Инша
Вложение | Размер |
---|---|
bilalova_s.g.docx | 24.97 КБ |
МКУ “Мәгариф бүлеге” Аксубай муниципаль районы Татарстан Республикасы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“ Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Республика иҗади эшләр конкурсы инша
Инша
“ Коррупция белән ничек көрәшергә?”
Аксубай муниципаль районы
Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
7а сыйныф укучысы Билалова Сөмбелнең эше.
Җитәкче: туган тел укытучысы Багаутдинова Ч.М.
2019 ел
МКУ “ Отдел образования” Аксубаевского муниципального района РТ
МБОУ «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2»
Республиканский конкурс творческих работ – сочинений- эссе.
Сочинений-эссе
“ На страже закона”
Работа ученицы 7а класса
Билаловой Сюмбель Гаделевны
Руководитель: учитель родного языка
и литературы первой квалификационной
категории Багаутдинова Чулпан Минасхатовна
2019год
“ Мин ришвәт алмыйм, минем держава өчен хәтерем кала”
/ Павел Верещагин сүзләре/
Коррупция коррозиягә тиң. Тутык металлны ничек ашаса, коррупция дә дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката. Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Коррупция җәмгыять өчен бик куркыныч социаль күренеш, чөнки ул җәмгыять тормышының барлык тармакларына да: икътисадка, социаль тармакка, сәясәткә таркаткыч дәрәҗәдә йогынты ясый. Коррупция, ришвәтчелек- илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. Җәмгыятьнең барлык тармакларына да үтеп керүе һәм бүген гадәти күренешкә әверелеп баруы белән, ул аеруча куркыныч. Ришвәтчеләрне врачлар , ВУЗ укытучылары, юл инспекторлары арасында да очратырга мөмкин. Ә иң куркынычы: үзләре закон сагында торырга тиешле полиция хезмәткәрләре, судьялар , иң беренче чиратта халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешле түрәләр арасында да аз түгел алар. Ришвәт ул- ниндидер проблеманы уңай хәл итү, яки ниндидер мәсьәләне тизрәк чишү өчен кемнедер сатып алу. Ришвәт күләме буенча, кемгә һәм нинди мәсьәләне хәл итүенә карап төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, кемдер баласын армиядән алып калу өчен, абруйлы уку йортына кертү өчен, яхшы эшкә урнаштыру өчен ришвәт бирсә, кемдер ришвәт биреп кылган законсыз гамәле өчен җаваплылыктан качмакчы була. Ришвәт шулай ук дәүләт акчаларын законсыз үзләштерү өчен дә бирелә. Ләкин коррупция ул ришвәтчелек чикләрендә генә карала алмый. Ришвәтчелек белән бергә ул төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең үз хезмәт урыннарыннан шәхси баю өчен явыз максатларда аңлы рәвештә файдалануда, дәүләт милкен законсыз үзләштерүдә дә чагыла. Шуның белән ул барыннан да бигрәк идарә аппаратына зыян китерә, дәүләт хакимиятен тарката.
Коррупция барлыкка китерә торган тискәре күренешләр җәмгыятьнең үсешен генә тоткарлап калмый, илнең милли иминлегенә дә җитди куркыныч тудыра. Икътисадый өлкәдә коррупция базар конкуренциясе механизмын боза, чөнки көндәшлеккә сәләтле түгел, ә ришвәт бирүче өстен чыга. Дәүләт акчалары тиешле программаларны башкаруга тотылмый, ә кемнәрнеңдер кесәсенә кереп утыра, ил казнасы талана, тормыш дәрәҗәсе түбәнәя, дәүләтнең медицинаны, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә бүлеп биргән акчалары тиешенчә файдаланмый. Салымнар системасындагы ришвәтчелек тагын да куркыныч, чөнки ул байларга аннан читләшергә һәм салымны тагын да ярлырак гражданнар җилкәсенә калдырырга этәрә.
Социаль өлкәдә коррупциянең тискәре йогынтысы җәмгыятьтә бөтен нәрсәнең дә акча белән үлчәнүендә, шәхеснең әһәмияте аның байлыгына карап үлчәнүендә, кешеләрнең аңында әхлак, закон нормаларының асылы үзгәрүдә, мөлкәти тигезсезлек барлыкка килүдә, халыкның күп өлеше хәерчеләнүендә күренә. Сәяси өлкәдәге коррупциянең зыяны тагын да аянычрак. Акчалы кешеләрнең законнарны, хөкүмәт карарларын үз файдаларына куллануга, ягъни законсызлыкка юл ача, хакимияткә ышаныч бетү кебек авыр нәтиҗәргә китерә. Демократиянең нигезләрен какшата, илнең халыкара аренада абруен төшерә.
Кыскасы, коррупция- җәмгыятьне эчтән тарката торган чир, аны эчтән кимерүче коррозия. Ләкин мин, җәмгыятьне бу чирдән дәвалап була дип уйлыйм. Чиргә каршы системалы көрәшмәсәң, ул аза гына бара. Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәшне һәркем иң беренче чиратта, үзеннән башларга тиеш. Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да курыкмыйча фаш итәргә , хурлыкка калдырырга кирәк. Һәр намуссыз түрәгә тиешенчә җәза бирелсә, комсызлык чире йоккан түрәләргә әзрәк шик керер иде. Ришвәтчелек тамырыннан корысын өчен, дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлары тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, закон алдында һәркем җавап тотсын, гадел судлар өстенлек итсен, сайлаулар гадел булсын...Шул чакта гына чиновникларга ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Кыскасы, коррупциягә каршы көрәшне гади кешедән алып дәүләт дәрәҗәсенә кадәр һәм төрле яклап алып бару бик мөһим: ришвәт алуда тотылган абый-апалардан алып, ришвәтне бирүчеләргә һәм әле бернәрсәне дә аңлап җиткермәүче балаларга кадәр. Халыкка ришвәт алу иң оят әйбер икәнен җиткерергә, балаларга мондый фикерне кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк.
Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Мин укыган мәктәптә гаделлек яши дип чын күңелдән әйтә алам. Дәреслекләр белән бушлай тәэмин итәләр. Мәҗбүри акча җыю проблемасы бездә юк, чөнки мәктәп җитәкчелеге һәрнәрсәне ныклы тикшерүдә тота. Безгә тырышып укырга, үз - үзебезгә ышанып яшәргә генә кирәк.
Намуслы гражданнар булып үссәк кенә ришвәтчелеккә чик куелыр!
Данные ученика:
1.Наименование субъекта Российской Федерации Республика Татарстан
2.Наименование муниципального образования (населенного пункта) МБОУ “Аксубаевская СОШ № 2” Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан
3.Фамилия , имя и отчество участника конкурса (полностью, без сокращений): Билалова Сюмбель Гаделевна
4.Дата рождения участника Конкурса: 17.08.2006 года.
5.Класс (курс), в (на) котором обучается участник конкурса: 7а
6. Почтовый адрес участника Конкурса (с почтовым индексом):423060 РТ Аксубаевский район, п.г.т. Аксубаево, улица Северная , дом 24
7 Электронная почта участника (родителей/ законных представителей) Конкурса: 79172449052@yandex.ru
8. Контактный телефон участника (родителей/ законных представителей) Конкурса: 89393397433
9.Руководитель: учитель родного языка и литературы Багаутдинова Чулпан Минасхатовна.
10. Почтовый адрес образовательной организации (с почтовым индексом) в котором обучается участник Конкурса 423060, РТ пгт Аксубаево, ул.Школьнаяя д.4А
11. Адрес электронной почты образовательной организации, в котором обучается участник Конкурса: aksuschool_2 aksuschool_2@mail.ru
12.Телефон образовательной организации (с кодом населенного пункта 8(84344) 2-77-36
13.подпись участника конкурса:______________
Заяц, косач, медведь и весна
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
У меня в портфеле
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Самодельный телефон