Гаяз Исхакый.
Вложение | Размер |
---|---|
g.ishakyy.docx | 35.57 КБ |
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы
“Аксубай 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.
Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре.
Фәнни-тикшеренү эше.
Эшне башкарды: Шагаева Адилә Җәүдәт кызы,
11 нче сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче: Багаутдинова Чулпан Минәсхат кызы
2020 нче ел
Эчтәлек
I.Кереш өлеш
Гаяз Исхакый милләтебезнең акылы, намусы
II. Төп өлеш.
1.Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре.
Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән
чисталыгына өнди.
2. “ Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола,гадәт һәм традицияләрнең бирелеше.
3.“Сөннәтче бабай” хикәясе -татарларда сөннәткә утырту йоласы.
4.“Остазбикә” әсәрендә татар авылы хатын-кызы бәхете мәсьәләсе.
5. “ Көз”әсәрендә үз милләтеңне ярату, хөрмәт итү.
6. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш никах мәсьәләсе. III Йомгаклау.
IV. Кулланган әдәбият.
I Кереш
Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын – барысын онытасын. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулындагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгенә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары ….
Гаяз Исхакыйның әсәрләре дә укучыларга менә шулай тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра. Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар, гореф гадәтләрне тоту, бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Бу бәйрәмнәрне олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Бүгенге көндә авылларыбыз, шәһәр мәчетләре тирәсендә халык бик күп җыела. Бу бәйрәмнең нигезе, тарихы бәлки аны шулай популяр иткәндер.
Г.Исхакый - ул кичәге язучы гына түгел. Зур талантларның биографияләре еллар, айлар, көннәр белән чикләнсә дә, аларның бай иҗатлары, әдәби мираслары андый тар рамкаланга сыймыйлар. Алар озын гомерле. Алар, күптән иҗат ителүләренә карамастан, бүген дә халыкка хезмәт итәләр, яңадан-яңа укучыларны тәрбиялиләр, эстетик ләззәт бирәләр.
Г.Исхакый- туган халкының Россия күләмендә җәелгән иңкыйлабый- азатлык хәрәкәте аша яңа тормышка барышын, шуның өчен көрәшен, шул максатларга ириешү юлындагы өмет-ышанычларын, аларның югалтуларын алдану фаҗигаләрен үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗатында, әсәрләрендә гаять калку һәм тирән, бөтен катлаулыгы һәм каршылыклары белән чагылдырылган тарихи шәхес тә.
Әдипнең татар әдәбияты тарихында кабатланмас һәм мәртәбәле урыны традицияләре, үзенчәлекле һәм мул иҗат мәктәбе бар. Ул искиткеч бай һәм масштаблы әдәби мирас калдырды.
Шуңа да мин фәнни-тикшеренү эшемне татар әдәбиятында Г.Исхакый традицияләре дигән теманы алдым .
Хезмәтем керештән, төп өлештән (әсәрләрендә татар халкына хас булган традицияләр) һәм йомгактан, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
IIТөп өлеш
1.Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре.
Гаяз Исхакый –үзенең әдәби әсәрләрендә милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән (халыкка) милләт диелер. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр.
Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яктан үзенең әдәби әсәрләрендә яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын , күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.
2.“Кәҗүл читек “ әсәрендә милли йола, гадәт һәм традицияләрнең бирелеше.
Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме турында яза. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди. Халык Әхмәдулла кебек гореф-гадәтләрне намуслы үтәүне, гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп саный.. . Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Иптәш малайларына ул үзенең Гает бәйрәменә киячәк милли киемнәре: чапан, чалма, читек турында хыялланып сөйли. [ll том,301б.] Гает бәйрәме, намазга бару теләге. Милләтебезнең дини бәйрәме-гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф-гадәтләребез беренче урында тора:
-Татар халык ашларын пешерү ;
-бисмилла әйтеп йокыдан тору;
-бисмилла әйтеп уң аякка, кулга кию;
Г. Исхакыйның әсәрендә күтәрелгән мәсьәлә укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.
