Илзирә үзенең иҗатында авылның бетүгә таба баруы өчен борчыла. Авыл җирендә дә үз эшеңне булдырып, яхшы тормышта яшәп була, дигән фикер әйтә.
Вложение | Размер |
---|---|
yatim_itmik_le_avylny.docx | 14.14 КБ |
Көзләр белән килгән уйлар...
Көзләр җитеп, агач яфрак койган
Җиһан бушап калган бер мәлдә,
Күңелемә шундый бер уй килә,
Күпләр китә туган җирләрдән.
Берәү әйтә: һөнәр үзләштерәм,
Белем алам, яхшы эш кирәк.
Ләкин менә туган авылына
Әйләнеп кайтучы бик сирәк.
Агачны мин авылыма тиңлим.
Ә яфраклары – балалар.
Бер коелгач, кире кайтмыйлар шул
Төшкән җирләрендә калалар.
Әле кайчак, көле җилләр исеп,
Алып китә әллә кайларга.
Күп көч кирәктер ул, сабырлыклар
Бик еракта яшәп калырга.
Ләкин менә ылыслы агачлар
Коймыйлар бит бер дә яфрак.
Кайда туган, кайда үскән булса,
Балалары шунда калачак.
Нигә без дә укып һөнәр алгач,
Кайтмыйбыз соң туган авылга?
Әгәр кирәк икән эш урынын
Була бит ул үзең табарга.
Менә кабат матур көзләр җитте
Алтынга төренгән табигать.
Туган авылым минем, үскән җирем
Бу гүзәллек читтә бик сирәк.
Саф һавасын, көмеш сулыкларын,
Алыштырып була я нигә?
Авылкаем минем, туган җирем,
Мәңге гашыйк бары мин сиңа.
Вәлиуллина Илзирә Илнур кызы,
Татарстан Республикасы Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Денис-изобретатель (отрывок)
Н. Гумилёв. Жираф
У меня в портфеле
На берегу Байкала
Пустой колос голову кверху носит