Сибгат Хәким – халык шагыйре
Шагыйрь иҗатын ни яшәтә? Язылган шигырьләрнең санымы? Бәлки, аларның күләме, томнарның калынлыгыдыр? Әллә инде үзе яшәгән чорда иҗатчының бик тә танылган шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе, кыю кө-рәшче булуы аның җырларының халык күңелендә онытылмыйча яшәвен тәэмин итәме?
Тау халыклары арасында “ көмеш кашык кабып туган” дигән бер мәкаль бар. Табигать тарафыннан әкият, җыр – шигырь чыгару сәләте бирелгән, телгә оста кешеләр турында сөйләгәндә, алар “ бу кеше авызына көмеш кашык кабып туган “ диләр. Шикләнмичә әйтергә була, күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким - шундый бәхетле кешеләрнең берсе. Аның “көмеш кашыгы” – үзенә бабаларыбызның меңъеллык тәҗрибә һәм акыл көчен сеңдергән , шигъри бизәкләргә бай, сыгылмалы халык теле.
Вложение | Размер |
---|---|
sibgat_hkim.doc | 99.5 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Яңгул урта гомуми белем бирү мәктәбе
темасына фәнни-тикшеренү эше
Автор: Хабибуллина Ландыш
Балтач муниципаль районы Яңгул
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Шәрипова Роза Александровна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яңгул - 2018 ел
Эчтәлек
I.Кереш. 3 бит
II.Төп өлеш. 4 бит
III.Йомгаклау. 12 бит
IV.Кулланылган әдәбият. 14 бит
Кереш
Сибгат Хәким – халык шагыйре
Шагыйрь иҗатын ни яшәтә? Язылган шигырьләрнең санымы? Бәлки, аларның күләме, томнарның калынлыгыдыр? Әллә инде үзе яшәгән чорда иҗатчының бик тә танылган шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе, кыю кө-рәшче булуы аның җырларының халык күңелендә онытылмыйча яшәвен тәэмин итәме?
Тау халыклары арасында “ көмеш кашык кабып туган” дигән бер мәкаль бар. Табигать тарафыннан әкият, җыр – шигырь чыгару сәләте бирелгән, телгә оста кешеләр турында сөйләгәндә, алар “ бу кеше авызына көмеш кашык кабып туган “ диләр. Шикләнмичә әйтергә була, күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким - шундый бәхетле кешеләрнең берсе. Аның “көмеш кашыгы” – үзенә бабаларыбызның меңъеллык тәҗрибә һәм акыл көчен сеңдергән , шигъри бизәкләргә бай, сыгылмалы халык теле.
Хезмәтемнең максаты- Сибгат Хәкимнең язган әсәрләрен тикшереп, шагыйрьләр “тик үз язмышлары белән язалар шигырьләрне”дигән сүзләрен дәлилләү , халык темасының бирелешен , чор геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-әдипнең төрле темаларны чагылдырып язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны өйрәнү;
-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;
-әдип хакында әдәби – тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.
Өйрәнү объекты һәм предметы- Сибгат Хәким әсәрләре
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.
II
Тарих гыйбрәтләр алыр өчен языла һәм өйрәнелә. Әгәр дә шагыйрьнең туган елының датасына әйләнеп баксак, без аның катлаулы һәм авыр еллар-ның алдында торганын күрербез. Кечкенә Сибгатькә өч яшь булыр-булмас вакытта Беренче Бөтендөнья сугышы башланып киткән, аңа бөтен илне тет-рәткән гражданнар сугышы ялганган. Шул сугышларга тоташып ук 1921 елгы ачлык килә. Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрендә үзенең бөтен дәһшәте белән сурәтләнгән коточкыч чор. Безгә, чын ачлыкның ни икәнен белмәгән буын вәкилләренә, вәхшәт һәм кан белән сугарылган бу елларны аңлавы да бик читен. Ун яшьлек Сибгат исә ул елларны берничә пот бәрәңгегә ялланып таныш марига йорт салырга сабыен ияртеп барган әтисенең күз яшьләре аша хәтерли.
… Бүреген киеп минем янга чапкан
(Бер сүз дә юк урлау хакында).
Елады ул олыларча үксеп,
Үзе өйгән бура артында.
Үлгәндә дә хәтеремнән чыкмас
Шул вакытта минем курыккан;
Елады ул баш пешкәннән түгел,
Оятыннан, гарьлек, хурлыктан.
Озак та үтми ризык эзләп Украинага киткән әтисе белән абыйсы шунда үлеп калалар. Ачлык һәм тиф аяктан ега аларны. Алтмыш елдан артык вакыт үткәч, татарның аксакал шагыйренә, хөрмәтле һәм абруйлы шәхескә әйлән-гән Сибгат Хәким әтисе һәм абыйсы ачыккан якларга – Трускавец курортына ял итәргә барып чыга. Ләкин иң кадерле кешеләре ачлыккан интеккән туф-ракта шагыйрьнең җаны тыныч түгел, түзеп булмаслык моң һәм сагыш тел-гәли аның йөрәген. Шул моң шигырь юлларына саркып чыга, лирик герой-ның фаҗигасе укучы йөрәгенә дә барып тоташа.
Шулар йөрәгемнән китми,
Тамактан үтми сынык,
Карыйлар шикелле күзгә,
Ашаганда, ымсынып.
Ялым ял түгел, кайгыдан
Әйләндем мин сырхауга,
Күзем аз гына йомсам да
Баса узган чор алга.
Узган чор фаҗигасе шагыйрь иҗатында төрле лирик төсмерләрдә, шигъ-ри детальләрдә еш кабатлана, чөнки әдипнең үз сүзләре белән әйтсәк, ша-гыйрьләр «тик үз язмышлары белән язалар шигырьләрне». Димәк, язучы иҗатына төшенү дә аның шәхси биографиясен өйрәнү, ул үткән тормыш юлын аңлау аша гына була ала. Шунсыз шагыйрь язган юлларның моңы синең күңелеңә бөтен тулылыгы белән барып ирешә алмый.
Сибгат Хәким яшәгән чор… Бу үткән гасырның егерменче, утызынчы, кырыгынчы еллары. Беренче карашка Сибгат Хәким язмышы бу елларда әллә ни катлауланмый, шома гына бара кебек тоела. Ачлык артта кала, булачак шагыйрь туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлый (ул заманда бик сирәкләр генә татый торган бәхет бу), 1930 елда Казанга килеп рабфакка укырга керә. Аннан соң Көнчыгыш педагогия институтында белем ала. Үзе яраткан кызга өйләнә. Туйның түрендә Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур кебек шәхесләр. Шагыйрь гел татарның күренекле һәм фаҗигале язмышлы шәхесләре янәшәсендә. «Мин бер язучы кулыннан икенче язучы кулына күчеп, пединститутка эләккән кеше. Минем юл башында Кутуйлар тора. Кутуйлар мине «Дим буе»ның авторы Садри Җәләлгә тапшырды. Садри Җәләл үз чиратында рабфактан институтка озатты»[1], – дип яза ул еллар үткәч, «Аккош күлендә сагыш, моң…» исемле истәлек-язмасында. Ә без утызынчы елларда Гадел Кутуйның нахак гаепләүләр аркасында интегүен, ә атаклы Садри Җәләлнең Сталин төрмәләре аша үтеп сәламәтлеген югалткач вафат булуын яхшы беләбез. Муса Җәлил һәм Туфаннарның катлаулы һәм авыр язмышы хакында инде искәртеп тору да артык кебек. Сибгат Хәким язмышы шушы шәхесләрнең язмышы белән тыгыз үрелгән. Шуңа да инде әдипнең тәкъдире Бөек Ватан сугышына барып тоташуына гаҗәпләнергә генә кала. Сугышта ул рота командиры, артиллерист. Курск Дугасындагы атаклы сугыш дәһшәтен исән-имин кичеп, утлы юллар аша үтеп туган якка кайтып егылган, туган туфрактан көч алып әдәбиятның алдынгы сызыгына баскан. Сугыш темасы аның иҗатында еш кабатланачак, «…язам, каләм белән түгел, язам Дугалар белән», – диячәк ул гомеренең азагында. «…уттан бер чыкканнан соң икенче тапкыр керәсе килми. Әсәргә алыну минем өчен яңадан утка керү белән бер», – дип язачак «Дуга» поэмасының керешендә.
