Залялова Дина написала статью о земляке, драматурге Шарифе Хусаинове. Ш. Хусаинов - одноклассник бабушки Заляловой Дины.
Вложение | Размер |
---|---|
statya_zalyalovoy_diny.docx | 47.81 КБ |
Кадерле истәлек
Минем дәү әнием Хава (Шакирова) Җәләлова - күренекле драматург Шәриф Хөсәеновның сыйныфташы. Дәү әни – Чәчкаптан, булачак драматург, Өчмунча авылыннан килеп, Буаның М. Вахитов исемендәге мәктәбендә бер сыйныфта укый башлыйлар. Бу 1944 нче ел була. “Сугыш вакытында яшүсмерләрне авыр эшләргә җибәрәләр иде. Бу бәладән мәктәптә укучы гына котылып кала алды. Шуңа күрә бу елны 8 нче сыйныфка йөзләп укучы килде. Безне өч класска утыз бишәр укучы итеп бүлделәр, - дип искә ала дәү әни. - Өченче рәттә авылдан килгән балалар утыра. Шәриф – икенче рәттә, дәү әни - өченче рәтнең беренче партасында. Башта аларга укытучыларның игътибары аз кебек тоела. Икенчедән, юньләп русча да белмиләр. Шулай да бирешмиләр. Ничек тә шәһәр укучыларыннан калышмаска тырышалар. “Кем бу мәсьәләне чиште?” – дип сорый математика укытучысы Роза Салаховна. Класста авыр тынлык урнаша. Куркып кына, Хава Шакирова кул күтәрә. Шәриф Хөсәенов химиядән мәсьәләләрне тиз эшли алуы, бөтен фәннән башлы булуы белән танылып китә. Шуннан һәр дәрестә “ Хөсәенов” фамилиясе еш ишетелә башлый. Ә берьюлы алар сыйныфына стенгазета ясарга кушалар. Шәрифтән башка беркем дә бу эшкә тотынырга батырчылык итми. Ул төне буе газетаны эшли, иртән иптәшләре килгәнче элеп тә куя. Бу булачак драматургка җәмәгать эшләренә кереп китү өчен бер адым була. Татар теле укытучысы (исемен дәү әни хәтерләми) Искәндәров аның каләм тибрәтергә оста икәнлеген белеп ала. Шәриф Хөсәеновка мәктәптә “Яшь көч” газетасын чыгару эше йөкләнә. Монда ул үзенең язмаларын урнаштыра, начаррак укучыларны тәнкыйтьләп, карикатуралар ясый. Спектакльләр өчен сценарийлар яза, аларны сәхнәдә уйный. “Мондый эшләрдә беркем дә Шәриф дәрәҗәсендә булдыра алмады. “Галиябану”да Хәлилнең үлемен шундый ышандырырлык итеп уйнады: спектакль ахырында укытучылар, Шәрифнең егылуын күреп, сәхнәгә чабып менделәр,” – дип искә ала дәү әни.
Бу эшләр барысы да дәрестән соң эшләнә. Буада алар төрле кешеләрдә квартирада яшиләр. Атна ахырында. 16 км араны авылга җәяү кайталар. Атна башында иртән егермедән артык бала мәктәпкә шул араны тагын җәяү килә. Сырган бишмәт киеп, ачлы-туклы яшәсәләр дә, йөздән елмаю китми. Мәктәп хәлләрен сөйләп, дәрестә өйрәнгәннәрне тагын бер кабатлап, кем Өчмунчадан, кем Чәчкаптан Буага юл тота. Исәк авылыннан Барлас Камалов та алар белән бер ел укып ала. Матди хәле авыр булу сәбәпле, мәктәптән бер елга китеп тора.
Шәриф Хөсәеновның тормышы җиңелләрдән булмый. Гаиләсе ярлы булганга күрә, ул үз көнен үзе күреп яши. Матди хәлен кайгырта. Шулай да бирешми. Йөздән артык укучының унысы гына 10 нчы сыйныфка барып җитә.Алары да бер 8а сыйныфы укучылары була. Шулар арасында дәү әнием белән Шәриф Хөсәенов та бар. Чыгарылыш имтиханнарын укытучылар белән бергә обкомнан, комсомолдан килгән комиссия кабул итеп ала. Имтихан биргәннән соң, истәлеккә фотосурәткә төшәләр. Бу 1947 нче елның 14 нче марты була. Бу рәсемне дәү әнием хәзер дә кадерле истәлек итеп саклый.
Авырлыклар күреп укысалар да, берсе дә бирешми. Сыйныфтан алты кеше укытучы һөнәрен сайлый. Ә Шәриф Хөсәенов табиб булып китә; драматург булып таныла.
Дәү әниемнең тагын бер истәлеге кызыклы: “Шәрифнең “Мәхәббәт сагышы” повестен ике көндә укып чыктым. Нәкъ үзе белән очрашкан кебек булдым. Үз тормышыннан алып язган дип уйладым. Ә “Әни килде” драмасын ничә тапкыр караганымны хәтерләмим”. Еллар үткәч тә, ике сыйныфташ Казан шәһәрендә күрешәләр. Шәриф Хөсәенов дәү әнинең тормышы белән кызыксына. Ә дәү әнием аның әсәрләре турында сорый.
Авыр елларда укысалар да, бирешмиләр, тормышта үз урыннарын табалар алар. Ш. Хөсәенов, укуын тәмамлагач та, мәктәбен, үзләренә төпле белем биргән укытучыларын – Гөлсем Галләмовна, Рәхилә Зиннәтулловна, Вера Алексеевналарны онытмый. 1992 нче елда мәктәпнең 70 еллык юбилеена Буага кайта. Сыйныфташы Хава Шакирова белән күрешә. Бу аларның соңгы очрашуы була.
Динә Җәләлова, Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге
гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы
Отчего синичка развеселилась
Сторож
Сорняки
На берегу Байкала
Золотая хохлома