Хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
hikya_.docx | 14.1 КБ |
Күлмәк җиңе
Әй ул көннәр!
Йөрәк-бәгырьләрне
Өзде инде, өзде гомергә...
Сугыш чоры баласының истәлекләренә нигезләнеп язылды.
Кәримәнең якын дусты бар. Аның исеме Рәхимә. Алар икесе дә беренче сыйныфта укый. Көн дә бергә мәктәпкә баралар, бер-берсенә серләрен сөйлиләр алар.
Рәхимә хәзер әбисе белән генә яши. Әтисе дә, әнисе дә юк инде аның. Әтисе сугышта һәлак булган, әнисе авырып... Беркөнне мәктәптән Рәхимәгә өр-яңа пәлтә, киез итек һәм башлык бирделәр. Укытучы, киемнәрне алып кереп, Рәхимәнең өстәленә салды. Укучылар барысы да тынып калды, әле аларның берсенең дә андый башлыгы да, пәлтәсе дә, киез итекләре дә юк иде. Балалар кыздан бик көнләштеләр. Малайларның берсе, Рәхимәгә төртеп: “Вәт бәхетле син, кызый!” – диде. Рәхимә партага капланды да еларга тотынды. Дүрт дәрес рәттән шулай елады ул. Ник елады? Балалар аңламадылар.
Монысын әнисе белми иде. Бу сорауга җавапны сугыштагы әтисе дә белмидер әле. Ә Кәримәнең әтисе - бик батыр, көчле кеше. Ул, әлбәттә, кайтыр. Җиңеп кайтыр! Тик әлегә хәбәре генә юк...
Аның әнисе дә бик уңган шул. Кич буе керосин яктысында кызына күлмәк текте. Таң алдыннан күлмәк әзер дә булды. Тик нигәдер күлмәгенең бер җиңе кыскарак чыккан. Әллә төнлә әнисе күреп бетермәгән, әллә материалы җитмәгән. Шулай да Кәримә сөенеченнән нишләргә белмәде. Яңа күлмәкне киеп, урамга чыкты. Бер җиңе кыскарак икәнен сиздермәс өчен, кулы белән яшеребрәк торды ул. Бу минутларда Кәримә бик шат, бик бәхетле иде. Тик бәхетенең генә бер кырые китек шул...
Мирзагаянова Диләрә, 6-б сыйныфы укучысы
Попробуем на вкус солёность моря?
Цветущая сакура
Свинья под дубом
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Городецкая роспись