Шагыйрьнең иҗат юлы әнә шундый югалтулар һәм сагышлардан, үткәндәге моңлы хатирәләрдән, үзәк өзгеч истәлекләрдән тора. Танылган рус тәрҗемәчесе Рувим Моранга багышлап язылган шигырендә Сибгат Хәким үзенең тормыш юлын йомгаклап менә нәрсәләр язды:
Сиңа тигез рифма кирәк,
Күлмәк булсын җитеннән,
Минем тәрҗемәи хәлем
Тора үлем-җитемнән.
Тора бөлгенлек-ачлыктан,
Тора ятимлегемнән,
Тора сугыштан, блокада,
Абыем әсирлегеннән.
Тора таныш Җәлилләрдән,
Куллары богауланган,
Тора Ватан сугышына
Тиң бөек елаулардан.
Бөек Ватан сугышына кадәр үк «Беренче җырлар» (1938), «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең балачагы» (1940) исемле җыентыклар чыгарып өлгер-гән шагыйрь лирикасы белән замандашларының игътибарын җәлеп итә. Шәйхи Маннур, әйтик, аны «үзенә бер яңа, аеруча ягымлы алым белән яза торган лирик шагыйрь»[2], – дип билгеләп үтә, Муса Җәлил исә «шактый үсеп, поэзиядә ныклы урын алган[3]» талантлар арасына кертә.
Фронт шартларында шагыйрь аз яза. Әсәрләрендә гади солдатның гадәти хисләре тасвирлана, Шәйхи Маннур билгеләп үткән «ягымлы алым» өстенлек итә. Тик шулай да шагыйрь буларак Сибгат Хәким халыкка бу елларда сугышка кадәр үк иҗат иткән «Юксыну» шигыре белән таныла. Лирик эчтәлекле бу әсәргә 1942 елда Шакир Мәҗитов көй яза, җырчы Зифа Басыйрова башкаруында җыр халыкка яңгырый һәм аерылу, югалтулар белән җаны телгәләнгән меңнәрнең йөрәгенә барып җитә, җырның моңы халык йөрәгендәге сагышлар белән аваздаш булып чыга. «Казанга мин 1946 елның апрелендә генә кайттым. Күңелдә әле сугыш истәлекләре, туганнар, дуслар белән очрашу шатлыгы… Нинди дә булса җырымның барлыгын уйга да китермәгән шундый көннәрнең берендә урамда радиокомитет янында беренче очраткан артисткам Зифа Басыйрова булды. Күрештек. «Үз җырыгызны тыңлаганыгыз бармы сезнең?» – дип сорады ул. Шунда ук мине радиокомитетның студиясенә алып кереп, берүземә җырлап та күрсәтте. Ул җыр «Юксыну» иде. Җырны мин кызыксынып тыңладым, һәм шул вакыт Зифа Басыйрова минем күңелемдә әле генә булып узган авыр сугышның бөтен кичерешләрен «Юксыну» аша халыкка җиткергән онытылмас бер образ булып гәүдәләнде»[4], – дип яза соңыннан автор бу хакта. Бернинди идеологик максатлар да куелмыйча язылган җыр әнә шундый бәхетле язмышка очрый.
Сугыш шагыйрь өчен канлы фаҗига гына түгел, ә утлар-ялкыннар эчен-дә үткән яшьлек тә. «Карыйм документаль фильм» шигыренең лирик герое көтмәгәндә экранда үзенең яшьлеге белән очраша, документаль кадрларда сакланып калган яшьлек сурәте, яшьлек төсе персонажның күңелен нечкәртә. Шагыйрь әлеге эпизодны тетрәндерерлек итеп тасвирлый.
Шинеле төрелгән тыгыз,
Өстә кат-катлы дуга.
Мин – яшьлегемә, ул минем
Текәлгән картлыгыма.
Текәлгән, таныйм, бары тик
Кул биреп күрешәсе…
Экранга тамарга тора
Өзелеп күзнең яше.
Әдипнең иҗат мирасында бу темага караган поэмалар да байтак кына. «Дала җыры», «Дуга», «Эзлиләр Европа буйлап», «Күги» кебек поэмалары татар әдәбиятында теманы иң уңышлы ачкан әсәрләрдән. Соңгы икесе, миңа калса, Сибгат Хәким иҗатының иң югары нокталарыннан дип саналырга хак-лы. «Күги» – шагыйрь иҗатында бик еш очрый торган табигый, эчкерсез ин-тернационализм үрнәге дә. Лирик герой белән поэманың персонажы Күгине байтак нәрсә берләштерә. Ул сугышка кадәр үк туган дуслык та, фашизмга һәм сугышка каршы ачы нәфрәт тә, табигатьне, сафлыкны ярату хисе дә, сугыш кырындагы тиңсез батырлык та, сугышсыз киләчәк турындагы самими хыяллар да. Мари көтүчесе Күгинең фронттагы батырлыгын сурәтләүгә багышланган поэма аз гына Твардовскийның атаклы «Василий Теркины» белән аваздаш та: шундый ук тапкырлык һәм зирәклек, авырлыклар алдында борын салындырмый торган көчле натура, җор күңеллелек.
«Эзлиләр Европа буйлап» – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган поэма. Лирик геройның уйланулары рәвешендә бирелгән эчтәлек үткән чор белән бүгенгене тоташтыра, җәлилчеләр батырлыгының асылын, фашизмның кешелексезлеген ача. Поэмага хисләр киеренкелеге, уй масштаблылыгы, фикернең бер обьекттан икенчесенә кискен күчеше хас. Лирик герой Мусалар батырлыгына соклану белән бергә, алар алдында үзен гаепле дә хис итә:
Ачы җилләренә түздем
Рус кышы дуамалның.
Клин, Калинин, Ржевның
Атаклы Дугаларның
Солдаты синең алдыңда
Гаепле, гөнаһлымын,
Юлларда төртелдем озак,
Шелтә бир, колакны бор.
«Күги», «Эзлиләр Европа буйлап» поэмасы да өченче бөтендөнья сугы-шының якын сулышын тоеп язылганнар. Без күрәбез: әсәрләрнең язылуына утыз елга якын вакыт үткәч тә, киеренкелек кимемәде, киресенчә, сугыш уты кабызучыларның тагын да активлаша төшүе сизелә. Димәк, Сибгат Хәким-нең сугышка нәфрәтләнеп язган әсәрләре үзләренең актуальлекләрен әле дә югалтмаганнар. Поэмаларның кайбер урыннары нәкъ бүгенге кебек яңгырыйлар:
…Миндә төртелгән «Ура»ны
(Бөек дан – солдат даны)
Алды күтәреп соңыннан
Вьетнам солдатлары.
Палестина чүлләрендә,
Шыр Галан сыртларында,
Ул кабатланды, Ливанның
Тын калган йортларында
Йөрде борчулы авазым…
Сибгат Хәкимнең вакыт сынавын үткән башка әсәрләренә әйләнеп карасак та без аларның заман пафосына иярмичә, кешенең табигый хисләрен җырлаган шигырьләр булуын күрербез..
Үсештәге шагыйрь таланты шуннан соңгы елларда туган як темасына йөзгә якын шигырь иҗат итте, шигырьдән шигырьгә авторның хисләре яңа яклары белән ачылдылар: туган якның газизлеге һәм алыштыргысызлыгы, ата-баба гомер кичергән туфракның онытылмас яме, туган нигездәге сагышлар, кадерле һәм изге нәрсәләрне югалту ачысы тормыштан тотып алынган шигъри детальләр ярдәмендә кабатланмас образларга әйләнделәр, укучы күңелендә дә яңгыраш таптылар һәм, иншаллаһ, киләчәк буын укучыларының йөрәгенә дә барып җитәрләр. Лирик геройның «кырлар өстеннән искән җилләргә хәтле сусавы», олыгайган шагыйрьнең туган яктагы өянкеләргә эндәшүе һәм бу лирик эндәшнең күңелләрне нечкәртер дәрәҗәдә самими булуы кемнәрне генә дулкынландырмас икән. Табигый ки, мондый хисләр искермиләр. Чөнки туган як белән бәйле тойгы һәркемнең күңеленә газиз, җирсү дигән тетрәндергеч хисне үз гомерендә бер тапкыр гына булса да кичерми калган кешене табуы кыен.
