Нигаматьянова Алсу написала сочинение о великом татарском поэте Габдулле Тукае.
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_beznen_yoreklerde.doc | 39.5 КБ |
Тукай безнеӊ күӊелләрдә!
И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Г. Тукай.
Рәхмәт, апрель! Син безгә татар халкының сүнмәс учагы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны бүләк иттең.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар гамәлендә халыкка хезмәт итү ягыннан аңарчы тиңдәше булмаган маяк булып балкый.
Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Г. Тукай шигырьләрен кешеләр бала чактан ук өйрәнәләр, укыйлар. Аның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителә. «Су анасы», «Шүрәле»сен, «Кәҗә белән Сарыг»ын кем генә белми икән?
Сабый чагымнан әнием мине «Туган тел» җырын көйләп тирбәткән. Апамны да шул җыр белән юаткан. Кечкенәдән күңелемә үтеп кергән бу моң, бу сүзләр әле дә миңа юлдаш. Аның шигырьләре белән мин шулай таныштым. «Су анасы»н, «Бала белән Күбәләк», «Сабыйга» шигырьләрен укып сөендем.
Ул шигырьләр күз алдында серле бер олы дөнья булып, я «Туган тел» тылсымлы булып, я әкрен генә аткан таң булып, я Казанга карый җилдергән «Пар ат» булып баса, я сихри Кырлай урманыннан «Шүрәле» яки «Су анасы» булып калкып чыга, я Тукайны дөньяга китергән Кушлавыч туфрагы – «Туган авыл» табигате пәйда була.
Шул вакыттан алып, озата килә мине тирән тойгылы, тынгысыз уйлы, тылсымлы Тукай шигърияте.
Тукай - үз халкының язмышыннан әрнеш - рәнҗешләреннән, якты өметләреннән, антыннан, әманәтеннән яралган шагыйрь. Әмма шул кыска гомерендә дә ул катлаулы уй-кичерешләр белән тулы булып, кешелеклелек, азатлык һәм хаклык өчен көрәшкә күтәрелгән яшь кешенең драматик дөньясын шактый тулы чагылдыра алды.
Г. Тукай үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый. Аның шигырьләре безнең әби-бабаларыбызга тәрбия биргән, соңгы буынга да тәрбия бирәчәк. Ә инде ул язган шигъри юлларны укыганнан соң йөрәктә кыюлык, рухта бер төрле көч сизәсең, үзеңә ышанасың. Ул шигырьләр әллә нинди гаҗәеп бер тәэсир калдыралар. Тукай матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә.
Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Мин үзем Тукайны туктаусыз укый алам. Нигә туйдырмый, үзем дә аңламыйм.
Ә аның җырлары? Нинди илаһи көч бар җырларында? Тыңлаганда, бөтен дөнья онытыла, күңел сызып кына елый. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана, борчыла, чөнки аларның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә - әрнү. Әйе, халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү.
Халык турында уйланганда, халык язмышы турында язганда, беренче чиратта туган җире белән күрсәтә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә - туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби- бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларнга җавап эзләде, халыкның игътибарын җәлеп итте. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба. Тукай иҗаты - иңләп бетерә алмаслык диңгез бит.
Габдулла Тукай бу җирдә бары егерме җиде ел яшәде. Дөньяга яз килде, яз китте. Үзенең даһи иҗаты белән туган халкына да яз китерү турында хыялланды. Халык аны онытмый: 26 нчы апрель көнне аның хөрмәтенә бәйрәм оештырыла; аның исеме мәктәп, бакчаларга, урамнарга; аның исемендәге бүләк атаклы шагыйрьләргә, язучыларга бирелә. Димәк, Тукай исән! Ул яши!
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Подарок
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Прекрасная арфа
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей