Бу бүлектә укучылар иҗат иткән иншалар, шигырьләр, мәкаләләр һәм башка материаллар урын алды.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylarnyn_izhadi_eshlre.docx | 14.04 КБ |
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап ,сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.Сез- гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында.
Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та, гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.
Татар гимназиясенең 5 сыйныф укучыларының иң якын кешеләренә багышлап язылган иншаларын тәкъдим итәм.
Резеда Гыйззәтуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Минем әнием.
Һәр баланың теле “әни” дип ачыла. Бала өчен әнидән дә ягымлырак һәм сөйкемлерәк кеше юктыр. Минем дә әнием дә нәкъ шундый. Ул бик кешелекле, ярдәмчел. Иртән алып кичкә кадәр ул бер дә тик тормый, умарта корты кебек барысына да өлгерә: табак –савыт, идән юа, ашарга пешерә, безгә дәрес әзерләргә булыша, нәни сеңлемне дә игътибарсыз калдырмый. Мин әниемне бик яратам һәм аңа һәр эшендә ярдәм итәргә тырышам.
Галиуллина Азалия, 5а сыйныфы укучысы
Яраткан кешем.
Минем әниемнең исеме Эльвира. Ул шат күңелле, сабыр холыклы, тыйнак һәм сөйкемле хатын да, мәрхәмәтле әни дә. Әнием безне бик ярата, тәмле ашлар пешерә, матур киемнәр сатып ала. Безгә үзенең яхшы киңәшләрен бирә. Безне тәүфыйклы, әдәпле, сәламәт итеп тәрбияләргә тырыша. Минем әнием туганнарны , күршеләрне һәм барлык җан ияләрен ярата.Аның янында безгә һәрвакыт күңелле һәм тыныч.Мин әниемә исәнлек-саулык , шатлык-куаныч телим. Әниемне бервакытта да борчымаска тырышачакмын.
Курманкаева Резида, 5а сыйныфы укучысы.
Әнием- кадерлем.
Әнием -Мөхәммәтова Зилә Ягъфәр кызы. Ул татар гимназиясендә биология һәм химия фәннәрен укыта. Өйдә ул уңган хуҗабикә : тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли, өйне чиста тота. Буш вакытында әнием спорт белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Кичен безнең дәресләребезне тикшерә.Әниемне без генә түгел, мәктәптәге укучылар да бик ярата.
Мөхәммәтов Наил, 5б сыйныф укучысы.
Әниемнең исеме- Гүзәлия. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әнием балаларны бик ярата. Балалар да аны бик яраталар. Ул безне һәр көн якты йөзе белән каршы ала, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын-җиргә яткыра, хәерле йокы теләп йоклата. Ә иртән безне чәен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләр куеп, ашатып- эчертеп, мәктәпкә озата. Без әниебезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Нугуманова Алсу, 5б сыйныф укучысы.
Минем әнием.
Әниемнең исеме- Эльвира. Ул “Урал батыр” милли мәдәният үзәгендә эшли. Аны эшендә бик хөрмәт итәләр. Ул да эшен бик ярата.
Әнием уртача буйлы, нечкә билле, кыска чәчле. Аның йөзенә елмаю бик килешә. Әниемнең йомшак куллары мине иркәли. Аның киңәшләре миңа һәрвакыт ярдәм итә.
Мин аңа булышырга тырышам. Әнием белән бергәләп камыр ашлары пешерәбез, тәмле салатлар эшлибез. Өебезне бергәләп җыештыргач, дөнья тагын да ямьләнә. Миңа әнием белән күңелле һәм рәхәт.
Ирина Суфиянова, 5б сыйныфы укучысы
Минем көчек
Миңарда бар бер көчек,
Бездә ул иң төпчек.
Уйный, чаба, арттан калмый,
Артына әйләнеп тә карамый.
Бары белән туп тибә,
Голт – голт итеп сөт эчә,
Рекс дип дәшәм аңа,
Күзләрен төби миңа.
Мухаметов Наил, 5б класс кучысы.
Зимний лес в вашем доме
Прекрасная арфа
Колумбово яйцо
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Госпожа Метелица