Җир йөзендә тынычлык булсын.
Вложение | Размер |
---|---|
bulmasyn_butn_sugysh.doc | 28.5 КБ |
Булмасын бүтән сугыш!
10 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗев Ринат
Җитәкче: Садыкова Г.М.
Җиңү иртәсен котлап,
Кояш нурлары балкый.
Орден-медальләр тагып,
Бабам мәйданга атлый.
Җитмеш ел инде бүген
Бөек Җиңү көненә!
Кояш ямьли күк йөзен,
Бөтен дөнья сөенә.
Капламасын болытлар
Аяз, зәңгәр күкләрне!
Тетрәндергеч сугышлар
Җәберләде күпләрне!
Булмасын бүтән сугыш!
Тыныч булсын дөньялар!
Алсыннар иркен сулыш
Газапланган аналар!
Мәйданда шыгрым халык,
Чыңлый орден-медальләр.
Күкрәкләренә тагып,
Бәйрәмгә дип килгәннәр.
Ветераннар йөзендә -
Изге Җиңү бәйрәме.
Гомерләре көзендә -
Язгы чәчәк бәйләме.
Үзгәрсеннәр заманнар,
Ямьләнсен безнең тормыш!
Тыныч булсын дөньялар!
Булмасын бүтән сугыш!
Мороз и заяц
Прекрасное далёко
На горке
Ледяная внучка
Сказочные цветы за 15 минут