Х.Әбелхан иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эш.
Вложение | Размер |
---|---|
hlil_belhan.docx | 37.25 КБ |
XIII республиканская научно-исследовательская конференция школьников имени татарского ученого-просветителя
Ибрагима Хальфина
Фәнни-эзләнү эшен үтәде:
Чувашия Республикасы
Батыр районы, беренче
номерлы Шыгырдан урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы
Юнусова Эльмира Фәрит кызы.
Фәнни җитәкчесе: татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Айзатуллова Роза Равил кызы.
Шыгырдан 2018 ел.
Эшнең максаты:
Яшь буында үз милләтен ихтирам итү хисен тәрбияләү;
Х.Әбелханның күпкырлы иҗаты турында күзаллау булдыру һәм шул файдалы мирасны тәрбия процессында куллану.
Эшнең актуальлеге.
Шыгырдан авылының танылган галимнәр, язучылар белән янәшә куярлык шәхесләре булуын белү. Яшь буында шундый кешеләр белән горурлану хисе тәрбияләү.
Яшь буынга белемнең кирәклеген исбатлау.
Эшнең нәтиҗәсе.
Яшь буынның Шыгырдан авылының күренекле шәхесләре белән якыннан танышуы. Хәлил Әбелханны мөгаллим, язучы, журналист буларак тану. Авылның Җ.Вәлиди, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов һ.б. бөек галим һәм язучылары белән беррәттән куярлык шәхесләре булуы белән горурлану хисе туа.
«Гыйлемнән яхшы дус юк», диелә татар халык мәкалендә. Әти-әнисеннән, мәдрәсәләрдә төпле белем һәм тәрбия алган зыялы шәхесләр, сәләтләрен, талантларын зур тырышлык белән үстереп, дөнья күләмендә танылуга ирешә.
Татар милләте яшәеш өчен төп терәк, уңышка ирешү чыганагы гыйлем булуын бик борынгы чордан ук аңлап яшәгән, без дә бу гадәтне дәвам итик: тырышып белем алыйк.
Кереш.
Татар әдәбияты талантлы язучыларга, шагыйрь, драматургларга искиткеч бай. Ә менә авылыбыз, районыбыз җирлегендә туып үскән әдипләрне барыбыз да беләме икән? Әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда авылдашларыбызның иҗатлары белән даими рәвештә танышып барабыз. Авылыбызның горурлыгы Рөстәм Сүлти, шагыйрьләребез Кәлиф Вәлиди, Гөлчәчәк Юсупова, Мөнир Нигъмәтуллов, язучы Алия Емакова. Татар әдәбиятында танылган якташларыбызның иҗаты да читтә калмый: Фәтхи Бурнаш, Кави Латыйп, Җәүдәт Сөләйман, Дамир Гыйсметдин.
Ә мин үзем һәм авылдашларым өчен үткән елда зур ачыш ясадым. Авылдашым Рәфис абый Земдиханов: “Авылыбызның Хәлил Әбелхан исемле кешесен беләсеңме?” – дигән сорау бирде. Мин, әлбәттә, бу исемне беренче тапкыр ишеттем. Исеменә карасаң, гади кеше түгеллеген аңлап була. Мин үз алдыма “ Кем син, Хәлил Әбелхан?” - дигән сорау куйдым да, җиң сызганып, эзләнү эшенә керештем. Журналист буларак, Рәфис абый аның турында хәбәрдар иде, үзенең белгәннәрен миңа сөйләде. Интернеттан да шактый кызыклы мәгълүматлар таптым. Эзләнү барышында Х.Әбелхан эшчәнлегенең күп яклары белән таныштым.
Хәлил Әбелханның тәрҗемәи хәле.
Кем соң ул Хәлил Әбелхан? Ул укытучы, үткен журналист, балалар язучысы. Чын исеме Әбелханов Хәлиулла Габделвәли улы. 1887нче елда Сембер губернасы Буа өязе Шыгырдан авылында (бу авыл хәзер Чувашия Республикасы Батыр районына керә) туа.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, 1909нчы елда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. 1910-12нче елларда хәзерге Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Идрис авылы рус-татар мәктәбендә, 1912-14тә Казан губернасының Тәтеш өязе Ындырчы авылында балалар укыта. Башлангыч сыйныф балаларын укырга-язарга өйрәтү ысуллары, методикасы белән шөгыльләнә. Октябрь революциясеннән соң да халык мәгарифе системасында кала. Казан мәгариф бүлегенең рәисе булып тора, яңа совет мәктәбен оештыручы активистларының берсе булып исәпләнә.
Хәлил Әбелхан башлангыч сыйныф балаларын укырга-язарга өйрәтү ысуллары, методикасын камилләштерү өстендә эшли. Татар мәктәпләрендә җәдитчә укыту ысулын пропагандалый. Аның хезмәтләре Фәхрелислам Агиев тарафыннан нәшер ителгән “Ак юл” (1913-1916), милли мәгариф, уку-укыту, тәрбия проблемаларына үз сәхифәләрендә зур урын биреп мөгаллим, тәрбиячеләргә йөз тотып Шиһаб Әхмәров чыгарган “Мәктәп” (1913-1914), мөхәррире һәм нашере Хәсән Гали булган “Мөгаллим” (1913-1914) һ.б. журналларда, газеталарда дөнья күрә.
Х. Әбелхан Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915нче елда сугышка алына. 1917нче елның августында фронттан яраланып кайта.
Октябрьдән соң Казан өязе мөселман Мәгариф шөгъбәсенең рәисе булып эшли. Яңа мәктәпләр ачуга, укытучылар әзерләүдә катнаша. Ләкин җәрәхәтләнеп кайткан кулы төзәлми. 1919нчы елның 6 гыйнварендә Шамов шифаханәсендә вафат була. Татар зиратына күмелә.
Хәлил Әбелхан – мөгаллим.
Хәлил Әбелхан башлангыч сыйныф балаларын укырга-язарга өйрәтү ысуллары, методикасы белән шөгыльләнә. Татар мәктәпләрендә җәдитчә укыту ысулын пропагандалый. Мөгаллим мәктәпләрдә дөнья, табигать белән танышуны башлангыч сыйныфларда ук башларга кирәклеген исбатлап “Мәктәпләребездә голүм табигыя” мәкаләсен бастыра.
“Педагогоия галимнәренең фикеренчә, мәктәпнең чын мәгариф чишмәсе булуы, аның милләт вә ватанның файдасына хезмәт итәргә сәләтле булачак кешеләрне төрле яклы итеп тәрбияләве өчен, анда табигыя фәннәренең дә күп урынны алулары өстенә, алардан бер дәрәҗәдә әтрафлы (тарафлы – ред) мәгълүмат бирү ляземдыр. Голүм табигыят диеп голүм хайванат, нәбатәт (үсемлек – ред), мәгъдән (җир асты байлыклары –ред) кеби фәннәргә әйтәләрдер. Болар русча “естественные науки” диеп аталадыр. Җир йөзендә бөтен тормыш шул табигыя фәннәренә бәйләүле булганлыктан, аларның тору өчен әһәмиятләре тугрысында сөйләп торуны артык диеп беләм. Безнең өчен мәсьәләнең иң мөһим тарафы табигыять фәннәренең безнең мәктәпләрдә урын тотарга тиешлегедер.
Безнең ибтидаи (башлангыч – ред) мәктәпләребездә табигыятьтән балаларга мәгълүмат биреләме? дия сөаль бирелсә, табигый, “юк” диеп җавап блирергә мәҗбүрбез...
...Табигыять дәресләре ибтидаи мәктәптә үк башланырга кирәк, әлбәттә бу урында “дәрестән” максуд, гадәттә безнең мәктәпләрдә китапны башындан башлап тәртип берлә баладан укытып, хәлфә әфәнде үзе балалар укыганны тыңлап торудан гыйбарәт булган дәрес түгел. Безнеңчә дәрес мөгаллимнең балалар берлә мосахәбәсендән (какра-каршы сөйләшеннән – ред) һәм аларга һәр нәрсәне аңлатып бирүеннән гыйбарәтдер..
...Башта, әлбәттә, бик җөзьи (кечкенә - ред) нәрсәләрдән башларга мөмкин. Берникадәр физически тәҗрибәләр бөтен сыйныфта җәдид рухы кертергә, балаларда һәр нәрсәне беләсе килү теләген уятырга ярдәм итәчәк. Бөтен дәрес балалардан сорашу, аларның үзләреннән сөйләтү, аларны үзләрен эшкә катыштырудан гыйбарәт булырга тиеш. Менә без шул ысулча мәктәптә голүм табигыядән бераз мәгълүмат бирә башласак, мәктәпләребезнең программасын яхшырту юлында янә бер адым атлаган булыр идек” (1913)
ХХ йөз башында мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Х.Әбелхан балаларны әдәби әсәрләр белән тәрбияләргә кирәклекне әйтә. Чөнки әдәбият - тормыш-чынбарлык, табигать белән янәшә торган эстетик тәрбиянең төп чарасы. Әдәби әсәрләр гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера, алар турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә, сәнгать әсәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Язучы үзенең иҗатында үзен иркен тоеп, кагыйдәләргә буйсынмыйча язса, аның каләменнән гүзәл әсәрләр көтәргә мөмкин. Әгәр билгеле бер кагыйдәләргә генә буйсынып язсалар, әсәрләре ясалма булачак. Үзенең фикерен ул “Тел вә әдәбият мәсьәләсендә яңа адым” мәкаләсендә исбатлый.
Сарыф вә нәхү китапларында кирәкле мисалларны әдәбияттан алырга тиешлеме?
Бу фикерне асасан тәнкыйть итеп булмый. Чөнки моннан максуд әдәбиятыбызны тарату һәм әдәбиятыбызны гомумиләштерүдер. Әлбәттә, һәр милләт баласы үз әдәбиятының таралуын яратырга тиеш. Фәкать мәсьәлә монда гына: бу юл белән барганда чын мәгънәле әдәбият белә таныштырып буламы? Әдәбияттан өмет ителгән нәтиҗәләр чыгамы? Укучыга бер төрле акыл вә фикер биреләме? Менә эшнең бу тарафлары авыр! Бу хакта “юк, ни кызганыч, һич берәве дә юк”, җавабы бирелер...
...Әдәбият галәмендә, әдәбиятны тәфтиш илә шөгыльләнә торган кешеләр арасында йөри торган яңа агымнан чыккан нәтиҗәгә караганда, әдәбият берлә танышуның баскычы менә нидән гыйбарәт булырга кирәк: бер мөхәррир берлә танышу, аның әсәрләен роман, драма, хикәя, комедия дәхи башка шундый исемнән тәхтенә керүләрен, фәлән әсәрнең роман, фәләненең драма булуы тәфтиштән гыйбарәт булырга тиеш түгел... Бер мөхәррир берлә танышу аның әсәрләренең мөндәриҗәте, әсәрләрендә күрсәтелгән баш идеяләрне анализлаудан гыйбарәт булырга кирәк. Һәр мөхәррирнең әсәрләренең төрле кыйсемнәргә бүленүләре тыш игътибары берлә бүлмичә, бәлки аларда мөкаддәс ителгән идеяләр игътибары берлә булырга кирәк...
Х.Әбелан татар мәктәпләрендә җәдитчә укыту ысулын пропагандалаучы. Ләкин яңалыклар хаталардан башка гына булмый. Җәдитчелек хәрәкәтенең аерым җитешсез якларын тәнкыйтьләп, “Ысулы җәдиткә каршы беренче адым” (1911) исемле китабын бастыра.
Хәлил Әбелхан – язучы.
Мәгълүм булганча, 1913–1916нчы елларда Казанда Ф. Агиев наширлыгында һәм мөхәррирлегендә “Ак юл” журналы чыга. Басма әдәби әсәрләргә гаять бай. Анда бүгенге әдәбиятның һәр жанрыннан үрнәкләр бар. Журналга язучылар армиясе туплана. Х. Әбелханның да әдәби дөньясы әлеге журналда ачыла. Ул монда анималистик әдәбиятны уңышлы әйдәп баручыларның берсе буларак таныла. Язучы балалар өчен хайваннар, җәнлекләр турындагы хикәяләрен бастыра (соңыннан алар класстан тыш уку китабы буларак аерым җыентыкта нәшер ителә).
Татар балалар әдәбияты — мәрхәмәтлелек әдәбияты. Анималистик әдәбият мәрхәмәтлелек хисен чагылдыру өчен бай материал бирә. Х. Әбелхан журналда 1913–1914 елларда “Туйдыручы ак сакал”, “Карт үрмәкүч”, “Ак борын”, “Киек каз бәбкәсе”, “Коткаручылар”, “Дуслык бетте”, “Яшь бабай” исемле хикәяләр бастыра. Исемнәреннән күренгәнчә, хикәяләрнең образлары күбесе анималистик әдәбият вәкилләре, авыл баласының янәшәсендә йөри торган җан ияләре — хайваннар, кошлар, аларның кайберләре кешегә файда китерә, икенчеләре ярдәмгә мохтаҗ.
Х. Әбелхан хикәяләренең төп фикере яшь буында мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Бу уңайдан ул үзенең игътибарын тереклек ияләренең кеше ярдәменә мохтаҗларына юнәлтә, ул ярдәмгә мохтаҗ җан ияләрен дә өлкәннәргә түгел, нәкъ менә кечкенәләргә тапшыра, кеше кечкенәдән үк ярдәмчел булып, шуны күреп үсәргә тиеш, ди ул.
Х. Әбелхан мәрхәмәтлелекнең төрле очракларын эзли. “Карт үрмәкүч” хикәясендә Карт үрмәкүч XX йөз башы татар балалар әдәбиятында кабатланмаган образ. Хикәянең сюжеты да үзенчәлекле. Явызлыктан яхшылыкка кискен борылыш ясала, укучыны моңа ышандырырлык сәбәпләр дә табылган.
Х.Әбелхан хикәяләре – кешелекле хикәяләр, алар безне мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга чакырып торалар. Балаларның җан ияләренә карата мөнәсәбәтләрен без “Коткаручылар” хикәяседә күрәбез.
Татар балалар әдәбиятында сөйкемле бабай образын беренче Г. Тукай иҗат иткән иде. “Бабай” (1909) ул моны өлкәннәргә мәхәббәт уяту максатыннан чыгып эшләде. Шуннан соң бу образ акыл иясе карт исеме белән балалар әдәбиятында киң таралды. Х. Әбүлханның “Яшь бабае” да балаларның дусты, аларның рухи ихтыяҗларын аңлый үзен яраттыра белүе белән кызыклы.
Хәлил Әбелхан иҗатында Г.Тукай.
1910 нчы елларда Тукайны өйрәнү белеме үзенең тәүге адымнарын ясап, аның әдәби-теоретик нигезе салына, фәнни концепциясенең аспектлары ачыклана башлый. Шагыйрьнең вакытсыз вафатыннан соң тормыш сукмакларын, аның әдәби-мәдәни мохитен, ул аралашкан кешеләрнең, шәхесләрнең эзләрен барлау һәм өйрәнү көн тәртибенә куела. Тукайның мәктәп-мәдрәсәләрдә гамәли әһәмияте проблемасы шулай ук шагыйрьнең шигырь җыентыкларына һәм ул төзегән методик, уку әсбапларында кереш сүзләрдә, сүз башларында һәм аларга язылган рецензияләрдә, тәнкыйть мәкаләләрендә ассызыклана. Ә авторлары исә мәгариф учакларында яшь буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү белән турыдан-туры шөгыльләнгән шәхесләр, мөгалимнәр, мөгаллим-мөхәррирләр, талантлы классик әдипләр, китапчы наширләр, галимнәр һ.б. Мәсәлән, Җ.Вәлиди, Ш.Әхмәров, Х. Әбелхан, Г. Шәрәф, Г.Исхакый, Н.Хуҗа, Г.Ибраһимов һ.б. Күбесе бу елларда милли мәгариф системасында, уку-укыту программаларында, аларның эчтәлегендә, укыту методлары-алымнарын файдалануда урын алган уңай үзгәрешләр, яңалыклар тәэсирендә язылганнар.
Татар әдәбиятының бер өлешен Тукайның вакытсыз вафаты кайгысын балалар авызыннан бәян ителгән хатирәләр, истәлекләр тәшкил итә. Андыйларга Хәлил Әбелханның “Тукай абый үлгәндә” (1914), Галимҗан Шәрәфнең “Тукайны искә төшерү” (1914) кебек язмаларны керетргә кирәк. Гомуммилли кайгы, югалту буларак кабул ителгән шагыйрьнең үлеме мәктәп балаларының күңел аркылы үткәрелеп, моңга, сагышка өретелеп сурәтләнә. Аның мәктәптәге балалар тормышындагы урыны, бала рухи дөньясында Тукайның бөеклеге, зурлыгы тудырган хисләр, уйланулар шагыйрьнең бәһале, кыйммәтле һәм матур шигырь үрнәкләре, өзекләр белән тирәнәйтелә: “Тукай абый”ның шигырьләре сезгә караңгыда шәм иде. Ул шәм инде сүнде. Гомерлеккә сүнде. Сезне “саф күңелле пакъ җанлы, пакъ тәнле, фәрештә валчыгы” дип моңлы итеп көйләүче Тукай музыкасының актык кылы өзелде. Ул безнең арада озак тормады. Аның яше әле 26-27ләрдә генә иде. Ул озак яшәмәсә дә, үзенең кыска гына гомерен дә шул татар халкы һәм сез балалар өчен корбан итте. Ул бар гомерен татар халкы өчен генә яшәде”. (Х. Әбелхан “Тукай абый үлгәндә”).
Хәлил Әбелхан – журналист.
Алда әйтеп үтелгәнчә, Хәлил Әбелхан үзенең хезмәтләрен һәм мәкаләләрен “Ак юл”, “Мәктәп”, “Мөгаллим” журналларында һәм газеталарда бастыра. 1913-1914 нче елларда “Мәктәп” журналында түбәндәге мәкаләләрен бастыра.
Югарыда күрсәтелгән хезмәтләреннән Х. Әбелханның Америка мәгарифе белән кызыксынуын күрәбез. Америка мәктәпләрендә кулланылган ысулларын, физик тәрбия, хезмәт дәресләрен, тәрбия чараларының уңай якларын алу мөмкинлеге турында яза. Ул мәктәп, мәдрәсәләрдәге укыту тәртипләрен үзгәртергә кирәклекне аңлый. Шул өлкәдә күп хезмәтләрен яза.
Йомгаклау.
«Гыйлемнән яхшы дус юк», диелә татар халык мәкалендә. Әти-әнисеннән, мәдрәсәләрдә төпле белем һәм тәрбия алган зыялы шәхесләр, сәләтләрен, талантларын зур тырышлык белән үстереп, дөнья күләмендә танылуга ирешә.
Татар милләте яшәеш өчен төп терәк, уңышка ирешү чыганагы гыйлем булуын бик борынгы чордан ук аңлап яшәгән, без дә бу гадәтне дәвам итик : тырышып белем алыйк.
Файдаланылган әдәбият:
Кушымта.
“Коткаручылар”
Май уртасының җылы, яңгырлы төне иде. Кичтән кыйбла тарафыннан күтәрелгән сыек болыт кичкә таба әкрен-әкрен бер-берсенә кушылып куерган, яхшук каралган, яшен яшьнәп, күк күкрәп, төн уртасында яңгыр коеп ява башлаган иде. Сәгыйть белән Сараларның өйләрендә утлар сүндерелеп, бүлмәләр караңгылыкка баткан булса да, еш-еш яшьнәгән яшен сәбәпле бүлмә эчләре яктырып-яктырып китә, яшьнәми торган араларда бүлмә эчләре тагы караңгы булып күренә иде. Сәгыйть белән Сараның йоклаган бүлмәсендә бакчага караган тәрәзәләр ачык булганга, яфракларның шаулавы, яңгырның шыбырдавы бүлмә эчен яңгыратып тора.
Сара Сәгыйтьтән кечкенә булса да, бик шаян, бик шук, көне буе күп чаба, күп уйный, күп йөри, көн яхшы булса, тыштан бер дә керә белмәгәнгә кичкә таба тәмам арый, кичләрдә яту берлә изрәп йоклап китә иде. Сара бүген дә көндез күп уйнаган, шуның өчен яту берлә йоклаган иде. Яшен яктысы, күк күкрәү тавышы берсе дә аңа уңайсызлык итмәделәр. Ул үз хәлен белгәндәй, үз тынычлыгы өчен үз ятагын тәрәзәдән ераграк, читтәрәк, караңгы җиргә урнаштырган иде. Сәгыйтьнең урыны Сараныкына караганда тәмам киресенчә булганлыктан, ул башка көннәрдә, тыныч төннәрдә дә бераз пошынып ятмыйча йоклый алмый иде. Бундай төннәрне Сәгыйть бигрәк тә борчыла иде. Сәгыйть тәмам чишенеп күптән яткан булса да, яшен ялтырап, аның йөзен яктыртканда кара күзләренең һаман да ачык икәне күренә иде. Ул карап ята иде.
Яшен яшьнәве, күк күкрәве, яңгырның көчәюе бакчадагы, тәрәзә төбендәге агачларның тавышлавы һаман куәтләнә бирә.
Сәгыйть, күзен каты гына йомып, көчәнеп-көчәнеп йокларга тырышып ята. Сәгыйтьне йокы үз юлына тарта башлады. Ул йоклар-йокламас хәлгә килде. Бу вакытта аның колагына теге гөрләү, шаулау, шытырдау арасында зәгыйфь кенә: «Мияу-мияу, ми-ми-ми», — дигән тавыш ишетелде. Сәгыйть йокымсырап ятканга бу тавышны төшендәме, өнендәме ишеткәнен белми иде. Ләкин гөрләү арасында зәгыйфь тавыш һаман ишетелә. Бераздан тавыш бер туктый, бер ишетелә башлады.
Гөлдерәп күкнең каты гына күкрәве Сәгыйтьнең күзен ачтырды. Теге йокы арасында ишетелгән һаман да «мияу-мияу» диеп дәвам итә. Сәгыйть башын күтәреп, әнкәсе яткан урынга карады да әкрен генә үз ятагыннан төшә башлады. Өй эче тып-тын, әнкәсе дә изелеп йоклый. Сәгыйть, аягүрә торып, шыпырт кына ачык тәрәзә янына килде. Тавыш тыштан, бакчадан ишетелә. Сәгыйть тәрәзә төбендә ятып, башын тышка сузды, алга карады, уңга карады, сулга карады — бернәрсә дә күренми. Хәзер инде тавыш ачыктан-ачык ишетелә. Ләкин куе агач, үләннәр арасында бернәрсә дә күреп булмый. Сәгыйть озак карады, бакчаның эче көндезгедәй ялт итеп яктырып китте, куәтле яшен яшьнәде, җир йөзе су булганга һәмма җир ялтырап калды. Сәгыйть шул яктылык арасында, үзе карап торган җирдә, түбәндә, куе үлән арасында йодрык кеби бер кара нәрсә күрде. Бу кара нәрсәнең кем икәнен Сәгыйть бик тиз аңгарды. Ул Сараның иң яраткан «Китек колагы» иде.
Сара Китек колакны һәммәсеннән дә артык күрә, аны һәрвакыт үзе карап ашата, эчертә, өйдә, тышта уйната иде. Китек колак гел Сара дигәнчә генә йөри, ул уйныйк дисә — уйный, йөрик дисә — аның артыннан бер дә калмый иде. Китек колак әле бала гына булса да, гакыллылыкта зур мәчеләрдән бер дә ким түгел иде.
Сәгыйть Китек колакны күрү берлә: «Пес-пес-пес, карачыгым», — диеп акрын гына кычкырды. Теге дә җавабында сузып кына «Мияу», диде. Сәгыйть тегенең ярдәм эстәгәнен сизеп, тиз генә тәрәзәдән башын алып, ничек коткару юлын эзли башлады. Тәрәзә янында торып, алай да, болай да уйлады, тәрәздән сузылып алырлык түгел иде, чөнки Сәгыйтьләрнең йоклый торган бүлмәсе өйнең өстке, икенче катында иде. Сәгыйть уйлап-уйлап Китек колакны коткарырга юл таба алмады. Өмидсез генә тәрәзә яныннан китте. Ләкин яңгыр астында Китек колакның сузып-сузып, моңаеп кычкыруы Сәгыйтькә тынычлык бирмәде. Ул, әнкәсенә сиздермәс өчен, әкрен генә баскалап Сарага таба китте. Сара янына барып, бер дә дәшмичә генә аны тарткалый башлады. Сәгыйть бер әнкәсе яткан якка, бер Сарага таба караган, ничек булса да, Сараны тавышсыз гына, тартып-тартып кына уятырга тырышты. Сара бераз селкенү берлә Сәгыйть шыпырт кына: «Китек колак, Китек колак ягъмур астында, суда кычкыра…» диде.
Сара йокы берлә, башта: «Ә, ә, ә кирәкмилә» дисә дә, Китек колак дигән сүз аны бик тиз аңга китерде, ул күзен ачты. Сәгыйть пыш-пыш кына Сарага эшне бәян итте. Сара Китек колакның һәлакәттә икәнен абыйсы сөйләгән сүзләрдән аңгарып, ятагыннан сикереп торды да, аяк очына гына басып, абыйсы берлә тәрәзә янына китте.
Сара тавышыннан ук бу кычкыручының уенчак Китек колак икәнен сизде. Сараның йокысы качты: Ул: «Ах нәнекәчем» — диеп, песи баласын кызганып алды.
Куак һәм агачларның шаулавы, яңгырның коюы киткән саен арта гына бара. Җир йөзе ап-ак су берлә ялтырый. Китек колак моңаюында дәвам итә.
Яшь коткаручылар икәүләп уйлый, юл эзли башладылар. Алар әниләренә сиздермәс өчен әкрен генә баскалап ишеккә килгәннәр иде, төртеп-төртеп тә ишек ачылмагач, югары келәдән бикләгәннәр ахыры диеп, кайтып китәргә мәҗбүр булдылар. Бүлмәгә кайтып керү берлә теге «Мияу-мияу»ның ишетелүе Сәгыйть берлә Сараның күңелен дәхи парчалады. Аларга бу тавыш моңаеп елагандай сизелә иде. Сара теге тавышка җавап биргәндәй: «Ах нәнекәчем, карачыгым», — диеп сөйләнә, әле анда, әле монда барып бөтерелә. Ишек ачарга әнкәләрен уятырлар иде, куркалар: аның бундай былчыракта яңгыр астына Сәгыйть берлә Сараны чыгарыр ихтималы юк. Ничек итәргә дә белми аптырап торганда, Сара әллә нинди зур мәсьәлә чыгаргандай: «Аба, аба», — диеп үз планын сөйли башлады. Сара үз планын бер җирдән сөйли, бер яктан эшли дә бара. Ул тиз генә икенче бүлмәдән сөлге кебек нәрсәләрне җыеп килеп, аларны бер-берсенә бәйли бара. Сөлгеләрнең бер очын тәрәзә тоткасына бәйләп: «Аба, аба, — диеп сөйли-сөйли сөлге буенча әкрен генә бакчага да төшә башлады. Сәгыйть сөлгене тоткага бәйләнгән җиреннән ычкынып китмәсен дигәндәй тотып тора. Яңгыр бер өзлексез коеп тору сәбәпле аяк асты тәмам су иде. Сара да төшеп җитү берлә суга чап иттереп басты. Ләкин ул Китек колакка якынлашканын күреп өстеннән яуган яңгырны да, аяк астындагы суны да сизмәде. Китек колак та үзен коткарырга килә торган Сараны күреп, елаган тавыш берлә кычкыра. Сара да тиз генә песине кулына алып, менү юлын карады. Ул сөлгенең бер башын тотып, Китек колакны кулына алып менмәкче булды. Менү өчен ике кулның да кирәк икәнен сизде. Сәгыйть аптырауда калган Сараны коткарыр өчен булырга кирәк, тәрәзәдән башын чыгара төшеп: «Элек сөлге буенча Китек колакны җибәр», — диде. Чынлап та сөлгенең түбән очыннан җибәрелгән Китек колак ашыга-ашыга югары менеп, бүлмәгә кереп китте. Аның артыннан менмәкче булган Сара берничә мәртәбә сөлгегә ябышса да, алга таба китә алмады. Менү өчен ике кулның да буш булуы файда итмәде. Менәргә бераз азапланып та менә алмагач, коеп ява торган яңгырга да илтифат итәргә мәҗбүр булды. Берничә мәртәбә «Аба, аба», — диеп кычкырса да, тәрәзә янында бер кеше дә күренми иде. Сәгыйть Китек колакны җылыту, аның өстен корыту берлә маташа иде. Сара үзенең менә алмавын белгәч, балавыз сыга башлады. Сараның тавышына уянып киткән әнисе гаҗәпләнеп тәрәзә янына килсә, ни күзе белән күрсен, кечкенә Сара яңгыр эчендә басып тора, үзе сөлгедән тарта, елый. Әнкәсенең: «Ни эшләдең, Сара бәбкәм?» — диюенә Сара да яшь арасыннан гына: «Коткардык», — диде.
—Кемне?
— Китек колакны. Сараның әнкәсе түзә алмыйча көлеп:
— Менә коткаручылар, — диде.
“Тукай абый үлгәндә”
Апрельнең 4 нче көне иде. Шундый ук матур, күңелле, саф һавалы, якты кояшлы, язгы иртә иде. Җылы кояшның ялтыраган якты нурларына күз сала-сала, калтыранып, төрлечәгә боргалап сайраган сыерчыкларның колакны ярып керә торган үткен тавышларын тыңлап, Аксу урамы буйлап, балалар мәктәпкә җыелалар. Алар шатлана-шатлана мәктәпкә керәләр. Яшелгә буяган, тимер түбәле зур яңа мәктәп балаларны ачык йөз белән каршы ала... Тышта якты булса, минем эчемдә дә якты; тышта хәзер генә яз булса да, минем эчемдә берөзлексез яз дигән кебек балаларны җыя иде.
Менә сәгать 8 булганда, мәктәп эче гөж итә; уйный, сөйләшә, укый, җырлый торган балалар белән кайный, мәктәп кырмыска оясына яки умартага охшый. Мәктәптә пакь җанлы, пакь тәнле, ак йөзле «фәрештә валчыкларының тормышы кайный.
Менә сәгать 8 ярым да була, тугызга да якынлаша — хәлфә юк та юк. Башка көннәрдә балалар белән бервакытта ук килә торган Габдулла хәлфә бүген нишләптер кичегә; балалар тәрәзәгә дә барып, урамга да чыгып карыйлар — хәлфә һаман күренми. Балалар үзләренең остазларын көтәләр. Балалардан кайсыберәүләре — «Габдулла абый авырыймы икән әллә?» — дисә дә, арадан берәве: «Юк, без мәктәпкә килгәндә генә, ул почта ягыннан бик ашыгып кайтып бара иде әле» — дип, тегеләрне тынычландыра.
Менә сәгать тугыз тулды. Мәктәп ишеге ачылды. Балалар Габдулла хәлфәне аягүрә басып каршы алдылар.
Бүген хәлфә элекке ачык йөзле, шат «Габдулла абый» түгел иде; балалар хәлфәнең бу кадәр күңелсез булуын күреп гаҗәпкә калдылар, һәммәсе дә хәлфәнең йөзенә, күзләренә карадылар. Хәлфәнең кулында гадәттәге журналның, берничә китапның булмавыннан, «ни дә булса бардыр, ахры», дип шикләнделәр. Мәктәп эче тынга калды, һәммә бала хәлфәнең авызыннан чыгачак беренче сүзне көтә иде. Хәлфә гадәттәгечә урындыкка да утырмады, һәм баядан бирле басып тора торган балаларга да утырырга кушмады. Хәлфә балаларга карап, калтыраган тавыш белән:
— Балалар, Тукайсыз да калдык!.. 2 нче апрельдә кичкырын, сигез сәгать 15 минутта сөекле шагыйребез Тукаев үлгән... Бүгенге газет шул кайгылы хәбәрне китерде.,. — диде. Ничә минут элек кенә көлешеп утырган балаларның йөзләрен кайгы басты. Балалар моңга калдылар. Алар кечкенә булсалар да, «Тукай үлде!» дигән сүзнең мәгънәсен үзләренең саф күңелләре белән сизә иделәр.
Хәлфә сыйныф буенча берәр әйләнде дә янә балаларга карап:
— Сөекле шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев барыбызны да ятим калдырды... ул үлде... ләкин безгә күп яхшы сүзләр әйтеп, матур, моңлы шигырьләр язып үлде... Менә сезнең арагызда икенче ел укучыларыгыздан алып дүртенче ел укучыларыгызга кадәр барыгыз да аның бик күп шигырьләрен беләсез... Аның матур шигырьләрен ятлаганыгыз күп, сез аның яңа шигырьләрен дүрт күз белән көтеп ала идегез. Яңасы чыккан саен, сөенә-сөенә укый идегез. Тукай абый —сезгә бер шатлык, чишмәсе иде. Менә инде шул чишмә хәзер тукталды. Моннан соң сезгә ул чишмәнең көмештәй ак суын эчәргә насыйп түгел...«Тукай абый»ның шигырьләре сезгә караңгыда шәм иде. Ул шәм инде сүнде. Моңлы итеп көйләүче Тукай музыкасының актык кылы өзелде. Ул безнең арада озак тормады. Аның яше әле 26—27 ләрдә генә иде. Ул озак яшәмәсә дә, үзенең кыска гына гомерен дә шул татар халкы һәм сез балалар өчен корбан итте. Ул бар гомерен татар халкы өчен генә яшәде..
Тукай абыегыз сезне бик ярата, үзенең яшь вакытын, үзенең мәктәбен бик сагына иде. Ул сезнең хакта:
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең, барлык вөҗүдең пакь синең,
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең аппак синең, —
дип, сезнең кальбегезне үтәдән-үтә күрә иде.
Ул үзенең мәктәбен сагынып:
Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде дим,
Нигә дим изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым,
Нигә мин кечкенә «Апуш» түгел, зуп-зур «Тукай» булдым?»* —
дип ул, үзенең сездәй кечкенә булган көннәрен сагына (*Тукайның «Гомер юлына керүчеләргә» шигыреннән).
Ул үсеп җиткәч тә үзенең мәктәбен онытмый. Аны һәрвакыт исендә тота. Ул шулай үзенең сабый вакытын яратканга күрә, сез сабыйлар өчен хисапсыз күп матур шигырьләр язды.
Ул шулай үзе укыган мәктәпне яратканга күрә, ахырдан татар халкы өчен файдалы кеше булды. Татар халкы арасында «Апуш» кына булып калмыйча, «бөек шагыйрь Габдулла Тукаев» булды.
Татар халкы өчен көне-төне тырышып эшли торгач, Габдулла әфәнде бик каты ютәл авыруына сабышты. Хәле көннән-көн начарланды. Шулай да кулыннан каләмен ташламады. Менә инде сөекле шагыйребез үлде. Ул кулына каләмен тотып, мәктәп тугрысында язып, сезнең хакта уйлап үлде!
Менә бүген кадерле шагыйребезнең салкын тәнен Казанда гүргә иңдерәләр. Бүген ничә меңләп мәктәп балалары, ничә меңләп татар халкы канлы яшьләр белән аглап, сөекле шагыйребездән мәңгегә аерылалар. Бөтен Казан халкы, һәммә дөнья эшләрен ташлап, аны озатырга барачак.
Без Казанда түгел. Без хәзер аның белән актык мәртәбә саубуллашырга Казанга бара алмыйбыз. Без инде сөекле шагыйребезне күңелдән генә озата алабыз. Без бүген мәктәптә сабакларыбызны укымыйбыз. Без инде кулыбызда булган аның шигырь китапларын, аның хакында язылган язуларны укып, бөтен көнне сөекле шагыйребез тугрысында гына уйлап үткәрергә телибез, — диде...
Аннан соң барлык балалар бергәләшеп, беравыздан «Күңел», «Туган авыл» шигырьләрен укыдылар...
Хәлфә үзе белән алып килгән Тукайның берничә шигырь китапларын китабы булмаган балаларга тараткач, балалар мәктәптән чыга башладылар.
Бу вакытта хәлфәнең күзләре яшь белән тулы иде. Мәктәптән тын гына чыгып килә торган балаларның йөзләрен кайгы баскан, аларның күз карашлары моңлы иде.
Мәктәп ишек алдына куелган сыерчык оясы алдында иртә белән бер сыерчык сузып-сузып сайраса да, хәзер инде ул тик кенә тора иде; ул да балаларның кайгысын уртаклашкан кебек. Ул да балаларның Тукай абыйларыннан аерылганын сизә иде. Иртә белән генә ялтырап, бөтен дөньяны яктырткан язгы матур кояш та болыт астына кереп югалган иде. Әйтерсең лә, ул да балалар белән бергә Тукай абый өчен кайгыра иде.
Сочинение
Астрономический календарь. Октябрь, 2018
И тут появился изобретатель
Мальчик и колокольчики ландышей
Зимовье зверей