Туган ягым.
Туган ягым – Үрәсбашым,
Горурланам аткан таңына.
Хәтта аның сулар һавасы да,
Сихәт бирә халкым җанына.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym.docx | 15.5 КБ |
Туган ягым.
Туган ягым – Үрәсбашым,
Горурланам аткан таңына.
Хәтта аның сулар һавасы да,
Сихәт бирә халкым җанына.
Монда тудым, монда үстем,
Һәм дә инде бер дә үкенмим.
Авылымда үткән һәрбер көнгә
Күңелемнән рәхмәт телим мин.
Кышын Үрәсбашым матур булып,
Яшь кызлардай актан киенә.
Язга чыгу белән басулар да,
Батырларча “күкрәк киерә”.
Җәйләр җиткәч Үрәсбашта,
Сандугачлар сайраша.
Көзләр кергәч авылымда,
Яшь йөрәкләр парлаша.
Авылымны, ни дисәң дә
Мин бит аның бер кызы!
Йөрәкләргә уелып кергән,
Гомеремнең бер юлы.
Автор: Никонорова Азалия Владимировна
Знакомые следы
О чем поет Шотландская волынка?
Сила слова
Астрономический календарь. Октябрь, 2018
Лавовая лампа