Презентация.
Вложение | Размер |
---|---|
bagautdinova_aysylu.pptx | 1.56 МБ |
Слайд 1
Галимҗан Ибраһимов истәлегенә багышланган VIII республика фәнни-галәми укучылар конферен циясе . Тема: ” Рус һәм татар әдәбияты язучыларының әсәрләрендә табигать темасының яктыртылуы”. Муниципаль бюджет гомуми белем бир ү оешмасы “ Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 9 ”Б”сыйныф укучысы Багаутдинова Айсылу Минәсхат кызы.Слайд 2
Ф әнни – галәми эшнең максаты Үз алдыма язучылар иҗатында табигат ь темасының чагылышын өйрәнү , кызыклы мәг ъ лүматлар туплау максатларын куйдым. Шул максатка ирешү өчен фәнни китаплар , дәреслекләр , газета- журналлардан материаллар тупладым . Өйрәнү об ъ екты итеп рус һәм татар әдәбияты язучыларының әсәрләре алынды. Ә өйрәнү предметы итеп язучылар иҗатында табигат ь темасының чагылышы сайланды.
Слайд 3
Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы” әсәре - Җил дә юк , балыкка барсак шәп төшәр иде ! - диде . Бу киңәшне иң элек мин күтәреп алдым . Балык каптыру минем бик бәләкәй чактан ук сөйгән эшемдер . Мин җәйнең бөркү , озын , эссе көннәрендә ерак суларга балык каптырырга барып , көн буе әлсерәп , талып йөри , шунда үземә зур рәхәт таба идем. Шуңа күрә теге малай "балык" дигән сүзне авызына алу белән : - Ну, таптың, малай ! Китәбез, валлаһи, китәбез! - дип кычкырып җибәрдем.
Слайд 4
Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре Яратам мин үзебезнең авылны , бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны ! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны ! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы , бигрәк тә аның язгы кузгалагы , көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре , карлыганнары , бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар , аны йөрәккә якын , бик якын , бик сөйкемле итәләр ... Бу урманнан да бигрәк миңа шул өч яктан килеп төшкән күлләрнең суларын үз эченә алгач , ярдан-ярга тулып аккан сабыр , мәһабәт Өзән елга буйлары минем өчен әллә ничек кадерле тоелалар ...
Слайд 5
Шәриф Камалның “Буранда” әсәре. “...Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде... ” “... Мостафа, анасының аягына ташланырга дип, чикмәнне ача... Күз алдында очсыз-кырыйсыз караңгылык кына... Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, шул тавышлар...”
Слайд 6
Шәриф Камал “Акчарлаклар “ әсәре. . Һаваның ләтафәт һәм сафлыгы , күк йөзенең зәңгәр хәтфә төсле мөлаем матурлыгы , күптән түгел генә котырып чыккан каралҗым диңгезнең күксел сәдәп төсенә кереп , күзләрне рәхәтләндерә-рәхәтләндерә йомшак кына тирбәнеп ятуы , шушы чиксез матур һәм мөлаем диңгез артыннан , җем-җем иткән кызыл җәүһәр тәгәрмәч рәвешендә, тетри-тетри кояш чыгуы – җиһан сараена әллә нинди тылсымлы матурлык бирә, бу дөньяның көндәлек хакыйкатенә охшамый , зиһеннәрдәге хыялый оҗмахларны аңдыра иде . Диңгез өстендә яңгыравыклы тавышлар белән гигиләп бертуктамый очынган акчарлаклар да, кызгылт шәүләләр эчендә гүя гади кошлар түгел, «оҗмах» кошлары булып күренә иделәр...
Слайд 7
Әмирхан Еники “ Туган туфрак “ әсәре ... Ә-ә-нә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең зирекле буена барып чыгасың. Әнә каршыбызда Әрнәсле яланы... Сулга карасаң, әнә анда имәнлек башланып китә” (“Туган туфрак”, 2 том, 214-215б.)
Слайд 8
Әмиркан Еники “ КЕм җырлады?” “Поезд китте, ялгыз бер кабер торып калды. Кинәт җил исте, биек гарат, эре-эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктә салынган коры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан күмү мәрасименә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары кинәт нурланып балкыды” (1 том, 187-188).
Слайд 9
Шәүкәт Галиев “ Нефт ь таптык” Авторның табигатькә сак һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияли торган шигырьләре дә бар. “Нефть таптык”, “Тургайлар министрына хат” - әнә шундыйлардан. Яр читеннән агып яткан нефтьне күргәч бала иң әүвәл “нефть таптым” дип шатлана. Әмма бу олыларның саксызлыгы аркасында елгага аккан нефть булып чыга. Шундый саксызлык, ваемсызлык нәтиҗәсендә табигать зур зыян күрә: Балык та юк, бала да юк, Елга өсте тынып калган, Керәшәләр киткән ярдан, Елга ялгыз торып калган.
Слайд 10
Шәүкәт Галиев “ Тургайлар министрына Хат” Самолеттан басуларга дару сипкәч, кырда тургайлар юкка чыга. Шуңа борчылып бала “Тургайлар министрына” хат яза: Абый! Быел бездә тургайлар юк. Мин аларны һаман көтәм. Килмәсләрме инде бүтән?
Слайд 11
Муса Җәлил “ Сандугач һәм чишмә балладысы. Таң атып , нурлары Үпкәндә кырларны , Чишмәләр, күлләрне Һәм калын урманны , Сандугач уянып Канатын кагына Һәм карый ашкынып Тын урман ягына .
Слайд 12
Ил ьдар Юзеев « Бакчачы турында баллада» Сүрелә дан җыры Алсу таң нурында, Ташта гөл үстергән Бакчачы турында. Сурелә дан җыры , Еракта , якында Тирбәлә җан җыры Былбыллар хакында...
Слайд 13
Табигать һәм кеше. Нәтиҗә: 1) Кеше табигат ь тән , туган яктан аерылмаска, алар белән бәйләнештә яшәргә тиеш . 2) Милли-табигый нигездән аерылу кешеләрне рухи- әхлакый югалтуларга китерә.
Сказка про Серого Зайку
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Сорняки
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Фокус-покус! Раз, два,три!