Калуга өлкәсе Износковск районы Кононово авылында Туганнар каберлеге өстенә куелган һәйкәл. Бу каберлектә Әлмәт районы Бигәш авылыннан Кәримов Кәрим Кәрим улының да исеме бар. Бабам, Бөек Ватан сугышы елларында шушы районны азат итүдә катнашып, батырларча һәлак була. Туганнар каберлегенә күмелә. Хатыны Кәримова Гайникамал өстендә 5 бала кала... Шуларның берсе минем әбием. Ул, әтисенең каберлегенә барып, чәчәкләр кую һәм аның рухына дога кылу бәхетенә иреште.
Вложение | Размер |
---|---|
babam_beln_gorurlanam.pptx | 2.78 МБ |
Слайд 1
Калуга өлкәсе Износковск районы Кононово авылында Туганнар каберлеге өстенә куелган һәйкәл. Бу каберлектә Әлмәт районы Бигәш авылыннан Кәримов Кәрим Кәрим улының да исеме бар. Бабам, Бөек Ватан сугышы елларында шушы районны азат итүдә катнашып, батырларча һәлак була. Туганнар каберлегенә күмелә. Хатыны Кәримова Гайникамал өстендә 5 бала кала... Шуларның берсе минем әбием. Ул, әтисенең каберлегенә барып, чәчәкләр кую һәм аның рухына дога кылу бәхетенә иреште. Эшләде: Мөхәмәдиева Н. Н., Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең 10 А сыйныф укучысы (Фәнни җитәкчесе: Минһаҗева И.Р.) Бабам бел ән горурланам Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. Фатих КәримСлайд 2
Мәг ълүмати -аналитик проект эше алдына куелган про блема: Нәселебез тамырларын өйрәнеп, бабамның Бөек Ватан сугышына керткән өлешен ачыклау. Эшебезнең максаты: Сугышның кешеләргә күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре китерүен күрсәтү. Башка сугышлар булмасын, илдә һәрвакыт тынычлык булсын дигән теләк, патриотик хисләр уяту. Бурычы: Комп ьютер программаларында эшләргә , куелган проблеманы чишәргә , эзләнергә , материалларны тәртипкә салырга , нәтиҗә ясарга өйрәнү .
Слайд 3
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе . Фатих Кәрим
Слайд 4
1941 елның җәе . Тыныч иртә . Бөек Ватан сугышы башлана . Чик баганаларын аударып , дошман безнең туган җиребезгә аяк баса. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакыра . Безнең Татарстаннан да илебезне сакларга 560 меңнән артык кеше күтәрелә .
Слайд 6
Һәм халкы алдында ант итә : Юлбасарлар таптый җиребезне , Ватан сугышына мин китәм . Менә – балам. Син әнкәсе аның Балабызны тотып ант итәм . Синең өчен , шушы балам өчен , Нәслем өчен , туган ил өчен , Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм . Ф.Кәрим .
Слайд 7
Якташларыбыз фашистик илбасарларга каршы үз-үзләрен аямыйча сугышалар , тылда да батырларча хезмәт итәләр , явыз дошманны җиңүгә бөтен көчләрен бирәләр . Безнең Татарстанның 100 меңнән артык кешесе Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән кыюлык һәм батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә , 200дән артык кешегә Герой исеме бирелә , ә 50 кеше Дан орденының тулы ковалеры була . “ Татарстанда туган сугышчылар арысланнар кебек сугышалар ”, - ди маршал И.С.Конев , безнең якташларыбызга сокланып .
Слайд 8
Сугыш турында , П.М.Гаврилов , Г.Гафиятуллин , М.Сыртланова , М.Девятаев , М.Җәлил һ.б . каһарман якташларыбыз турында мин китаплардан укып , кинолардан карап , кешеләрдән ишетеп тә беләм . Без бу Геройларның исемнәрен онытырга тиеш түге л !
Слайд 10
Әйе , үз илеңә хезмәт итү , авырлык килгәндә , аны дошманнан саклау , яклау , аның ышанычын аклау - һәр кешенең изге бурычы . Минем бабам да Туган ил, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үти . Үзенең балалары , оныклары , оныкчыклары бәхетле булсын өчен , илебезнең тынычлыгы , иминлеге өчен , фашистларга каршы көрәшкә күтәрелә . Аның исеме – Кәримов Кәрим Кәримович , ул 1897 елда туа . Сугышка кадәр Әлмәт районы Бигәш авылында яши . Сугыш башлангач , үзенең ир туганнары белән бергә фронтка китә . Хатыны – Кәримова Гайникамал өстендә 5 бала кала… Шуларның берсе минем әтиемнең әнисе – әбием , Мөхәмәдиева Җәмилә Кәрим кызы .
Слайд 11
1941 елның 6 октябрендә Калуга өлкәсе Износковск районына фашистлар басып керә . Фашистларга каршы авыр сугышлар бара. Безнең сугышчылар районны саклауда , аны азат итүдә ныклык һәм батырлык күрсәтә . Алар бөтен көчләрен куеп көрәшәләр , “ Туган илебез өчен !”, “ Туган җиребез өчен !” – дип , күбесе шунда батырларча һәлак була . Бик күп кан коела . Авыл-районнар берничә тапкыр кулдан-кулга күчә . Бу сугыш ел ярым (18 ай) дәвам итә . Ниһаять , 1942 елның 13 августында 110 укчы дивизиясе фашист илбасарларын Износковск районыннан куып чыгара ...
Слайд 12
Без сугыш батырларының исемнәрен онытырга тиеш түгел! Мәңгелек дан аларга!
Слайд 14
1950-1960 нчы елларда батырларча һәлак булган солдатларны Степанчики авылыннан Кононова авылына күчереп күмәләр . Ә 1962 елда Туганнар каберлеге өстенә истәлек һәйкәле куела . Анда Совет солдаты, уң кулына каска тотып , горур басып тора. Каһарман солдатлар каберлеге металл рәшәткә белән әйләндереп алына . Бу каберлектә барысы 663 сугышчының исеме язылган . Алар арасында минем бабам - Кәримов Кәрим Кәрим улының да исеме бар.
Слайд 16
Нәтиҗә : Шулай итеп , минем карт бабам сугыштан әйләнеп кайта алмый , шунда башын сала. Илебез өчен , безнең бәхетебез , киләчәгебез өчен барган сугышларда үзенең гомерен бирә . Ул – герой. Геройларның исеме мәңгелек . Мин бабам белән чиксез горурланам һәм аны беркайчан да онытмам .
Слайд 17
Әлмәттә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга монумент
Слайд 18
Әйе , Бөек Ватан сугышында күпме гомерләр өзелә , ятимнәр кала, күпме кеше хәбәрсез югала , ә күпме ир-егет фашист конслагерьларында газаплана , үтерелә . Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яулана . Тормыш дәвам итә . Сугыш чорында ятим калган балалар үсә . Тыныч , рәхәт тормыш килә . Ләкин тол калган хатыннар гомер буе, күз яшьләрен сөртә-сөртә , хатирәләрен кабат яңарта-яңарта , ирләрен көтә , балалар әтиләре турында уйлый . Аларның йөрәгендә сугыш калдырган яра- җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле . Башка мондый сугышлар булмасын иде !
Слайд 19
Башка мондый сугышлар булмасын иде !
И тут появился изобретатель
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Дерево в снегу
Два морехода
Тигрёнок на подсолнухе