3.“Сөннәтче бабай” хикәясе -татарларда сөннәткә утырту йоласы.
“Сөннәтче бабай” хикәясе исә – чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр.Ул татар авылының үзенә генә хас гореф – гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ. Бөтен авыл “Сөннәт” дигән сүзен ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә. [154б.]
Аны авыл халкы хөрмәт итә, ул изге эш эшли- малайларны сөннәткә утырта.
Сөннәтче бабайның җаныннан артык күргән пәкесе – аның шәҗәрәсе. Автор шуңа зур мәгънә биргән. Пәке белән бәрәңге әрчү буыннан – буынга күчеп килгән изге эшнең төбе – тамыры белән юкка чыгуы булып тора. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләтнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта, милләтнең бизәге миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.
Сөннәтче бабай үзенең карчыгы Гөлйөзем әби белән бер- берсен тулыландырып яшиләр. [158б.]
Әхмәдулла да, Сөннәтче бабай да безнең гореф-гадәтләребез, әхлакый сыйфатларыбыз көзгесе. Аларга карап сокланасың, горурланасың, нинди генә авыр тормыш, сугыш, ачлык та гореф-гадәт һәм йолаларны юкка чыгара алмаган. Еллар узуга алар үзгәрә, яңа буын аларны үзенчә кабул итә, ләкин алар яши.
4.“Остазбикә” әсәрендә татар авылы хатын-кызы бәхете мәсьәләсе
Татар хатын-кызының азатлыгы, бәхете өчен көрәш идеясе язучының тулаем иҗаты өчен хас. Г. Исхакыйның прозасында хатын-кыз образы иң калку булып сурәтләнгәне – "Остазбикә” повестенда. Милли традицияләр һәм гореф – гадәтләр "Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.Әсәрдә татар хатын – кызы бәхете мәсәләсе үзәккә куела. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, язучы үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Түземле,сабыр ,иң зур хыялы рәтлерәк кешегә кияүгә чыгу. Әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын башкарып, җитдилекне һәм юморны бергә кушып күрсәтелә. Кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар тәфсилләп сурәтләнә.
Гаяз Исхакый рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сурәтли алуында күренә. Хатын-кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә. Татар халкының милли язмышы хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз икәнен күрсәтә.
5.“ Көз”әсәрендә үз милләтеңне ярату, хөрмәт итү.
Гаяз Исхакыйның тагын бер иҗат җимешенә тукталасым килә: мөһаҗирлектә яшәгәндә язган “ Көз” повесте турында. Бу әсәр безгә ике хатын – кызның язмышы турында сөйләсә дә, әдипнең әйтәсе килгән фикере тирәндәрәк ята. Кеше үз милләтен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Язучы татар гаиләсендә һәм мөселман тирәлегендә үскән Нәфисәнең бәхетле язмышын сурәтли. Димәк, һәрбер кеше үз милләте традицияләрендә, гореф – гадәтләрендә тәрбияләнергә, алар буенча яшәргә тиеш. Ә Гөлсемдәге рухи иркенлек аңарда җавапсызлык һәм ихтыярсызлык сыйфатлары тәрбияли, хәтта ул үз – үзен дә яклый алмый. Аның язмышы кызганыч, тормышы авыр, бер милләт вәкиле юкка чыга. Кыйбла югалтучылар хәзер күбәйде, төрле дини секталар барлыкка килде. Гаяз Исхакыйның бу әсәрен укыгач, мин дини ышанулар, Коръән сүрәләрен уку, догаларны ятлау, кешегә күңел тынычлыгы бирә икән, дөрес юлдан атларга ярдәм итә икән дигән фикергә килдем.
6. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш никах мәсьәләсе.
Г.Исхакый милләтне бетүгә алып баручы тагын бер мәсьәләне- катнаш никах проблемасын да үз вакытында күреп алган.
