Данная творческая работа посвящается жизни и творчества поэта-земляка Егора Уткина
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie_ireka.docx | 25.82 КБ |
Республиканская научно-практическая конференция
имени Кадыра Сибгатуллина
«Кояш нурларының берсе...»,
Якташ шагыйрь Егор Уткин иҗатына багышланган иҗади эш (презентация)
«Как лучезарная звезда сияет вечно» («Якты йолдыз булып, мәңге балкый илебез күгендә») номинациясе
Эшне башкарды: Менделеев районы Бөрешле
мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Нурлыгаянов Ирек.
Җитәкче: Менделеев районы Бөрешле
Мәктәбенең туган тел укытучысы
Тимошенко Валентина Михайловна
2019 ел
Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Һәр төбәкнең яраткан язучысы, шагыйре бар. Без дә бар андый Шәхес! Мин иҗади эшемне Бөрешле авылында туган, керәшен халкының горурлыгы, якташ шагыйрь- Егор Василий улы Уткин иҗатына багышладым. Ул “Кояш нурларының берсе” дип атала. Эшменең максаты: җирле шагыйрь Егор Уткинның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәннән танышу; иҗатының төп темаларын ачыклау; поэзиясенең үзенчәлекләрен ачу һәм күрсәтү.
Керәшен халкының яраткан шагыйре, туган як җырчысы - Егор Василий улы Уткин 1932 елның 27 июлендә Бондюг районы (хәзерге Менделеев районы) Бөрешле авылында гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк туган ягын яратып, кешеләрне хөрмәт итеп үсә. Җиңел булмаган авыл хезмәте Егорда ныклык, тыйнаклык, намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияли. Аның балачагы чишмә буенда, болын чәчәкләре, иген кырлары һәм хезмәт сөючән кешеләр арасында үтә. Бөрешле авылы чишмәләргә бай булганга, аның хыялы- авыл чишмәләрен мәңгеләштерү, аларны саклап калу.
Мәктәптә укыганда ук, Тукай, Пушкин, Лермонтов шигъриятенең зур дөньясын ача. 4 сыйныфта беренче шигырьләрен “Октябрь байрагы” район газетасында басыла. Укуын, Абалач мәктәбен тәмамлап, Алабуга педагогия институтында укый. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, хезмәт юлын Бондюг химия заводында (хәзерге Карпов заводы) дәвам итә.
2018 елда Егор Уткинның шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, “Родники моей жизни” исемле китабы басылды.
Егор Уткиның иҗади дуслары бик күп булган: Эдуард Касыймов, Дифкат Сирай, Гәрәй Рәхим, Аяз Гыйләҗев кебек билгеле шәхесләр шагыйрьгә һәрвакыт иҗади рух биреп торалар. Бөек шагыйрь Хәсән Туфан, олуг әдип Аяз Гыйләҗев Егор Уткин иҗатына югары бәя бирәләр.
Керәшен халкының садә җырчысы
Е. Уткин иҗатының әһәмияте күпкырлы һәм эчтәлекле. Әсәрләрен укып чыкканнан соң, шигырьләрен темаларга бүлеп чыктым:
Туган якның табигате: (“Печән өсте”, “Иртә”, “Минем романтикам” );
Завод эшенә караш: (“Нәзирә”поэмасы, “Гап-гади”);
Авылдагы балачагы: (“ Сабый чак”, “Сабый чакны сугыш тартып алды”);
Мәхәббәт: “Яшьлек”, “Синең өчен”, “Очрашу”;
Хезмәт: “Игенчеләр җырлый көзләрен”, “Агроном кыз”, “Тегермән”, “Печән өсте”;
Туган җир, авыл: “Бәхет авылы”, “Туган җир, туган туфракта”, “Туган авылда”.
Шагыйрь иҗаты һәм чишмә агышы! Шигъри моң һәм челтер-челтер көмеш су агышы!
Шагыйрьнең иҗатында чишмә образына аерым тукталып китәсем килә.
исемле шигырьләрендә Егор Уткин чишмә суларына мәдхия җырлый. Чишмә образы күңел матурлыгы, табигать күрке буларак кына түгел, бәлки туган җиребезгә сакчыл караш, үткән, бүгенге һәм киләчәк буыннар арасындагы тирән бәйләнеш буларак та урын аладыр.
Шагыйрьнең кулъязма дәфтәрләре бүгенге көндә Бөрешле мәктәбе музеенда саклана. Алар яшь буын өчен кабатланмас мирас булып тора. Бүгенге көндә бу истәлекле дәфтәрләр музеебызда иң кадерле әйберләрдән санала.
Улы – Игор Уткин әтисенең рухын саклаучы, туган авылындагы йорты урынына һәйкәл куйды. Без, мәктәп укучылары, аны карап торабыз, горурланабыз!
1992 елдан бирле авылдашларыбыз, улы тарафыннан Егор Уткинга багышланган “Бөрешле чишмәләре” исемле бәйрәм үткәрелә. Анда шигырьләр, шагыйрь турында истәлекләр, керәшен халык җырлары яңгырый.
2017 елда “Чишмәләр җырчысы”
Егор Уткинның 85-еллык бәйрәме туган авылыбызда билгеләп үтелде. Аның дуслары, авылдашлары, туганнары, таланты алдында баш иючеләр җыелган иде. Ә Татарстаннының халык артисткасы Галина Казанцева, Г. Камал исемндәге театр актеры Наил Дунаев, шагыйрь Гәрәй Рәхим, җырчылар Владимир һәм Диләрә Мироваевлар бәйрәмнең бизәге булдылар.
Хезмәтемне башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Егор Уткинны “Җылы кояш нурларының берсе...” дип атар идем, чөнки аның иҗаты кояш нурларыдай якты, саф, матур. Үзенең иҗаты белән бөек язучылар белән бер рәттә басып торырга хакы бар! Аның иҗаты туган җиребезнең чишмәләре, табигате, авыл халкы томышына тулысынча багышланган. Чыннан да, «Якты йолдыз булып, мәңге балкысын илебез күгендә!».
Кызганычка каршы, Егор Уткин 1977 елның 23 декабрендә 45 яшендә фаҗигале рәвештә вафат була... Үзе инде күптән арабызда булмаса да, Туган якка багышланган шигырьләре мәңгелек! Без, киләчәк буын кешеләре, аның иҗатын белергә, өйрәнергә тиеш, дип уйлыйм!
Эшемне Егор Уткинның “Кырларым” исемле шигыре белән тәмамлыйм.
Кырларым
Кулланылган әдәбият
Снежный всадник
Злая мать и добрая тётя
Домик зимней ночью
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Повезло! Стихи о счастливой семье