Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала!
Вложение | Размер |
---|---|
zhinelulr_d_zhinug_ilt_ala.docx | 23.18 КБ |
“Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала”
Гомер агышлары...Әле кайчан гына балалар бакчасына йөри идем, ә әйләнеп карасам мәктәпне тәмамларга да күп калмаган икән бит.Бер карасаң күп тә түгел сыман, бу сизелмичә узган гомер. Шушы вакыт эчендә күп кенә кешеләр белән аралашырга туры килде. Ә кешеләрнең исә төрлесе була: сүзгә кесәгә керми торганы, авызыннан сүзне аркан белән тартып чыгара торганы, мин-минлеклесе, сабыры, оялчаны һәм хәтта әрсезе дә. Шулай инде, адәм балалары һәрберсе үзенчә яратылган кебек, холык-фигыльләре дә бер-берсенә ошамаган. Кемдер тиз кабынып китә, кемнедер урыныннан кузгатуы бик авыр бирелә, кемнәрдер бер минутлык хистән дә башын югалта, ә кемнәрдер үзенә тиң ярын көтеп, яшьлеген мәхәббәт утларында яна алмыйча уздыра...
Ләкин бүген сузем җиңелү һәм җиңүләр турында. Әйе, башта җиңелү дип яздым. Чөнки җиңелүләргә дучар булмый торып, берничек тә җиңүгә ирешеп булмаячагын беләм мин. Китаплардан укып, телевизордан карап, өлкәннәрдән ишетеп, хәтта күреп тә. Төптәнрәк уйлап карасаң, безнең яшәү шул җиңелү һәм җиңүләрдән генә тора да бит инде.
... Әнә сабый бала дөньяга аваз салды. Тугыз ай буе әнисе карынында йөреп, үсеп, беркемне белмәгән билгесез бер тирәлеккә аяк баса ул. Беренче аваз салуы – аның беренче җиңүе. Аннары исә бер-бер артлы җиңелүләр китә: үрмәләгәндә егылып борынны канату, тәпи атларга өйрәнгәндә шалт итеп күткә утыру, ипинең “кибән башы”н кимергәндә тешне авырттыру, янып торган учакка ялгыш бармакны тыгып алу һ.б. Әлбәттә, болар барысы да вакытлыча гына күренешләр, тәпи атлап киттең – җиңдең, ипине алгы түгел, урт теш белән ашыйсын аңладың – тагын җиңдең... Эх, яшең арта барган саен, сабый чактагы җиңелү белән җиңүләрнең бигрәк кечкенә икәнлегенә төшенә башлыйсың. Юкка гына мәктәпкә укырга килгән бала балалар бакчасын сагынмый инде ул. Чөнки биредә аны тагын да зуррак җиңелүләр көтә. Балалар бакчасында уенчыгыңны тартып алсалар да, малайлар шаярып чәчеңнән тартса да, “әтигә әйтәм” яисә “бүтән синең белән уйнамыйм” дип җиңелүеңне танырга туры килә. Ә мәктәп елларында исә җиңелү ачысын һәм җиңү тәмен башка төрлерәк татырга туры килә. Дәрескә тиешенчә әзерләнмичә килгән очракта “икеле” алсаң да, класслар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында иң соңыннан килсәң дә, әдәбият дәресендә ятлаган шигырьнең сүзен онытып җибәрсәң дә җиңелүгә саныйсың. Һәм дөрес эшлисең дә. Чөнки болар сине җиңүгә әзерли торган җиңелүләр. Ничек итепме? Икенче юлы дәресеңне ялкаулыгыңны җиңеп, бар тырышлыгыңны эшкә җигеп “бишле”лек итеп өйрәнеп киләсең, чаңгы ярышында иң ахырга калмас өчен, вакытыңны тигез бүлеп, чаңгыда йөреп керергә вакыт табасың, шигырьне апа кушканга түгел, чын күңелдән өйрәнәсең. Менә ничек җайлы җиңүгә ирешү! Бары тик теләк һәм вакыт кына кирәк...
Вакыт дигәннән... Бер җиңү тәмен татып карар өчен утлар-сулар кичкән, вакыт белән дә, сәламәтлеге белән дә исәпләшмәгән батырлар юк түгел арабызда. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил, татар Корчагины Фәнис Яруллин, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Газинур Гафиятуллин... Ә менә Башкорстанда гомер итүче гап-гади егет Рөстәм Нәбиевны язмыш күп сынаулар һәм җиңелүләр аша сыный. Аның җиңелүләр аша җиңүгә илткән юлы бүгенге көн өчен бик актуаль күренеш, минемчә. Күпләрегез аның турында ишетеп беләдер. Әле узган ел гына Рәстәмнең җиңүләргә алып барган юлын яктырткан "Бөртекләп җыелган гомер" дигән китап дөнья күрде. Авторлары - яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе. Китап киң даирә укучыларга тәгаенләнә. Бу китап Башкортстанда3000 тираж белән чыккан һәм ике атна эчендә таралып та беткән, әле аны кабат бастыруга биргәннәр.
Китап 2015 елда Омскида казарма җимерелү аркасында ике аягын да югалткан Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев һәм аның ныклы терәге булган сөеклесе Индира турында.
Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылган әлеге повестьта әсәрнең төп герое Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис-кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә челпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалып калмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, алга таба атлый.
2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә булган фаҗигане хәтерлисездер: казарма җимерелеп төшеп, 24 солдат һәлак булды, 19 кеше яраланды. Гомерлеккә гарип калганнар арасында Рөстәм дә бар. «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым», - дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында.
“-Мин барын да яхшы хәтерлим: бина җимерелә башлаган вакыттан алып, коткаручылар мине җимерекләр арасыннан табып чыгарганга кадәр. Безнең взвод казарманың икенче катында урнашкан иде. Йокларга ятарга җыенабыз, мин тәрәзә янында басып торам. «Бегом!» - дип кычкырган кисәк тавышны ишетеп, борылырга да өлгермәдем, идән белән бергә ишелеп төшеп киттем. Шундук кирпеч һәм плитәләргә күмелдем. Тәүге берничә минутта тынлык хөкем сөрде. Аннары: «Коткарыгыз!», «Әни, минем үләсе килми!» - дип кычкырыша, елаша башладылар. Дусларымның тавышын ишеттем, кайберләре белән җимерекләр астында сөйләшеп тә яттык. Соңыннан гына алар белән соңгы тапкыр сөйләшкәнемне аңладым.
Коткаручылар мине тапкач, озак вакыт чыгара алмадылар. Өстемдә теләсә кайсы вакытта ишелеп төшү куркынычы булган плитә асылынып тора иде. Мине коткару видеосы интернетта да бар. Карасагыз, ничек коточкыч булганын аңларсыз. Ике аягымны да югалттым, озак дәвалану һәм реабилитация курсын үттем. Табиблар әйтүенчә, исән калуым - могҗиза. Ике тапкыр йөрәгем туктады: башта - дүрт минутка, икенчесендә - биш минутка. Гомуми алганда, 16 операция, сигез көн комада ятарга һәм ике клиник үлем кичерергә туры килде. Әмма мин барын да җиңеп чыктым”.
Рөстәмнең юлы әнә шундый. Сабырлык, түземлек, тырышлык һәм вакыт таләп итә торган. Ул бүген кайбер сәламәт кешеләргә караганда да активрак яшәү рәвеше алып бара. Паралимпия спорт төре - следж-хоккей белән шөгыльләнә. Уңышлары да мактанырлык. Бүгенге көндә Россиянең иң көчле булып саналган командаларының берсе “Феникс”та уйный. Хыялы - Паралимпия чемпионы булу.
Рөстәмнең тормыш иптәше Индира бүгенге заман хатын-кызларына бар яклап та үрнәк булырлык шәхес. Хисләре чын булганга күрә, сөеклесенең аяксыз калуы да куркытмаган аны. “Ул янымда булганга күрә тизрәк терелдем дә. Индира ул - стимул. Безнең киләчәгебез, булачак балаларыбыз өчен бер генә минутка да бирешмәдем”- дип искә ала Рөстәм. Бүген инде Нәбиевларның кызлары үсеп килә. Гаиләләре түгәрәк, табыннары мөбәрәк, аллага шөкер.
Ул көннәрне искә алып, Рөстәм төшенкелеккә бирелмәс өчен нәрсә ярдәм итүен, кайдан көч алуын болай дип тасвирлый: “Депрессия булмады түгел, булды. Сигез көн комада ятканнан соң уяндым... Бер җиремне дә селкетә алмыйм, сөйләшә дә алмыйм - ясалма сулыш аппараты астында ятам. Аякларым юк икәнен күргәч, яшен суккандай булды. Шул минутларда бик авыр булды. Янымда утырганнардан, күз белән: «Аяклар кайда?» - дип сорыйм. Күп еладым, барысын да гаепләргә ашыктым, ашамадым, йокламадым. Сигез көн комада булганнан соң, төгәл ике атна йоклый алмадым. Көн-төн киләчәгем турында уйлап яттым, әмма депрессия озакка сузылмады. Үлгәннәр исемлеген күргәннән соң, ярый әле исән калганмын дип, Аллаһыма рәхмәтләр укый башладым. Бу хәлләр турында начар уйламаска тырышам, төшемә дә кереп йөдәтми. Тормыш алга таба дәвам итә. Иң мөһиме: мин кемдер җилкәсендә, ярдәмсез булып яшәмим. Үзем эшлим, гаиләмә акча алып кайтам. Протезларда рәхәтләнеп йөрим! Тормышымнан канәгатьмен. Яраткан кешеләрем янымда һәм алда - ирешәсе максатлар”.
... Язмышмы бу, ялгышмы? Ни генә булмасын, Рөстәмнең корыч ныклыгына тиң характерына хәйран калырлык. Чөнки ул аның хәлендә калган кешеләргә дә тормыш ничек рәхәт һәм мавыктыргыч була алганын үз мисалында күрсәтә алды. Әле кайбер сау- сәламәт кешеләргә дә файдасы тиярлек үрнәк аның тормыш юлы. Көн туса зарланып, акча җитми, кыйммәтле машина кирәк, иркен йорт саласы бар дип дөнья куучылар да, каршыларында очраган беренче авырлыктан ук сыгылып төшүчеләр дә, ихтыяр көчен югалтып, кыек юлга басучылар да уйлансын иде.
Тормыш яме нәрсәдә? Сәламәт булуда, үзеңә тиң ярыңны табып, тигез гаилә коруда, тәүфыйклы балалар үстерүдә, яраткан эшеңне башкаруда. Һәр туган көнгә сөенә белсәк, кечкенә генә уңышны да зур итеп кабул итәргә өйрәнсәк, җиңүләр бер-бер артлы киләчәк. Фәнис Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә язганча: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең дә аннан көчлерәк ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп, чумып алырлар.Тузан итеп һавага адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.”.
Зимняя сказка
Снежная сказка
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Заколдованная буква
Заяц-хваста