конференция
Вложение | Размер |
---|---|
“Татар телевидениесе: үткәне һәм бүгенгесе” | 45.6 КБ |
Республиканская научно-исследовательская конференция
школьников имени Ибрагима Хальфина
Секция
Проблемы татарской филологии
Исследовательская работа
“Татар телевидениесе: үткәне һәм бүгенгесе”
(“Татарское телевидение: вчера и сегодня” )
Каримова Алина Рамзиловна
8 класс
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №169»
Советский район г. Казань
Научные руководители:
Каримова Ф.Ю.,Галиуллина Г.Г.
учителя 1-ой квалификационной категории
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №169»
Советского района г. Казани
Казань 2016
Эчтәлек
I.Кереш
1.Телевидениенең килеп чыгышы.
2.Татар телевидениесенең оешуы.
II.Төп олеш
1.Беренче татар дикторлары.
2.Бүгенге көндә татар телевидениесе.
3.Яшь ТНВ берләшмәсе эшчәнлеге.
4.Дикторлар белән әңгәмә.
5.Телевидениегә карата мәктәп укучылары фикерләре.
III.Йомгаклау
Без үзебезнең ярты тормышыбызны зәңгәр экран каршында уздырабыз. Нигә соң ул безне шулкадәр үзенә тарта? Нинди сихри көчләр шул экран каршында сәгатьләр буе бер хәрәкәтсез утырырга мәҗбүр итә? Без үзебезгә кирәкле тапшыруларны гына карыйбызмы соң? Шушы сораулар мине инде күптән борчый. Шуларга җавап эзләп мин күп уйландым, эзләндем һәм нәтиҗәдә түбәндәге фәнни эшне эшләдем. Эшемнең темасын “Татар телевидениесе: үткәне һәм бүгенгесе “ дип алдым. Минем максатларым: 1.Телевидениенең килеп чыгышы белән танышу
2. Татар телевидениесенең оешуын өйрәнү.
3. Беренче татар дикторлары турында мәгълүмат туплау.
4. Бүгенге көндә татар телевиденисенең торышы белән кызыксыну.
5. “Яшь ТНВ” берләшмәсенең эшен тикшерү.
Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны куйдым: ТНВ каналына сәяхәт ясау, берәшмәнең эшчәнлеге белән танышу, бүгенге дикторлар белән әңгәмә кору,интернет һәмвакытлы матбугат аша телевиденеинең килеп чыгышы турында мәглүмат туплау.
Зур экран. Кулда пулть. Бүлмә саен телевизор һәм һәркем үзенең яраткан тапшыруын карый. Каналларның саны 160 җитә. Бу сезгә танышмы? Ә хэзер күз алдыгызга китерегез...Бөтен гаилә җыелышып утырган. Һәркем үзенең яраткан урынында- кем диванда, кем кәнәфидә. Күршеләр дә кергән. Түгәрәкләнеп идәндә телевизор каршына тезләнгәннәр.Гаилэ хуҗасы саклык белән генә телевизор өстендәге челтәр япманы алып куя да телевизорны кабыза. Әгәр сез әбиләрегез һәм бабаларыгыздан сорасагыз, элек телевизор карау нәк менә шулай булган. Барлыгы ике канал, алары да икешәр сәгать кенә күрсәтелгән. Телевизорлы кеше бай кеше саналган СССР да. Экрандагы сурәтләр аклы- каралы гына булган. Фигуралы шууны күрсәткәндә коментатор костюмнарның төсен аңлата торган булган. Башка каналны ачу өчен телевизорның тоткычын борганнар.Буранлы, яңгырлы көннәрдә аны бөтенләй дә карап булмаган. Ә хәзер техника үсеше зур адымнар белән алга бара. Шуңа күрә мондый телевизорларны антиквар кибетләрдә генә очратырга мөмкин инде.
Безнең илебездә телевидение белән кызыксыну һәм телевизор уйлап табу XIX гасыр ахырында башлана. Шулай да аны тормышка 1911 маенда рус галиме һәм уйлап табучысы Борис Розинг ашыра. Ул экранда гади генң фигураларның хәрәкәтен күрсәтә. Шулай да “телевидение эрасы” бары тик XX гасырның 30 нчы елларында гына башлана.Рус эмигранты Владимир Козҗмич Зворыкин, С.И.Катаев һәм америка уйлап табучысы Дэвид Сарнов бергәләшеп СССРда иконоскоп уйлап табалар.1932 нче елдан әкренләп яңалыклар һәм күңел ачу тапшырулары күрсәтелә башлый. Ленинградның Козицкий исемендәге заводында беренче совет телеприемник Б-2 эшләп чыгарыла.
Икенче бөтендөнья сугышы техника үсешен артка калдыра. Ләкин шуңа карамастан 40 нчы еллар азагында КВН-49 дип аталучы телеприемник чыга. Аның исеме уйлап табучыларның фамилияләренең баш хәрефләреннән тора: В.К.Кенигсон, Н. М. Варшавский , И. А. Николаевский. Әмма халык телендә ул бик кызык расшифровка ала “Купил-Включил-Не работает”. Шуңа да карамастан телевизор 900 сум торган. Аны бары тик бай кеше генә ала алган.
Останкино телеманарасы төзелгәч тапшырулар да күбәя, сыйфаты яхшылана. 1953 елда “Зенит” дип аталучы телевизорлар бик популярлашып китә.1962 нче елда аны “Рекорд” алыштыра.Ә инде соңрак аларга төсле “Минск-1” һәм “Рубин” алмашка килә.
Моннан нәкъ 50 ел элек Татарстан телевидениесе беренче тапкыр дөньяга аваз сала. Әминә Сафиуллина белән Айрат Арсланов 1959 елның 1 ноябрендә эфирга чыгып, татарстанлыларны сәламли. Аңарчы да эфирга чыгулар тәҗрибә рәвешендә булса да, рәсми телевидение тарихы шушы датадан башлана. Беренче эфир вакытында өч алып баручы була , Әминә Сафиуллина татарча сөйли.Студия күзләр камашырлык итеп яктыртылган. Бәйрәмгә хөкүмәт, шәһәр администрациясе вәкилләре, танылган рәссамнар, җырчылар, композитор, язучылар чакырыла. Казан телестудиясе үз эшен кичке сәгать 7 дә башлый һәм төнге беренче яртыга кадәр дәвам итә. Барысының да әйтәсе килә, тәбрикләүләр күп, шуңа күрә беренче чыгарылыш озакка сузыла. Алдан яздыру ул вакытта юк, барысы да туры эфирда бара.
Моннан соң Казан телестудиясе һәр көнне кичке сәгать 7 дән алып унга кадәр тапшырулар белән эфирга чыга башлый. Бу программаны казанлылар гына карый ала. Алай да, башкалада беренче эфирны ничә генә кеше күрә алгандыр?! Ул вакытта телевизор бик сирәк күренеш.
Тапшырулар ике телдә бара. 19.00 дә соңгы хәбәрләр эфирга чыга, башта Әминә сафиуллина берүзе генә укый. Айрат арсланов килгәч, ике тавыштан сөйли башлыйлар. Башта татарча хәбәрләр, аннары – урысча. Соңыннан берәр кешене чыгыш ясарга чакыру җайга салына, авыл хуҗалыгы, сәнәгать турында сөйлиләр . Эшкә фотограф алалар , ул фоторепортаж ясап кайткач, рәсемнәрне экраннан халыкка күрсәтеп, комментарийлар бирү башлана. Ул фоторәсемнәр кайчак төшеп тә китә, барысы да кулдан бит. Тора-бара тапшырулар арасына заставкалар куела, рәссамнар төрле тематикага иҗат җимешләрен тәкъдим итә башлыйлар .
Әкренләп кино күрсәтелә башлый, студиядә ут сүндерелә, дикторлар үзләре дә җыелышып карыйлар. Кайтып китеп булмый, чөнки сеанстан соң иртәгәгә программа укырга тиеш булалар. Телевидение халыкта зур кызыксыну уята, коллективта яшьләр күбәя. Мәскәүдән Иркә Сакаева кайта, Айрат Арсланов эшкә күчә.