Укымышлы татар егете белән рус кызы арасындагы мәхәббәт темасы “ Ул әле өйләнмәгән иде”повестында тасвирлана. Әсәрнең төп герое Шәмси. Ул рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә,аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васльевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселманча тәрбияләргә хыяллана.Төркиягә алып барып, мөселман итәм дигән уйлары буш хыял булып кына кала бирә. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсеннең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр.
Минемчә, Г.Исхакый авыл һәм шәһәр тормышын контраст сурәтләп, проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтә. Бу ике геройның менталитеты, алар тәрбияләнгән традицияләр төрле. Шәмсетдин татар авылында, гади татар гаиләсендә туып үскән, мәдрәсә тәрбиясен алган мулла булырга әзерләнгән. Проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтү өчен. Авыл тормышын сурәтләгәндә автор авыл тормышына типик булмаган күренешләрне калку итеп китерә. Мәсәлән бу өзектә:
“Әнисе төн буе камыр белән маташты, түшәктән сасы килүе бетмәде. Җиңгәсе белән агасы тагы балаларын кыйнадылар...” [ 240 бит]
Авылда Шәмси бер рәхәтлек тә тоймый. Аның күңеле шул чорның алдынгы яшьләрнеке кебек шәһәргә омтыла. Әсәрдә бөтен уңайлыклар шәһәр тормышы, ә культурасызлык авыл тормышына бәйләнгән. Анна аша рус культурасына якынайган Шәмси артта калган авыл тормышында яшәргә теләми. Автор татар халкының милләт буларак юкка чыгу куркынычы проблемасын күтәрә. Минем уйлавымча, кешеләр бер –берсен яратсалар, бөтен кыенлыкларны да үти алалар. Тик моның өчен бер-береңнең традицияләрен , йолаларын хөрмәт итәргә кирәк, бу гаиләдән булган балалар һәр ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә тиеш. .
Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Кызганычка каршы, татар егете рус кызына өйләнсә дә руслар саны арта, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, татар милләте югалтуларга дучар була.
Г. Исхакый әлеге әсәрләрнең нигезенә бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.
.
IVЙомгаклау.
Гаяз Исхакый гомер буена халыкка хезмәт иткән. Ул үз бәхете өчен түгел, ә халкының, милләтнең бәхете өчен көрәшкән. Әдип татарларны иң алга киткән милләтләр сафына чыгару өчен булдыра алган кадәр үзеннән көч куйган. Һәм инде милләтебезнең үсүенә, аның алга китешенә киртә булып торган барлык проблемаларны да үзенең шушы әсәрләрендә чагылдырган.
Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф – гадәтләребезне сакларга чакыра. Дәверләр алмашынып торса да, һәр дәвернең үз милләтпәрвәрләре булыр дип ышанам һәм татар милләте киләчәктә алга киткән, ирекле, бай мәдәниятле халык булыр дип өметләнәм.
Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, гореф-гадәтләре дә, теле дә югалмаячак!
V.Кулланылган әдәбият
1.Ә. Сәхапов. Исхакый һәм 20 нче гасыр татар әдәбияты.- Казан: Татар“ Мирас” , 1997
2.Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан,1995.
3.Гаяз Исхакый. Әсәрләр.-Казан:1999
4.“ Гаяз Исхакый иҗатын барлаганда” // Мирас – 92/// - 2 с., 37 б.
5.Гаяз Исхакый.Сайланма Тарих.2002
6.Максимов Н.В. Без бер тамырдан. Казан, Мәгариф, 2002
7.Мирас. Журнал. 1992,5 сан, 71б.
8.Мусин Ф. Гаяз Исхакый.- Казан: -Тат.кит.нәшр.,1998
9.Син кайттың, Исхакый, Ватанга!- Казан: РИЦ “Школа”, 2008
10.Татарская электронная библиотека. htt:kitap.net.ru/isxaki.php
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Подарок
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью