Конкурсное сочинение (посвященное международному Году языков коренных народов) на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
konkurs_sochineniy_na_tatarskom_yazyke.docx | 15.56 КБ |
Туган тел
Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле.
Минем туган телем - татар теле. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Мин тугач, әниемнең назлы итеп "балам" дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән "әни" сүзе дә туган телемдә булган.
Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укысакта, без алар белән татарча аралашабыз Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Минем туган теленнән дә матур тел юктыр ул. Бу минем сүзләр генә түгел.
Туган тел! Аңардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Һәр кеше үз туган телен сөяргә, яратырга тиеш. Әгәр кеше туган телен сөймәсә ул туганнарын да яратмас. Һәркем өчен туган тел газиз, чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба. Тел кешегә бер-берсен аңларга, бер- берсенә теләк, максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул – Ватан, туган җыр, ата- ана сүзләре белән янәшә бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз! Туган тел – иң матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү - бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе - гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.
Туган телем минем өчен бик газиз. Ул - иң туган, иң матур, иң татлы тел! Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!
Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение
средняя общеобразовательная школа с.Сухоречка
муниципального района Бижбулякский район
Республики Башкортостан
Инша “Туган тел”
(посвященное Международному году языков коренных народов)
на татарском языке
Выполнила:
обучающаяся 8 класса
МОБУ СОШ с.Сухоречка
Мустафина Алсу
Учитель:
Данилова Гульнара Ягфаровна
с.Сухоречка
2019г.
Северное сияние
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Именинный пирог
На берегу Байкала
Астрономический календарь. Январь, 2019 год