Казанда татар телевидениесенә нигез салучыларның күбесе исән. Телевидение тарихына кереп калган шәхесләр Әминә Сафиуллина, Рөстәм Нәбиуллин, Эльмира Хамматова, Наилә Ногманова, Флера Бикмурзина, Нина Ключарева, Мөкатдәс Йосыпов, Фаил Мөхәммәтов һ. б.
Телевидение үз эшенә фанатларча бирелгән кешене генә кабул итә. Шундый фанатларның берсе-татар телевидениесенә нигез салучы- Әминә Сафиуллина.
1925 елның 22нче июнендә Биектау районының Ямәширмә авылында туган Әминә апаның тормыш юлы шул чор кешеләренеке кебек, сугыш белән бәйле. Бөек җиңүдә Әминә исемле үсмер кызның да өлеше бар: 16 яшендә Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән Калинин исемендәге хәрби заводта эшли башлый ул. Сугыштан соң Казан театр училищесын тәмамлаган кызны 1949нчы елда Татарстан радио комитетына диктор итеп чакыралар. 10 елдан татар телевидениесен булдыру эшләре башлана. Һәм 1959нчы елның ноябрендә экраннан тамашачыларны беренче булып Әминә Сафиуллина һәм Айрат Арсланов сәламли. Аңарчы инде өйрәнчек тапшырулар эфирга чыкса да, татар телевидениесенең тарихы шул 1959нчы елның ноябреннән хисаплана башлый. 1959 елның 1 ноябрендә Казан телестудиясе күрсәтә башлый. Иң беренчеләрдән булып эфирга Әминә Сафиуллина чыга. Хезмәт юлын радиода башлап җибәргән диктор телевидениедә күпләр өчен эталон, үрнәккә әйләнә. Аңа тиңләшеп эшләргә тырышучылар шактый була. Ләкин ул диктор булып озак эшләми. 1964нче елда аны баш редактор итеп билгелиләр. Ләкин эфир белән араны өзми. 20 елга якын эшли. Безнең телевидение тарихында хатын-кыз баш мөхәррирнең шулай озак эшләве беренче тапкыр.
Әминә Сафиуллина белән бергә эфирга Айрат Арсланов та чыга. Күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Башкортстанда туып үскән Айрат Арсланов телевидениедә 1960-1967 елларда эшли. Үзенчәлекле стиле,үз репертуары булган Айрат Арслановның көчле тавышы күпләрне әсир иткән. 1949 нчы елдан-1960нчы елга кадәр ул радиода эшли., ә 1967нче елда Мәскәүнең актерлар факулҗтетын тәмамлагач филармония артисты булып китә һәм гомренең ахырына кадәр шунда тугрылыклы хезмәт итә.40 ел дәвамында Айрат Арсланов татар язучы һәм шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән, телевидение һәм радиодан яңгырата. М.Җәлилнең “Моабитдәфтәрләре”н, Г.Тукай,Х.Туфан,Такташ,Г,Исхакый әсәрләрен беренче дискка яздырып яңгыратучы да ул.Бигрәк тә аны”Герой-шагыйрь М.Җәлил” “Шагыйрь Тукай тормышы” Татар поэзиясе”,”Туган ягым-Татарстан”,”Геройларга дан” әдәби композицияләре игътибарга лаек.
1960нчы еллар башында Иркә Сакаева Мәскәүдән кайта. Аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Шаулап-гөрләп эшләп ала ул. Кызганыч, гомере кыска була. Мәскәүнең Щепкин театр училищесын тәмамлап кайткан бу диктор үз эшенең чын остасы була..Аның белән бергә Абдулла Дубин эшли башлый. Яшьләр хәзер 74 яшьлек Абдулла Дубинны сирәк открыткалар җыючы – филокартист һәм 68 яшендә әти булган кеше итеп белсә, урта һәм олы буынга ул 1961-1984 елларда эшләгән диктор буларак таныш.
Татар дикторларыннан бөек диктор левитан белән якыннан аралашуч бердәнбер кеше.Абдулла абый 1941 елда Әстерханда туа, Мәскәүдә ГИТИСта укый да Казанга килеп төпләнә. Әмма туган ягын исеннән чыгарганы юк. Казан белән бергә Әстерхан күренешләре төшерелгән фотоальбомнар чыгарган.. Абдулла Дубин, телевидениедә 25 ел эшләп, 30 ел китап бастыра.
Аларга театр училищесын тәмамлап Лия Заһидуллина килеп кушыла. Рус һәм татар телләрендә бертигез осталык белән сөйләүче танылган артистка Лия Заһидуллина хәзер дә иҗат эше белән шөгыльләнә. Әминә Сафиуллина редакторлык эшенә күчкәч, телевидениегщ Эльмира Хамматова килә. Татарстан телевидениесендә кайчандыр кояш кебек янып эшләгән, бик күп кызыклы тапшырулар иҗат иткән Эльмира Хамматова хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эшли. Эльмира ханым әлеге вузда укучы татар яшьләренә инде унбиш еллап сәхнә телен өйрәтә икән. Эльмира Хамматова телевидениегә кечкенәдән килеп керә. Алтынчы сыйныфта балалар студиясенә йори башлый. Диктор булып 1969нчы елдан эшли башлый. Телевидениедә “Илһамият” иҗат берләшмәсен җитәкли, Дания Гаязова, Әхтәм Зарипов, Хәйдәр Гайнетдин, Наил Касыймов, Хәбир Ибраһим, Флера Бикмурзина, Илфат Фәйзерахманов, Нурания Җамали, Рамилә Сәхәбетдинова, Гөлнара Зиннәтуллина, Зәйтүн Яркәевләр белән бергә эшли. Ул бик күп тапшырулар иҗат итә: “Күзгә-күз”, “Бер күрешү үзе бер гомер” (районнарга барып төшерәләр), “Рампа утлары”, “Йолдызлар чакыра”, “Сәхнә”, рәссамнар турында “Палитра”, “Хатлар аша күрешәбез”, “Опера сәхнәсе осталары”, “Әйләнә сәхнә, әйләнә”, “Зәлидә”, “Очрашулар”, “Нур” тапшырулары... “Җомга көн кич белән” альманахын Индус Сирматов белән чиратлашып эшлиләр .
Эльмира Хамматова артынныан ук телевидениегә Наилә Ногманова килеп керә. Татар телевидениесе дикторы Наилә Ногманованы белмәгән кеше юктыр. Әти-әниләребез аны бүген дә сагынып искә ала. Күпләрнең күңеленә исә ул «Мыраубатыр» спектакле аша кереп калды.
Наилә апа тугызынчы сыйныфта укыганда, Казан Татар дәүләт курчак театры артистларга конкурс игълан итә. Дистәләгән кеше арасыннан театрга сайланып, сигез ел гомере шунда үтә аның....
1975 елда Татарстан телевидениесе дикторларга конкурс игълан иткәч, Наилә апа кыяр-кыймас кына телевидение ишекләрен атлап керә. Конкурсны үтәр өчен дүрт шарт куела: катнашучының яше 30дан артмаска, сөйләме дөрес һәм әдәби булырга тиеш, югары белемле булу мәҗбүри һәм, әлбәттә инде, тышкы кыяфәткә игътибар ителә. Бу вакытта Наилә апага 32 яшь була, югары белеме дә юк. Институтка укырга керергә дигән шарт белән 1976 елның 27 февралендә аны эшкә алалар. Ә 3 мартта ул беренче тапкыр эфирга чыга. Шушы көннән аның тормышында катлаулы да, кызыклы да чор башлана.. Беренче карашка авыр булып тоелган проблемалар тәҗрибә туплый барган саен юкка чыга. Наилә апа ничәмә еллар буе үз эшенә тугры калып, тамашачының яраткан дикторына әверелә. Халык аны зарыгып көтеп ала, һәрбер сүзен йотлыгып тыңлый. Озак еллар буена «Татарстан» тапшыруын («Хәбәрләр») алып барган диктор Наилә Ногманованы бүген дә яхшы хәтерлиләр.
«Шигъри тәлгәшләр», «Без авылда яшибез», «Землянка», «Яшьләр иҗаты», «Синең биш еллыгың комсомол», «Әдәби шигърият циклы», «Яңа китаплар», «Патриот» – халыкның ихтирамын казанган диктор алып барган тапшыруларның бер өлеше генә әле бу.
2000 елдан ул телевидениедә яшь журналистларга дөрес сөйләм дәресләре бирә башлый. Шулай ук Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетында телевидение бүлегенә йөрүче студентларны укыта.
Халык мәхәббәтен яулаган дикторларның тәҗрибәсе Татарстан телевидениесенә бүген дә бик кирәк.
Ул чагында 4-5 диктор гына була, ләкин бөтен нәрсәне алар укыйлар. Балалар тапшыруымы, авыл хуҗалыгымы, промышленностьмы? Соңыннан эфирга сөйләм техникасы әйбәт булган журналистлар да чыга башлый.
Беренче елларда телевидениедә Туфан Миңнуллин, Рөстәм Кутуй, Рафаэль Мостафин, Кави Латыпов кебек күренекле шәхесләр эшләде. Роза Туфитулова, Әнәс Хәсәнов, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Батулла, Рәшит Әхмәтов бездә беренче адымнарын ясыйлар.
Статистика мәгълүматларына караганда, гомер кыскалыгы буенча теледиктор шахтерлардан кала 2нче урында . Мин санап үткән дикторлардан Ә.Сафиуллина, А.Арсланов, Иркә Сакаева инде вафат. Ләкин аларны өлкән буын әле дә сагынып искә ала. Хәзерге буын дикторларга алар өлге,эталон булып торалар.Экран алдына чыгып баскан алып баручыны штурвал артындагы очучы-космонавт белән дә чагыштыралар иде заманында. Иде, дибез, чөнки бүгенге алып баручыларга алай түгелдер. Чөнки телевизион мөмкинлекләр эш өчен гаять җайлы. Камера каршындагы текстны суфлердан укып кына барасың. Шуңа кайбер алып баручыларның ни сөйләгәнен аңлап булмый, чөнки үзләре дә аңламый, аны өйрәнмәгән, мәгънәсенә төшмәгән. Ә элекке дикторларга ул текстларның сүзен-сүзгә ятларга кирәк була.
Хәзерге татар телевидениесе нинди үзгәрешләр кичерә соң? Шушы сорауларга җавап эзләп мин ТНВ каналына юл тоттым. Бүген “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җөмһүриятебезнең иң эре холдингларының берсе. Халыкара аудитория туплаган, онлайн тапшырулар булдырган бердәнбер компания. Бу очраклы түгел. Бүгенге көн шартларында төрле төбәкләрне берләштерүче, халыкка төгәл вакыт кысаларында мәглүмат җиткерү мөмкинлеге булган электрон массакүләм мәглүмат чаралаларының роле бик зур. Имидң формалаштыруда, төбәкнең брендын булдыруда да ул үз өлешен кертә.Һәм ул җөмһүриятебезне таныту юлында эшли. Аңа, дәүләти массакүләм чарасы буларак, җөмһүриятебезнең тормышы һәм яшәешен яктырту. Чит төбәкләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеген яктырту сыман бик җитди функөияләр йөкләтелгән. Телеканал татар халкының һәм татарстанда гомер итүче башка милләтләрнең дә мәдәниятен, сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә, күпмилләтле җөмһүриятебездә яш буынның әхлаки тәрбиясен кайгыртуга юнәлтелгән.
Элек бер генә татар телеканалы булса, бүгенге көндә аларның саны берничә. Үз тапшыруларын бары тик татарча яки күп өлешен татарча алып барган телеканалларны икегә бүлеп карап була.
Мәгълүмати-күңел ачу телеканаллары:
-ТНВ-Татарстан: .
-ТНВ-Планета: иярчен телеканалы.
-Россия-Татарстан: Россия-1 телеканалының булган региональ тапшырулары.
-Татарстан Республикасының җирле телеканаллары.
-KZN
2. Музыкаль телеканаллар:
-Мәйдан ТВ (Казан)
-Tatar Music TV (Казан)
-Туган Тел (Уфа)
Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе үз эченә “татарстан-ЯҢа Гасыр”, “ТНВ_Планета” телеканалларын, “Болгар” радиостанциясен ала. 2002нче елның 26нчы августында бу канал тулысы көченә эшли башлый. Аның эшчәнлеге өч спутник аша башкарыла һәм сигналлары Россия регионнарына,БДБ илләренә, Европа һәм Азиянең күп өлешенә тарала.. Ә Татарстан җирлегендә ул чикләүләрсезэшли.
ТНВ каналы һәр көнне ике дәүләт телендә 24 сәгать дәвамында алып барыла. Анда яңалыклар, иҗтимагый тапшырулар, телесериаллар, ток-шоу, спорт матчларыннан турыдан-туры трансляцияләр күрсәтелә. ТНВның 40тан артык шәхси проекты бар. Шулай ук ул чит ил һәм рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән кино,мультфильмнар, сериаллар күрсәтә. Якынча күрсәткечләр буенча аның 35 млн.нан артык тамашачысы бар. Мәскәү, Түбән Новгород, Ижау, Уфа, Төмән, Екатеринбург кебек шәһәрләрдә аның үз корреспондентлары бар. Бу журналистлар әлеге төбәктәге медицина, спорт, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге яңалыкларны һәрдаим җиткереп торалар.
Бүгенге көндә ТНВ каналында барлыгы 72 тапшыру бар. Шуларның 41е татар, 31е рус телендә алып барыла.Әлеге тапшыруларның бер блогы “яшь ТНВ” исеме астында чыга. 2009 елның сентябрь аенда "Татарстан – Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе эчендә балалар һәм яшьләр өчен аерым бер канал эшли башлаган. Хәзер барлык балалар, үсмерләр һәм яшьләр тапшырулары "Яшь ТНВ" кысаларында эфирга чыга.
"Яшь ТНВ"ның үз генераль директоры бар. Аңа 10 яшь, исеме – Булат Хәйруллин. Һәр эш көнендә 14:15 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр "Яшь ТНВ" телеканалында татар һәм рус телләрендә балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультфильмнар һәм спектакльләр тәкъдим ителә. Берләшмәнең җитәкчесе Рамилә Ахметзакировна Сәхәбетдинова әйтүенчә , Яшь ТНВ каналында барлыгы 13 тапшыру чыга. Болар:
«Җырлыйбыз да биибез» (ранее — «Музыкаль тәнәфес») тапшырулары. .Бу тапшыруларның 7се яшүсмерләр өчен булса, 6сы нәни тамашачылар өчен тәкъдим ителә.Нәниләр өчен тапшыруларда күбрәк мультфильмнар, җырлы-биюле уеннар, әкиятлр.шигырьләр сөйләү урын алган. Яшүсмерләр өчен чыгарылган тапшырулар исә күбесенчә мәгълүмати характерда.. “Һөнәр”, “Мәктәп”, “Яшьләр тукталышы” кебек тапшыруларда яшүсмерләр яшьтәшләренең тормышы, кызыксынулары белән танышалар,.. Әлеге тапшырулар яшьләр арасындагы проблемаларны хәл итәргә булыша, кыенлыклардан чыгу юлларын күрсәтә. Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе телеканалыбызның иң яшь һәм иң дәртле редакциясе дип аталырга хаклы, чөнки бирегә "телевидение ясарга" өйрәнергә теләүчеләр - мәктәп укучылары һәм студентлар килә. Мисалга, Роза Әдиятуллина кебек Татарстан телевидениесе йолдызлары - экрандагы эшчәнлеген балалар өчен "Тамчы" тапшыруында башлаган шәхесләр.
