Инша.
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiyag_yuk_-_dip_ytik.docx | 23.76 КБ |
МКУ “Мәгариф бүлеге” Аксубай муниципаль районы Татарстан Республикасы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“ Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Республика иҗади эшләр конкурсы инша
Инша
“Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик”
Аксубай муниципаль районы
Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9б сыйныф укучысы Шайхутдинов Динарның эше.
Җитәкче: туган тел укытучысы Багаутдинова Ч.М.
2019ел
МКУ “ Отдел образования” Аксубаевского муниципального района РТ
МБОУ «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №2»
Республиканский конкурс творческих работ – сочинений- эссе.
Сочинений-эссе
“Скажем коррупции нет!”
Работа ученика 9б класса
Шайхутдинова Динара Данияровича
Руководитель: учитель родного языка и литературы
высшей квалификационной категории
Багаутдинова Чулпан Минасхатовна
2019 год
«Әгәр уң кул сулда ниләр эшләгәнен белергә теләми икән-коррупциягә каршы һәр көрәш мәгънәсез, файдасыз». (Нейах).
«Того, кто хоть что-нибудь стоит, довольно трудно купить” Э. Севрус
Минем дә әйтер сүзем бар...
Кулыма каләм алып уйлана башладым. Минем дә тавышымны ишетерләр дигән өмет белән язмамны башлыйм. Тормышның һәр мизгелен, һәр минутын яратып яшәүче гап-гади бер малай мин. Мин дигәнем гади бер авыл малае, 9 нчы сыйныф укучысы – Динар булам.
Әйе, мин үз сыйныфташларым белән бергә укымыйм әлбәттә. Андый мөмкинчелегем юк. Минем тумыштан аякларым тыңламый, бик авырлык белән генә өйдә хәрәкәтләнәм. Ләкин, сыйныфташларым һәм укытучыларым белән тыгыз элемтәдә яшим. Укытучыларыма форсаттан файдаланып чиксез рәхмәтемне юллыйм. Алар минем яныма ерак араны якын итеп һәркөнне килеп белем бирәләр. Әле генә сыйныф җитәкчебез шалтыратып конкурс турында аңлатты. Мин әлбәттә, һәрвакыттагыча бик шатланып ризалаштым. Минем әйтер сүзем бар, чөнки миңа үземне белгәннән бирле бик күп хастаханә, шифаханә юлын таптарга туры килде. Күп кенә зур, укыган кешеләр белән аралаштым. Юк, юк мине дөрес аңлагыз зинһар, бөтен кеше дә шундый кешелексез дип әйтергә җыенмыйм. Минем юлымда күп вакыт бик яхшы, изге кешеләр дә очрады. Мин аларның ярдәмен күреп, әлбәттә җаным шатлана иде...
Ләкин, дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яши дип тә әйтеп булмый.
Мин, гади бер укучы, коррупция турыда нәрсә беләм соң ?
Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – ул законсыз юл белән кешеләрдән акча, башка әйбер алу. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Өлкәннәрнең ришвәтчелек белән мавыгуы балаларга да тискәре йогынты ясый. Бала күңелендә яшьтән үк, бар нәрсәне дә сатып алырга мөмкин, дигән уй барлыкка килә. Минемчә, тәкъдим итүче булмаса, ришвәт алучылар да азрак булыр иде. Ришвәтчелекнең тагын бер сәбәбе: кешеләрнең, бездә дөреслек бервакытта да булмаячак, дип уйлавында, ришвәт алучы турында тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәннән соң, киресенчә, үзең генә зыян күрәчәксең, дип фикер йөртүләрендә.
