Мәктәбем-белем учагы
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_minem_mktbem.docx | 12.92 КБ |
Белем учагы.Султангареев Илнар 5 А сыйныфы. Укытучысы- Исмагилова Г.Ш.
Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар кешенең истәлегендә сакланалар. Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар. Ләкин болар барсы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.
Мин Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбендә укыйм. Быел безнең мәктәбебез олы юбилеен-60-еллыгын билгеләп үтәргә җыена.Сезне үземнең мәктәбем белән таныштырып китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлап кергәч тә, сине урап алалар кебек. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә.
Мәктәп җитәкчебез Новичкова Г.А.-бик акыллы,итәгатьле кеше.Ул безне иртән мөләем елмаю белән каршы ала.Һәрбер укучы белән уртак тел таба белә ул.Җитди карашлы җитәкчебез булганга күрә, безнең мәктәбебез бүген алдынгы мәктәпләрнең берсе булып тора.Галина Александровна тырышлыгы белән мәктәптә капиталь ремонт ясалды.Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар каралаган.
Укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без монда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйныйбыз, ә кышларын саф һава сулап чаңгыда шуабыз.
Мин 5 сыйныфта укыйм.Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк безнең . Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез.
Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам . Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе.
Рисуем кактусы акварелью
Снеговик
Рисуем крокусы акварелью
Заколдованная буква
Две лягушки