Хәзер инде бу программа "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу викторинасына үсеп җитте. Татарстан мәктәпләре җыелма командалары анда катнашып җөмһүриятнең иң акыллы укучылары исемен яулый. Тапшыруда катнашыр өчен, ныклап әзерләнергә кирәк, чөнки алып баручы Марсель Әхмәдуллин төрледән-төрле сораулар яудыра: татар милли йолаларын да, урта гасырдагы Европа диңгезчеләренең ачышларын да сорый. Татар сабыйларының иң яраткан алып баручылары - Дәү әни белән Дәү әти дә - Балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсендә "яши". "Күчтәнәч" тапшыруын редактор Резедә Хәсәнова, режиссер Әлфинур Фатыйхова, оператор Илдар Шәмсетдинов һәм, әлбәттә, алып баручылар Әлфинур Хисами һәм Зәйтүн Яркәевләрдән торган дус-тату коллектив әзерли. Көн саен дүшәмбедән алып җомгага кадәр 15:15, 21:00 сәгатьтә Дәү әни һәм Дәү әти нәни тамашачыларга кызыклы әкият сөйләп иң татлы күчтәнәч - татарча мультфильм бүләк итә. Аларга Йомшак кушаматлы песиләре дә ярдәм итә. "Күчтәнәч” ,"Хочу мультфильм!" – балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе коллективының тагын бер иҗат җимеше. Әлеге тапшыруда балалар Кеня исемле көнгерә белән кызыклы әйберләр ясарга өйрәнә, әйләнә-тирә мохит турында күбрәк белә һәм яраткан мультфильмнарын да карый ала. "Хочу мультфильм!" эфирга һәр эш көннәрендә 15:00, 21:15 сәгатьләрдә чыга. Менә инде 8 ел "Яшьләр тукталышы" тапшыруы татар музыкасы яңалыклары, кызыклы шәхесләр, кыскасы, татар яшьләре тормышы турында сөйли. Программаның геройлары - үзенчәлекле һәм милли тамырларына битараф булмаган яшьләр. "Яшьләр тукталышы" эфирга һәр якшәмбе 10 :30 сәгатьтә чыга. Алып баручылар - Зөһрә һәм Рүзәл 2010 елда "Күчтәнәч" тапшыруы Бөтенроссия телевизион "ТЭФИ Регион" конкурсының финалына чыкты һәм илнең өч иң яхшы балалар өчен эшләнә торган тапшыру исемлегенә керде.
Мин үзем бу тапшыруларны яратып карап барам.Бу тапшыруларны алып баручы дикторлар белән якыннан аралашу, аларга үземне кызыксындырган сорауларны бирү минем өчен зур дәрәҗә булды. Һөнәр тапшыруын алып баручы Луиза апа, Мәктәп тапшыруын алып баручы Ләйсән апа мине бик теләп каршы алдылар һәм үз эшләре турында яратып сөйләделәр.
Заманча мәктәпне нинди сораулар борчый. Укытучы һәм укучы арасындагы мөнәсәбәтләр? Гомумән, үзегез укыган татар мәктәбен күрәсегез киләме? Рәхим итеп, "Мәктәп" тапшыруын карагыз! Бүгенге көн укучысы нәрсә белән яши? Укытучыларны, ата-аналарны һәм укучыларның үзләрен дә борчыган сораулардан торган әлеге "Мәктәп" тапшыруын балалар һәм яшүсмерләр бик яратып карый. Ләйсән апа сөләвенчә, бу тапшыру яшүсмерләрне татар телен өйрәнүгә, белем алуга кызыксыну уята., үз мәктәбең белән горурлану хисләре тудыра. Бу тапшыруның үзенчәлеге шунда: тапшыруның дикторлары ролен шушы ук мәктәп укучылары башкара.
Һөнәр сайлаганда ничек ялгышмаска? Меңләгән профессия арасыннан үзеңнекен ничек сайлап алырга? Шушы сорауларга җавапны ”Һөнәр” тапшыруында табарга мөмкин. Республикабызда шулкадәр күп һөнәр ияләре яшәгәнлектән, алдагы ике айга тапшыруларның төп геройлары инде билгеле икән.
Телевидение белән якыннан танышу миндә зур тәэсирләр калдырды. Сыйныф сәгатендә мин сыйныфташларыма бу турыда бик рәхәтләнеп сөйләдем. Хәтта үземнең киләчәгемне телевидение белән бәйләргә уйлавымны әйттем, шуңа күрә үзебезгә дә “Мәктәп” тапшыруын чакырырга тәкдим иттем.
Үземнең яшьтәшләремнең телевидениегә һәм татар телетапшыруларына карашларын беләсем килгәнлектән, сораштыру үткәрдем. Аларга түбәндәге сорауларны тәкъдим иттем:
1.Сезгә нинди тапшырулар күбрәк ошый? (музыкаль, спорт, мәгълүмати)
2.Сез башка эш белән шөгыльләнгәндә дә телевизор карыйсызмы?
3.Телевизор карауны ял итүнең башка төрләренә алыштырыр идегезме?