Эх, нинди матур, зур бу дөнья! Дөньяның матурлыгын, тынычлыгын тыеп, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, туган һәр көнне көтеп, шушы искиткеч илебездә дөрес юлны сайлап яшисе иде. Туасы балалар исән, үз бәхетләре белән тусын. Аларның күңелендә мәрһамәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары булсын иде. Дөрес, тормыш күпкырлы, аның бар очрагына да рецепт биреп булмый. Бу уңайдан татар галиме Ризаэддин Фәхреддиннең фикеренә колак салмый булмый... “Әгәр баланың аңына туганнан алып гүзәл холык сыйфатлары салынмаган икән, аның гаилә өчен генә түгел, бәлки бөтен җәмгыять өчен зыяныннан башка файдасы булмас”.
Шундый матур дөньяда ике аягында рәхәтләнеп йөреп, сау - сәламәт булган кешеләр кайвакытта сине күрмиләр. Алар чиратта да тормыйлар, врач янына булсынмы, яки башка җиргә кереп үз эшләрен тиз генә башкарып чыгалар. Менә шунда йөрәк әрни дә инде. Бу кешеләрне мин кешелексез дияр идем. Без мондый кешеләрне күрә белергә, аларга каршылык күрсәтергә тиеш. Ни өчен шундый дөрес булмаган, җиңел юлны сайларга тиеш соң без? Уяныгыз, кешеләр! Без үзебез мондый пычраклыкны ясыйбыз түгелме соң?
Әйе, әйе куркыныч! Нинди заманда яшибез без? Хөрмәтле олы апалар, абыйлар, уяныгыз, ачыгыз күзләрегезне! Әгәр бүген дилбегә сезнең кулда икән, иртәгә сез аны югалтачаксыз. Үзегез шул ук “мескен“ кешеләр урынында булачаксыз. Ә сез калдырган пычраклыктан чыгу юлын бергәләп эзлисе була. Үзеңнең уң кулыңның нәрсә эшләгәнен сул кулың күрергә теләмәсә, әлбәттә бу юлдан чыгуы авыр булачак. Бу дөньяда акчадан да олырак, чистарак әйберләр бар бит. Ни өчен соң бар нәрсә дә акчага кайтып кала. Дөрес, азмыни табиб кабинеты янында җан биргән кешеләр. Начар билгегә укыган укучылар институт бусагасын бик җиңел атлап керүчеләр... Уйлый башласаң исең китәр.
Әйдәгез әле бөтен нәрсәне акча белән үлчәмик. Бездә дөреслек тә җитәрлек Чөнки без бергә, без бөтен. Бергә яхшы эшләрне алып барыйк.
Һәр бала бу әйбергә җирәнеп караса, уйлап үз фикерен курыкмыйча әйтә алса, киләчәктә мондый бозыклыкка юл куелмас иде, - дип уйлыйм мин. Әйтәләр бит: «Кош баласы оясында ни күрсә, очканда шуны эшли» – ди. Шулай итеп ата-ана, тәрбияче, укытучы балага барлык яктан да үрнәк булырга тиеш.
Әлбәттә, барлык җәмгыять белән көрәш алып барылса, сүздә генә түгел, ә гамәлләр белән эш күрсәтелсә, бу афәтне җиңеп була. Әлеге җәмгыятебездә шушы эш алып барылган да сыман. Ләкин, контроль минем карашка, җитеп бетми. Каты контроль, кешеләрнең ришвәтчелектән куркып торулары кирәк. Җәзаларның иң куркынычын бирү – дөрес булыр иде. Ришвәтчелек белән көрәш – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу темага бүгенге көндә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бик зур игътибар итәләр. Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Мәсәлән, безнең мәктәптә гаделлек яши дип әйтә алам. Дәреслекләр белән бушлай тәэмин итәләр. Мәҗбүри акча җыю проблемасы бездә юк, чөнки мәктәп җитәкчелеге һәрнәрсәне ныклы тикшерүдә тота. Безгә тырышып укырга, үз - үзебезгә ышанып яшәргә генә кирәк.
Әйдәгез дусларым, яхшылыкка ышанып аның өчен бергәләп көрәшик!
Простые летающие модели из бумаги
Бородино. М.Ю. Лермонтов
На берегу Байкала
Притча о гвоздях
Фокус-покус! Раз, два,три!