Гаиләмнең изге ядъкаре
Вложение | Размер |
---|---|
Эссе "Гаиләмнең изге ядъкаре" | 22.48 КБ |
Гаиләмнең изге ядъкаре
Эссе
Өчпочмаклы хатлар...
Сугыш елларында шатлыклы да,
Кайгылы да булган шул хаттан.
Кемдер язган авыр сугыш хәлен,
Кемдер сагынуларын аңлаткан.
Хатлар... Өчпочмаклы хатлар... Конверт читенә кыр почтасының тәртип саны куелган. Бу хатларда бер генә теләк: ”Җиңүгә ышаныч!” Солдат хатлары... Күз алдыгызга китерегез: кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы-барысы да шушы хатка сыеп беткән. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка “оча”. Ул фронтчының ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә житкерә.
Бөек Ватан сугышы турында без, яшь буын, бу сугышны күбрәк кинолар һәм китаплар буенча гына беләбез һәм еш кына аны “катюша”ларның җиңүле залплары, солдатларның массакүләм батырлыклары рәвешендә күз алдына китерәбез.
1941-1945 еллардагы коточкыч сугыш хакында кулларыма туган абыемнарның өчпочмаклы солдат хатларын алып укыгач кына аңлый башладым. Бу хатларны мин фронт белән тылны үзара бәйләүче үзенчәлекле елъязма дип атар идем. Кайчандыр хатлар, чынлап та, фронт белән тылны бәйләгән. Ә бүгенге көндә берничә буын җебен бәйләүче чара дип әйтсәм, һич ялгышмамын.
Әнием беркөнне Бибизөләйха апама кунакка алып барды. Апам миңа ике туганнан туган абыемның фронт хатлары саклануын әйтте. Бибизөләйха апа - минем туганнан туган бабам Җиһаншаның бертуган сеңлесе. Хәзерге көндә Лаеш районы Имәнкискә авылында улы Хәбибулла һәм килене Диләрә тәрбиясендә яши. Сугыш башлангач, эшкә йөри башлаган, урман да кискән, утынын да ташыган, чөнки ике абыйсын-Нуриев Хәсәнша белән Гилалов Мөхәммәтшаны –сугышка озаткан, ә әти-әниләре олы яшьтә булган. Хәзерге көндә ул авылның остабикәсе, авыл халкының олы рәхмәтендә һәм хөрмәтендә яши. Үзенең сандыгында кадерләп 21 фронт хатын, 15 ләп фоторәсем саклап килгән. Кулларына бу хатларны алгач, дулкынланудан аның күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Бу хатлар – безенең гаиләбезнең изге ядъкаре.
21 хат... 7 се- Нуриев Хәсәнша хатлары, 13 е- Гилалов Мөхәммәтша хатлары, ә берсе өйдән (Имәнкискәдән) язылган хат сугыштан адресатын тапмый кире әйләнеп кайткан. Сугыштан килгән хатларны Бибизөләйха апа әти-әнисенә үзе кычкырып укып бирә торган булган. Укып бетергәч, һәрберсен әнисе сандык төбенә җыеп куя. Әнисе үлгәч тә, апам бу хатларны ташламаган, үзенә җыеп куйган. Исенә төшкәндә, шулай сандыгыннан алып бүген дә әле хатирәләрен яңарта. Ике абыйсының хәбәрсез югалу турындагы кара тамгалы кәгазьләрен бакча башына күмүләрен дә хәтерли. Алар сакланмаган. Әлеге хатларның матбугатта басылганы юк.
Хатлардагы ике язмыш, ике тарих...
Гилалов Мөхәммәтша Һилал улы 1922 елда туган. Мәктәптә бик яхшы укыган. Чистай техникумында счетоводлыкка укыган дәфтәре әле дә булса саклана. 1941 елның язында армиягә алына, ул чагында аңа 18 яшь була. Беренче хатын ягарга кушкан, өйдәгеләр ягалар. “ Хатымны поездда язам, юлда барабыз, сугыш утына барабыз, сугыш башланды, алып укуга ягыгыз”,- дип язылган иде дип, искә ала Бибизөләйха апам.
Икенче хаты 6 августта Смоленск өлкәсе Козельск шәһәреннән килә. Ул анда санитарлыкка укуын, исән-имин булуын хәбәр итә. Өченче хатын 19 августта язган. 20 августта сынау тапшырачагын бәян итә. Смоленск шәһәренең дошман кулында булуын әйтә. Тиздән фронтка җибәрәчәкләре хакында язган. Дүртенче хатында ( 28\8) фронтка җибәрүләре турында яза. Борчыла. Хат язмыйча торырга куша. Яңа адрес буенча хат салачагын искәртә. Бишенче хаты 2 сентябрьдә язып салынган. Сугышның үзенә керәчәген хәбәрли. Исәнлектә күрешүләрен теләп язган. Хат латин графикасы белән язылган, чөнки иптәшенә яздырткан, үзенең вакыты тар булуын искәртә. 21 сентябрьдә язган алтынчы хатында Мөхәмәтша абый үзләренең Воронеж шәһәрендә икәнлеген әйтеп яза. Бияләй һәм оекбаш җибәрүләрен үтенә. Яңгырлар еш явуына, шунлыктан игеннәрнең кырда череп ятуына бик пошына. Туган якларындагы игеннәр өчен дә борчылып язган. 26 сентябрьдәге хатында Лаеш якларыннан 6 кеше барлыгына , шуларның 3 сенең татар булуларына шатланып язган. Күрше Янтык авылы кешеләре икән. Әзрәк акча салуларын үтенә. Буфеттан ак икмәк алып ашыйсы килүен әйтә. 41 елны язылган хатларында Хәмәтша абый үзеннән бигрәк гаиләсе өчен хафалана, үрсәләнә. Иген, бәрәңге уңышын хат саен сорый. Хатларының күп өлеше якыннары өчен борчылу, ачыргаланулардан тора, үзе турында кыска гына язып куя.
1941 елның кара көзеннән алып 1943 елга кадәр фронт белән тылны бәйләп торучы сагынычлы өчпочмаклы хатлар тукталып тора. Смоленск сугышы... 1943 елда бер хат килеп төшә.“Хат башы-языгыз каршы… сәләмнәр.
Үзем бер стансыда эшлим минем җанда өч татар бар.берсе минем өчен яхшы. Яри хуш Бу хат 12\.12..43 Спас-Деменск Смоленск.обл” .( хаталар сакланып бирелде)
Шушы хаттан соң башка хәбәр булмый. Озак та үтми,туган өйгә беренче кара тамгалы хат килә: “Хәбәрсез югалды”.
1943 елның гыйнварында ФЗО мәктәбендә укучы икенче уллары- Нуриев Хәсәнша да армия сафларыннан сугышка алынган. Шулай итеп, 1943 ел Гилаловлар гаиләсе өчен кара ел булып тарихка керә.
Хәсәнша абый 1924 елда туган. Мәктәпнең 7 сыйныфын бетергәч, ФЗО
мәктәбендә яхшы гына укый. Хәсәнша абыйның хатлары мондый хронологиядә килә: 10.03.43.-- 04.03.43.--20.07.43.--04.08.43--датасы юк.--19.08.43.--27.08.43.--30.08.43.--01.09.43 --22.11.43.--01.01.44.--20.01.44.--30.01.44.-- кара тамгалы кәгазь.
Хатлардан аның Мәскәү асты сугышына эләгүен, Подольск шәһәрендә хезмәт итүен беләбез. “Хәзергә яңгыр бик каты ява...” кебек юллардан сугышның дәһшәтле икәнлеге ачыклана. Сугыш турындагы фактларны язарга ярамаган, шуңа күрә ул хатларында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне еш куллана. Шунысы да кызыклы:
Хәсәнша абыйның һәр хатында” просмотрено” дигән тамга тора. Ә Мөхәмәтша абыйның хатларында әлеге тамга юк. Шулай ук хатларда сәламнәр зур әһәмияткә ия. Ул дуслары Мәхмүт, Мирзахәсәннәр турында еш сораштыра, игеннәр, бәрәңге уңышын сорый. Әти-әниләрен, энесен, сеңлесен кайгыртып яза. Берничә хатыннан без аның яраланып, госпитальдә ятуын беләбез. “Смоленски шәһәре герман кулында әгәр дә безне хәзерге көндә кайда икәнне беләсегез килсә Мәскәв белән Смоленски арасындагы тимер юлны карагыз картадан шул ике араны карагыз безгә яңа киемнәр биргәннәре юк әле үз киемебез белән. Язылды 19\VIII-43” (хаталар хаттагыча бирелде) Бу юллардан фронт белән тыл арасындагы көчле сагынуны белергә мөмкин. Соңгы хаты 30.01 44. датасы белән килгән. Ул анда урманда торулары, тиздән сугышка керүләре хакында яза. Шушы сугышта ул хәбәрсез югала. Яз көне кара тамгалы кәгазь килә.
1941-1945 елларның дәһшәте ерак тарихыбызда калып бара. Вакыт үтә, кешелек дөньясының карашы үзгәрә. Компьютер технологияләре алга киткән заманда интернет, кәрәзле телефоннар кешеләрнең хат аша аралашуларын кысрыклый бара.
Безнең чорда туганнардан кәгазь хат алу сирәк күренеш. Ә тирәнрәк уйласак, галимнәр, тарихчылар еш кына эпистоляр жанрга мөрәҗәгать итәләр. Куренекле кешеләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәнгәндә дә истәлекләренә, хатларына тукталабыз.
Пуля, мина-снаряд явып торган сугыш кырында һәм салкын окопларда туган илен, ватандашларын яклап көрәшкән солдат абыемнарның гарасатлы чордагы уй-кичерешләре һәм өмет-хыяллары теркәлгән өчпочмаклы хатлар нинди әһәмиятле тарихи чыганак. Бу минем өчен олы истәлек, бу безнең гаилә ядкәребез! Минем өчен генә түгел, фән өчен дә ныклап кул тимәгән өлкә булып кала бирә. Солдат хатлары әле сандык төпләрендә дә, музейларда да, сугыш чоры кешеләренең күңел түрләрендә дә яхшы саклана.
Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә! Абыйларымның хатларын мин дә кадерләп саклап, алдагы буынга тапшырырмын.
Кайда, кемдэ генэ сакланса да,
Якын өчпочмак хатлар...
Җиңү язын hәрчак хәтерләтеп ,
"Солютлар "гына шартлар.
Госпожа Метелица
Шелковая горка
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
А теперь — мультфильм
Рождественские подарки от Метелицы