4.Сез ничек уйлыйсыз: яшьләр өчен кайсы телеканаллар кызыклырак?
5.Яшь ТНВ каналындагы кайсы тапшыруны иң уңышлысы дип саныйсыз?
Сорауларга җавап бирүдә 42 яшьтәшем катнашты.Нәтиҗәдә түбәндәгеләр билгеле булды:
1.яшүсмерләргә күбесенчә музыкаль программалар ошый икән (21 кеше). Нигездә яшүсмерләр төрле хит-парадлар,шоулар карыйлар. Күңел ачу программалын 14 кеше сайлаган. Боларга КВН, Кмеди-клаб кебек тапшырулар,”Дом-2 телепроекты керә..Кызганычка каршы, спорт, Мәгъләмати программалар өченче урында гына тора (5укучы).
2.Икенче сорау буенча 29 укучы телевизорны дәрес хәзерләгәндә, китап укыганда карыйлар.
3.Сораштырудан күренгәнчә 19 укучы барыбер балачактан калган китап укуга өстенлек бирә икән.
4.Иң популяр канал дип укучылар Муз ТВ(20 кеше), ТНТ(11кеше), СТС(5кеше), һәм башка каналларны (Россия 1,1 канал-5кеше) саныйлар.
5. Бишенче сорауга 23 кеше җавап бирде..Алар “Мәктәп” ,”Яшьләр тукталышы”, “Һөнәр” тапшыруларына өстенлек бирәләр.
Кызганычка каршы сораштыруларның нәтиҗәсе мине сөендермәде. Чөнки укучылар татар тапшыруларын карауга өстенлек бирмиләр. Шуңа күрә без сыйныф җитәкчебез белән берлектә сыйныф сәгатләрендә онлайн тапшырулар карарга дигән фикергә килдек. Сыйныфташларым да моны хупладылар. Болай эшләү укучыларны татар тапшыруларын ешрак карарга җәлеп итәр дип уйлыйм.
Эшләгән эшләремнән чыгып шуны әйтә алам: бүгенге тормышны телевидениедән башка күз алдына китереп булмый. Чөнки ул безгә төп мәглүмат бирү чарасы. Ә татар телевидениесенең өстенлеге шунда: ул беркайчан да кешенең аңын томаламый, аңа тискәре йогынты ясамый. Аның һәр тапшыруы уйланылган, кешенең үзаңын үстерүгә , карашын киңәйтүгә юнәлтелгән.
Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев әйткәнчә, ТНВ каналының төп бурычы- дөрес, гадел ,объектив мәгълүмат җиткерү, әдәбият сәнгат әсәрләрен, тарих сабакларын ,тормыш тәҗрибәсен файдааланып, халыкка,бигрәк тә яшь буынга, дөрес үрнәк тәрбия бирү.Чөнки теләсә кайсы җәмгыятнең теләсә кайсы дәүләтнең төп нигезен чын асылын, аңлы һәм тәрбияле кешеләр тәшкил итә.Бүгенге көндә тәрбия мәсәләсе дөньякүләмендә иң мөһим мәсәләләрнең берсенә әверелде. Чөнки адәм баласы никадәр генә аң белем өстәсә дә, әгәр ул әхлак таләпләрен санга сукмаса, әгәр аның игелеле максатлары һәм тормышка кыйбласы булмас, бу кеше халыкка да, җәмгыяткә дә файда китермәячәк.
Димәк, Яңа гасырның төм максаты – яңа кеше тәрбияләү, яңа Татарстаныбызның рухи, матди һәм мәгълүмати нигезнен ныгыту. Дөньяга сибелеп яшәгән татар халкын бергә туплап, аларны бербөтен зур милләт итеп күрсәтүче татар телевидениесе булганда ,милләтебезнең киләчәге булачак.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1.www.tnv.ru ТНВ телерадиокомпаниясенең шәхси сайты.
2.10 интервью о ТНВ .-Казань: “Магариф –Вакыт”. 2013. Айтуганова М.Л. Гармай О.Б., Давлетшин Л.З. , Валиахметова Ф.Ф.
Упрямый зяблик
Именинный пирог
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Лавовая лампа
Прекрасная арфа