Сибгат Хәкимдә нечкә детальләрдән җыелган туган як сурәте фәлсәфи гомумиләштерүләр белән үрелеп бара, беравык дөнья мәшәкате, тормыш га-ме арткы планга күчеп, кайнар хис өстенлекне ала, сурәткә сурәт үрелә, уйга уй тоташа, моңга моң өстәлеп арта.
Печәннәрне ерып йөреп,
Җиргә тараласың да
Ятасың, ятасың җәйнең
Яшел тарамасында.
Кайный чәй, ташый болыннар,
Дүрт якта дүрт көтүче.
Уртада һаман да тормыш,
Гел дөнья көтү эше.
Кайный чәй, кайный тормышым
Кайный йөрәккәемнең
Хисләре, хисләре кайный
Каен җиләкләренең.
Шагыйрьнең лирик героен туган якта һәрнәрсә тәэсирләндерә: туган ни-гездә моңаеп уйлану, су астында калып тигезләнгән һәм мәңгегә кайтмаска югалган туган як болыннары, офыктан-офыкка йөгерә торган кыр чәчәкләре, су баскан Ык тугайларына карап сызгырып торган карт йомран, баш очында чыелдап очкан тәкәрлекләр. Әдип аларның һәркайсын тетрәндергеч әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә. Экологик проблемалар да, шәхес һәм табигать мәсьәләсе дә, югалган традицияләр өчен әрнү дә чагылыш таба аларда. Әмма шагыйрь аларны тар идеологик кысалар эченә куып кертми, сәясәт ясамый, кешенең табигый хисләре рәвешендә җырлый, табигатькә карата кешелексез мөнәсәбәт тудырган фаҗигане, кеше җанының үткән гомергә карап сызлануын тасвирлый.
Сибгат Хәкимдә туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр те-малары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да бер нәрсә – мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә. «Тыкрык башында иске йорт» шигырендә, мәсәлән, ул күптән тузган туган йортка кайткан лирик геройның хисләрен сурәтли. Кайчандыр гөрләп торган туган йортның ишегалдын әрекмән һәм кычыткан баскан, тузан баскан йорт боек һәм тын тора. Туган йорттагы югалтуларның иң олысы, әлбәттә, ана образы белән бәйләнгән, лирик герой бу образ турында сөйләми диярлек, персонаж-ның җан үрсәләнүен безгә бары тик аның хәрәкәтләре, капка төбендә үз-үзен тотышы гына хәбәр итә.
Чатта йорт… Капкасын ачып
Ул каршы алмый инде,
Йөрим шул капка төбендә,
Йөримен арлы-бирле.
Әнигә булган мәхәббәт, әнине юксыну хисе «Миңлебай кызы Газизә» шигырендә дә үзенчәлекле чагылыш таба. «Кайда сез, безнең әниләр?» ши-гырендә исә автор үткән гасырның «сабыр һәм киң холыклы» аналарын са-гына, шуларга хас булган асыл сыйфатларга мәдхия җырлый. Сибгат Хәким шигъриятенең тормыштагы гап-гади бер детальдән калку булып күренеп торган образ ясау үзенчәлеге, шул образ белән укучыны сискәндерү сәләте бу шигырьләрдә дә ачык чагыла.
Миңлебай кызы Газизә,
Әнкәйнең – Газизәнең
Каберендә тополь… Киткәндә
Үрләрдән кул изәдем.
