган читән өй, җир идән, ачсаң ябылмый торган ишек, карындык тәрәзә, сәке... Әтинең “ниндидер авыр кайгы белән моңаюлары – минем йөрәгемдә мәңге таралмаслык рәвештә агулы кан булып урнашып калганнар...” Лирик геройның әтисе язмышы өчен эчке хис-борчылуы, йөрәк ярасы шундый сурәтләр белән бирелә. Көтүче хезмәтенең авырлыгы, бигрәк тә бала кешегә иртән торулары тәмуг белән бер. Әптери карт гомер буе кешегә эшләп йөрсә дә, авыргач, соңгы көннәрендә өйдән-өйгә чиратка салынып, “...берәүнең мал өендә, сәке астында, бозаулар арасында” соңгы сулышын ала. Автор монда да метафоралар куллана. Үлем – “кара урман”, “караңгы төн”, “караңгы баз”.
Ә менә улы Вахит шушы көтүчегә капма-каршы куела. “Ярлы тәкәббер” кушаматы тагылган Вахит бәхет, рухи азатлыкка омтылучы, тормышның, авылдашларының гаделсезлеге һәм мәрхәмәтсезлегенә баш күтәрүче романтик герой буларак ачыла. Герой үзенең тормышыннан риза түгел, шуңа күрә бәхет эзләп, билгесез язмышка атлый. Атасын авыру килеш калдырып, авылдан чыгып китә. Ата тарафыннан каргалган, милләтеннән ваз кичкән инсафсыз Вахитның кыйбласы билгесез. Ләкин аның вөҗданы газаплана: “хыялым бозылды...җанымны бер сызлану, әрнү, хурлану басты...Йөрәгем ачулы бер хәсрәт белән суга башлады.” Әтисе турында һаман уйлый, аның өчен үч алу тойгысы кичерә. Ләкин ул тынычлана. Чөнки ул яхшы кешеләр янында. Аның саташулы җанына Христос белән рус карты ясалган рәсем-картина, музейга барып һаман карый торгач, юанычы, һәм таянычы булып әверелә. Монда тагын автор “ак” төсләр куллана. Яшәү – ул киләчәккә өмет, ышаныч. Табигать тә матур. “Кояш көлә...Чәчәкләр елмая...” “Ник кан түгәргә?” Авторның хис-тойгылары образның уйлары аша бирелә. Ничек тормышны үзгәртергә? Шаһи һәм Әптериләрнең тормышын ничек яхшыртырга? Автор адәмнәрнең бәхетсезлеге, аларны ничек рәхәткә чыгару турында уйлана башлый, галимнәргә, философларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. “Дөнья шундый матур, без ник болай бәхетсез соң Ходаем!!”
Табигать күренешләре геройларның психологиясен ачу, киләчәк язмышларына ишәрә итү яки вакыйгаларга гади фонд бирү өчен кулланыла. Вахитның эчке кичерешләрен биргәндә язучы Гайсә Пәйгамбәр сурәтеннән дә оста файдалана. Әсәрнең исеме дә үзенчәлекле. Аңа ике мәгънә салынган. Беренчедән, көтүчеләр – туры мәгънәдә кулланыла. Икенчедән, ул – метафора, көтүчеләр – укымышлы кешеләр, әйдәп баручылар, гыйлем ияләре һ.б. Аларны әдип менә шушы фаҗигале тормышта үлгән Әптери карт язмышы өчен җавапка чакыра кебек.
“Табигать балалары” (1914) хикәясендә элеккеге авыл тормышы сурәтләнгән. Яшьләрнең иген уру, печән чабу кебек эшләрдә өмәләргә йөрүләре, шунда бер-берсе белән танышулары, уен-көлке, дәртле хезмәт тасвирлана. Өмәләрдә дуслык, батырлык, осталык, уңганлык сыйфатлары чагылдырыла. Шундый эссе озын көннәрдә дә, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнүләренә карамастан, яшьләр көчле рухлы булуларын күрсәтәләр: ураза тоталар, уразаларын бозмыйлар, мәхәббәтләре өчен көрәшәләр, сүзләрендә торалар. Хикәядә мәхәббәт, бәхет, гаилә, өй торгызу, мал-туар тоту, әти-әниләр турында кайгырту, балалар үстерү, тырыш хезмәт, гаилә кору мәсьәләсендә җаваплы караш, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау проблемалары күтәрелә. Г.Ибраһимов кешеләрнең тормышы аша табигатьнең матурлыгын күрсәтә. Кешеләр дә – табигать балалары. Аларның да, гаилә корып, бәхетле яшәргә хаклары бар.
“Сөю – сәгадәт” хикәясендә лирик геройның гомер, яшьлек, картлык, беренче мәхәббәт турындагы уй-хыяллары бирелә. “Хыялларым – тирән, аның тудырган уйлары авыр һәм борчулы.” Хикәяләүче гомер узып бара дип кайгыра. Тормышыннан ямь тапмаганда, үткән гомерен, яшь чагын искә төшерә. “Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар...” Ул үзенең тормышын кояш белән чагыштыра: “...ул акрын, әмма туктаусыз рәвештә ерак вә югары күккә карап юл тота. Үткән һәрбер минут аның урынын югарылата, куәт һәм матурлыгын арттыра бара.” Кеше гомере дә шулай. Ул да һаман саен “алга һәм югары атлый”. Кояш баеган кебек, олыгаеп барганда, “әкрен генә бетеренә”. Шул минутларда кеше үзенең үткән гомерендә булган иң кадерле, иң бәхетле (сәгадәтле) минутларын хәтерендә барлый. Ул - тәүге мәхәббәт, сөю хисләре. Башка бәхет-сәгадәтләр “йолдызлар” белән чагыштырылса, ә беренче мәхәббәт – “ олуг кояшка охшый”.
Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов - зур талант иясе, милли әдәбият нигезләрен салучы. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан язучының бу әсәрләре сурәтләү чараларының байлыгы, психологик тирәнлек, табигать күренешләрен тасвирлау осталыгы белән аерылып торалар. Аларда романтик рух белән сугарылган реалистик күренешләр чагыла.
Әйткәнебезчә, Г.Ибраһимов иҗатының башлангыч чорында язган хикәяләрендә романтик алымнар кулланса да, тормыштагы реаль күренешләрне сурәтли, укучыларын тормыш, бәхет, яшәү мәгънәсе, киләчәк турында уйланырга, ышаныч һәм өмет белән яшәргә чакыра. Шуңа күрә бу әсәрләр хәзер дә бик актуаль, алар сине ниндидер хыял дөньясына, эчке уй-хисләргә, романтик кичерешләргә алып кереп китә.
“...Галимҗан безнең прозада табигатьне иң күп һәм иң оста кулланучы художник иде. Шуңа күрә дә аның әсәрләре шигърияткә бай. Ниһаять, ул диалог формаларын төрләндерә, эчке монологларга күп урын бирә, хикәяләүне һәрвакытта киеренке-хәрәкәтчән итеп алып бара. Шуңа күрә аның әсәрләре укучыны бер эләктереп алгач ычкындырмыйлар инде...” Әмирхан Еникинең бу сүзләре - безнең фикерләрнең дәлиле.
Г.Ибраһимов – татар әдәбияты тарихында җуелмас эз калдырган бөек шәхес. Тормышы авыр, фаҗигале хәлләрдән торса да, ул һәрвакыт киләчәккә өмет белән, “...хакыйкать кайчан да булса өстенлек алыр”, дигән ышаныч белән яши. “Партия каршында, халык каршында һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер. Галимҗан Ибраһимов.” Язучы вафатыннан соң, төрмә камерасындагы тумбочка ишегенең эчке ягында шундый язу табыла...
Кулланылган әдәбият:
Хитрость Дидоны
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Сказка "Колосок"
Снег своими руками