Туган тел, аны өйрәнүнең әһәмияте турында укучы фикере.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem._esse_.bilalova_._blby.docx | 16.52 КБ |
Туган телем.
(эссе)
Әкрен генә тирбәлеп, бөтерелеп җир өстенә ап-ак кар бөртекләре төшә... Салкын кыш аяк баса туган жиремә. Агачларда ак бәс, жир өстендә мамык кебек йомшак келәм, һавада хуш ис, сафлык, күңелдә рәхәт..
Мин шушы матурлыкка сокланып, гимназиядән кайтып киләм. Дәресләр беткәч, музыка түгәрәгенә йөрим. Юл буена яңа өйрәнгән җырымны көйләп кайтам:
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин Туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Бу җыр бик ошый миңа,сүзләре дә күңелгә якын, кадерле...
Яратам, бик яратам мин туган телемне! Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган телең... Минем өчен дә татар теле - әнә шундый.
Кечкенәдән туган телемне миңа газиз кешеләрем -Әлшәй районы Мәндән авылында яшәүче картәнием, яраткан әнием һәм әтием өйрәтте. Әнием безгә сабый чактан бишек җырларын көйләде, назлы сүзләр белән иркәләде. Әле дә ул энем белән безгә “бәбкәм”, “аппагым”, “кызым”, “улыкаем” дип ягымлы итеп татарча эндәшә.Мин сөекле кешеләремә туган телемдә сөйләшә алуым өчен мең –мең рәхмәт әйтәм.
Җәйләрен без энем белән авылда үткәрәбез. Картәнием- татар теле укытучысы. Кырыктан артык ел гомерен балалар укытуга багышлаган. Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән. Ул республикабызның “Мәгариф отличнигы” исемен яулаган .Картәнием гомере буе укучыларында туган телгә мәхәббәт уяткан, ана теленең серләрен бала күңеленә салган. Күп кенә укучылары аның кебек укытучы һөнәрен сайлаган, шулар арасында минем әнием дә бар. Ул да татар теле укытучысы.
Без өйдә бары тик туган телебездә генә сөйләшәбез. Шуңа күрә миңа татар гимназиясендә уку авыр түгел. Авылга ялга кайткач, кичләрен картәнием белән халык әкиятләре, татар шагыйрьләре, язучылары әсәрләрен укыйбыз. Ул миңа бик күп бәетләр, мөнәҗәтләр сөйләгәне бар. Моң сөюче кеше буларак, бик матур җырлар, кызыклы такмаклар да өйрәтә.
Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен укырга яратам, яттан өйрәнәм. Узган уку елында Стәрлетамак шәһәрендә узган «Ак торналар бәйрәме” шигырьләр конкурсында беренче урын дипломын алдым. Бу җиңүдә миңа татар теле укытучысы Резеда Мөнир кызы һәм кадерле картәнием һәм сөекле әнием ярдәм итте.
Узган уку елында мин картәниемнән авылыбызның җир-су атамаларының тарихын язып алдым. Фәнни эшем белән шәһәр конференциясендә чыгыш ясадым, аннан республика этабына үттем. Бу бәйгедә мин өченче урынны яуладым. Авылыбызның атамаларының килеп чыгышы бик кызыклы, фәһемле. Минемчә, һәр кеше үз телен, халкының мәдәниятын,тарихын яхшы белергә тиеш. Шәйхи Маннур да бит “Яхшы бел” шигырендә болай дип язган:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икеседә безнең өчен,
Иң кирәкле затлы тел
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Гимназиябездә бик күп төрле халык бәйрәмнәре, әдәби кичәләр үткәрелә. Мин бу чараларда һәрвакыт катнашам. Быел безнең сыйныф укучылары “Сөмбелә” бәйрәмен күрсәтте. Кичәдә башлангыч класс укучылары да катнашты. Мин Сөмбелә булып уйнадым. Бәйрәмдә күңелле җырлар, дәртле халык биюләре, курай моңнары яңгырады. Татар халык мәкальләре, табышмаклар, уеннар уйналды. Кыскасы, бик күңелле бәйрәм килеп чыкты. Традиция буларак, һәр ел саен гимназиядә “Аулак өй”ләр, Нәүрүз, Сабантуйлар гөрләп уза. Һәр сыйныф үзенең чыгышы белән тамашачыларны шатландыра. Бу бәйрәмнәрдә катнашу безгә бик ошый. Әти- әниләребез дә чараларны карарга килә, бәйрәмне уздырырга ярдәм итә. Апрель аенда һәр ел саен шәһәр конкурсы- “Тукай моңнары” үткәрелә. Анда төрле мәктәпләрдән укучылар катнаша, алар бөек шагыйребезнең үлмәс шигырьләрен яттан укый, сәхнәләштерә. Якташ шагыйрьләребез белән дә очрашабыз бу бәйрәмдә. Искиткеч күңелле үтә бу тантана. Татар гимназиясендә белем алуым белән чиксез бәхетле һәм горур мин. Чөнки без монда туган телебезне генә өйрәнмибез, халкыбызның олы мирасы- искиткеч бай гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән дә танышабыз. Әти-әнием картәнием дә минем уңышларыма бик сөенә.
Без гаиләбез белән кичләрен бергәләшеп телевизордан “Туган тел” каналыннан тапшырулар карыйбыз, яңалыклар тыңлыйбыз.Әнием белән татар концертларына йөрим. Ул безгә татар телендә “Салават күпере” журналын яздыра. Миңа бу журнал битләрендә басылган әкиятләр, шигырьләр, кызыклы хикәяләр бик ошый. Мин аларны кечкенә энемә кычкырып укыйм.
Ләкин кайбер гаиләләрдә әти- әниләр үзләренең балаларына туган телләрен өйрәтмиләр. Бу бик начар күренеш дип уйлыйм мин. Киләчәктә халкыбыз бетмәсен, татар телебез мәңге яшәсен өчен, без туган телебезне үзебезнең балаларыбызга, оныкларыбызга өйрәтергә тиешбез.
Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел!
Яратыйк аны, пычратмыйк, саклыйк, өйрәник! Бездән соң да туачак буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр!
Билалова Гүзәл, Бәләбәй татар гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Какая бывает зима
Ёжикина Радость
Медведь и солнце
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Снежная сказка