Шигырьдәге хис эчтәлеген шундый детальләр белән баету, мөгаен, ша-гыйрь иҗатына халык җырларыннан килә торгандыр. Тик Сибгат Хәким алымны яңача үзләштергән, табигать күренешләренә, җанлы һәм җансыз предметларга фәлсәфи мәгънәне ул үзенчә сала, көтелмәгән нәтиҗәләр ясый, укучыда хис һәм фикер уята торган хәтсез күп нечкәлекләргә тап була, алар-ны эшкәртеп, ялтыратып укучыга тәкъдим итә. «Шигырь ничек туа? Укучы-лар белән очрашканда мондый сорауны күп ишетәсең. Бу сорауга җавап би-рер алдыннан әле син шигырь төзелеше, аның алымнары һәм, гомумән, ос-талык белән бәйләнгән бүтән якларыннан бигрәк поэзиянең төп чыганагы –тормыш турында уйлыйсың. Чыннан да, хәзер син кайсы гына шигыреңне хәтергә төшермә, аларның нигезендә ниндидер бер тормыш детале, вакыйга ятканын күрәсең»[5], – ди шагыйрь «Шигырь ничек туа?» дигән мәкаләсендә.
III
Йомгаклау
Мин бөек шагыйрь С.Хәкимнең әсәрләрен укып, өйрәнеп чыккач гаҗәпкә калдым: булса да булыр икән кешедә шулкадәр талант! Үзем өчен мондый әсәрләр миңа нәрсә бирде соң? Беренчедән, шигъри юллар белән язылган әсәрләр миндә фашизмга карата булган нәфрәтемне арттырды,туган якны тагын да яратырга, әниләрне тагын да олыларга өндәде. Икенчедән, Сибгат Хәкимнең үзенең дә бөек шагыйрь булуын төшендерде. Өченчедән, телебезнең шулкадәр саф, бай икәнлегенә инандым, чөнки С.Хәким шундый матур, шундый гади тел белән язган. Ул мине шигърият дөньясына, әдәбиятка якынайтты. Мине генә түгел, бик күпләрне шуңа этәргән икән ул.
Бу турыда танылган шагыйребез Шәүкәт Галиев болай ди: “ Безне шигьрияткә Тукай китергән, Тукай кавыштырган, Җан берлегебез дә Тукайда. С. Хәкимне дә мин Тукай аша хәтерлим. Тукайга багышланган поэмаларын ярты гасыр элек китапханәдән алып укуым күз алдымда. Тәэсирләрем дә истә.
Тукайга якын – күңелгә якын! Аны олылау, халык рухы белән бер итеп күрү Сибгат Хәкимнең иҗатында гомере буе яңара торды. Тукай, дип кабатласа да, шигъриятендә кабатланмады. Татар күңелендә Тукаена мәхәббәтне яңартып торган иң тугрылыклы шагыйрь ул. Бу аның рухи халәте, яшәү мәгънәсе, илһамы –януы, иманы иде.”
Сибгат Хәким шигъри осталыгы иң югары ноктасына җиткән шагыйрьләрдән иде. Шигырьләренең ритмик төзелеше һәм рифмаларының оригинальлеге җәһәтеннән дә, темаларның яктыртылышы, лирик моңның куәте белән дә үзенә тиңнәрне белмәде. 1960 елларның уртасында ул «Җыр язмышы» исемле дүртьюллык шигырь яза.
Җыр язмышы кош язмышы кебек,
Бер тирәдән үтә юллары;
Җыр да кайчак егылып төшә җиргә,
Күтәрелә кайчак югары.
«Җыр язмышы»ның авторы иҗаты югары күтәрелгән хәлдә бу дөньядан китте. Җырлары белән шагыйрь яулаган биеклекләр халык тарафыннан да, рәсми рәвештә дә танылу таптылар: ул Россиянең Максим Горький (1970), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләкләренә лаек булды, 1986 ел-да аңа Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде.
Шулай итеп, әдипнең иҗатын юкка гына зур тауга тиңләмәгәннәрен ачыкладык.
Кулланылган әдәбият:
[1] Хәким С. Аккош күлендә сагыш-моң / Яшә, борчулы җаным! – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б.144.
[2] Маннур Ш. Безнең поэзия турында уйланулар // Совет әдәбияты. – 1941. – №5/6. – Б. 84-85.
[3] Җәлил М. Әсәрләр. 4 томда. – 4 т. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – Б. 266-267.
[4] Хәким С. Җыр язмышы / Халык язмышы –шагыйрь язмышы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б. 336.
[5] Хәким С. Шигырь ничек туа? / Халык язмышы –шагыйрь язмышы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – Б.161.
Ветер и Солнце
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?
Дымковский петушок
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью