Сәләхова Фәнзилә иҗади эшен туган авылына багышлый. Туган җире белән горурлана, аңа соклана.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_zhirem.doc | 35.5 КБ |
ТУГАН ҖИРЕМ – СИН КҮҢЕЛЕМ КӨЗГЕСЕ.
Туган илем, туган җирем…Киң күңелле далалар, моң-сагышлы елгалар, мең балкышлы урманнар – барысы да ул син – Башкортстаным! Башка өлкәләрне, төбәкләрне синең матурлыгың белән чагыштырып булмый. Син үзгә.
Минем туган җирем – Энергетик авылы. Монда яшәсәм дә, мәктәпкә йөрсәм дә, дусларым белән аралашсам да мине үзенә тартып торган икенче бер җир бар. Минем шунда бик кайтасым килә, бәлки кечкенә чагымда аның бәпкә үләнле җирендә яланаяклы килеш йөргәнгәме, аның өстенә сузылып ятып җирне кочакларга теләгәнгәме, яр буенда көннәр буе бәпкә саклагангамы, белмим, ул гел үзенә чакыра, эндәшә, тарта.
Машинада барганда да мин күземне тәрәзәдән алмый утырам: таулар диңгездәге дулкын эчендә утырган утраулар булып күренә. Алар, як-яктан сөрелеп, яшел бодай басуына килеп тоташа. Кайчакта ул «дулкын» өстеннән урманнар йөгереп узалар, бормаланып-сырмаланып елгалар үтеп китәләр. Авылга кайтышлый синең матурлыгыңны, туган җирем, күреп тагы сөенәм, тагы сокланам.
Язучы әйтмешли: «дала йөгерә, ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар… Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя. Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң…»
Минем авылым Юмакай дип атала. Ул таулар арасына урнашкан Авылга керер алдыннан, тау өстендә торып, бөтен Юмакайны күрергә була. Урамнар буйлап матур буяулы өйләр тезелеп киткән, аның уртасында башын күкләргә күтәреп, бик һаваланып, мәчет утыра. Шушы авылның матурлыгын, төнге тынычлыгын саклагандай таулар тезмәсе сузылган, алар кырыннан үзенең моңлы-сагышлы җырларын бертуктатмый агучы чишмәләр тулыландыра. Челтерәп, тавышланып, нәрсә турындадыр сөйләшеп ага да ага елгабыз. Шулай күпмедер үтүгә авылның буасына килеп кушыла. Ә инде анда казлар, үрдәкләр йөзә. Әкияттәге күл өстен хәтерләтә ул. Авыл артында болын, ямь- яшел сусыл үлән каплап алган аны, әйтерсең шул бәрхет күлмәге өстеннән чәчәкле яулык ябынган кыз. Берсен-берсе куышып, чәчәктән чәчәчәккә кунучы, иркә күбәләкләргә, бал кортларына карап кына торасы килә. Шул болынлыкта утлап йөрүче атлар, бозаулар көтүе дә күренеп кала. Авылыбызның горурлыгы булып, үзенең бар булмышы белән җитез агымлы елгабыз – Танып кына да ни тора!
Авылым яз көннәрендә чәчәккә төренә, кошлар сайравы белән тула. Алмагачлар, шомыртлар гүя укучы кызлар, акка киенә. Яз көннәре искиткеч ямьле, һавасы саф. Җәйгә керүгә, печән башлана, елгада бала-чага су керә. Иртән кояш нурлары битләрдән назлап, әни җылысыдай, кадерләп уята. Күзләреңне ачасың, ә бүлмәдәалар уйныйлар, тышка йөгереп чыгасың һәм күкрәгеңне тутырып сулыш аласың. Һавада печән, чәчкә, болын, чык исләре бергә кушылып борыныңны кытыклый.
Печән башлангач, авылым халкы кулына чалгы ала. Болында кызу эш башлана. Әле яңа гына үсеп утырган үлән печән булып җитешеп чалгы астында кала. Кешеләр, шатланышып, бу эшне башкаралар. Озакламый шул тирәне кечерәк өйләргә охшаган печән кибәннәре басып ала. Көнозын эшләп арыганнан соң, салкын сулы җитез Таныбыбызда су керүе үзе бер гомер.
Кичен, кояш баеганда, авыл, урман өсләре, тау башлары алсу шәфәкъкә күмелә. Кояш үзенең соңгы нурлары авыл өстеннән тагы бер тапкыр карап алыйм дигәндәй уйнап ала.
Көзен авылым кешеләре бакча эшләренә чума, алар әкренләп кышка әзерләнә. Табигать, үзенең иң матур күлмәген киеп, җылы көннәрне озата.
Мин Юмакайның матурлыгын күреп үстем. Аның кадере, яме, кешеләренең ягымлылыгы һәрчак күңелем түрендә сакланыр. Шул табигатьнең матур кочагы, аның хозурлыгы мәңге онытылырлык түгел. Шундый матур, ямьле урыннарың булган өчен сиңа,туган Башкортстаным, мин мең рәхмәтле. Синең белән, синдә яшәвем белән мин горур һәм бәхетле.
Сказка об осеннем ветре
Весёлая кукушка
Галка в чужих перьях
Упрямый зяблик
Астрономический календарь. Декабрь, 2018