Элек–электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.
Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль , ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
Үзебез яшәгән, аякка баскан рухи һәм физик тирәлек белән бәйле халкыбыз язмышы-тиңнәре булмаган гүзәл һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә тарих ул. Шуңа күрә дә үзенең туган-үскән ягына карата беркем дә, минемчә, битараф кала алмыйдыр.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-ezlnu_eshe.docx | 39.92 КБ |
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”
Фәнни-эзләнү эше
Без тарихта эзлебез...
(Историческое краеведение)
Башкарды:Загидуллина
Ләйсән Рәис кызы
10 нче сыйныф
Фәнни җитәкче:татар теле
Һәм әдәбияты укытучысы
Миназова Гөлшат Илтезер кызы
2019 нчы ел
Эчтәлек
I. Кереш өлеш. Без тарихта эзлебез...
II. Төп өлеш
1. Тарихтан бер сәхифә
2. Авылга нигез салыну тарихы
3. Элеккерәк заманда халыкның тормышы, көнкүреше
4. Авылыбызның куренекле шагыйрәсе
III. Йомгаклау.
IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.
Кереш
Без тарихта эзлебез...
Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.
Шушы якта безнең эзләр калсын,
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шул туфракта язсын яшәргә.
К.Булатова
Элек–электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.
Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль , ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
Үзебез яшәгән, аякка баскан рухи һәм физик тирәлек белән бәйле халкыбыз язмышы-тиңнәре булмаган гүзәл һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә тарих ул. Шуңа күрә дә үзенең туган-үскән ягына карата беркем дә, минемчә, битараф кала алмыйдыр.
Мин тамырым белән Яңа Нәдер авылыннан. Яңа Нәдер Татарстан Республикасы Әлмәт районының чал тарихлы авылларыннан берсе. Өч гасырга якын тереклек итүче, яшел урманнарга төренгән биек таулары, ямьле аланнары, уңдырышлы басулары һәм саф сулы мәшһүр чишмәләре белән дан тоткан Яңа Нәдер авылы ул. Татарлыгыбызны, милли йөзебезне әле дә саклап килүче уңган-булган халык яши биредә. Үзләренең талантлары, уңыш- казанышлары белән тарих битләрендә урын алырдай кешеләре бик күп авылымның. Нәсел тамырлары белән Яңа Нәдердән бит алар, дип горурланып яшибез без, яшь буын вәкилләре.
Эшемнең төп максаты:
Бурычлар:
Тормыш кеше өчен иң кадерле , иң газиз, гомергә бары бер генә килә торган нәрсә. Тормышны алып бару өчен материаль байлыклар кирәк, ә алар бары кеше кулы белән генә барлыкка килә. Җир шарында ул байлыклар һәркемгә җитәрлек, аларны табигатьтән дөрес ала һәм файдалана белергә генә кирәк.
Җир йөзендә яшәгән һәрбер кеше үзенең киләчәген матур, гүзәл итеп күзалларга тырыша, киләчәк тормышының һәр көне үткән көнгә караганда уңышлырак, бәхетлерәк булуы турында хыяллана.
Халык телендә “Үткәне юкның – киләчәге юк” - дигән әйтем бар. Шуңа күрә туган як тарыхын өйрәнү һәм саклау – һәркемнең изге бурычы. Бу хакта Россия Федерациясе төп законының 44 нче канунында да ачык итеп әйтелгән. Туган якны өйрәнү дигәндә без аның табигатен, тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятын күз алдында тотабыз. Барыннан да бигрәк, ул аерым регионнарның үсеш үзенчәлекләрен ачыкларга, озак вакытлар бер территориядә яшәүче халыкларның тормыш дәрәҗәсен өзлекле үзләштерергә мөмкинлек бирә. Туган ягыбызда булган вакыйгаларны тагын да тирәнрәк өйрәнү илебезнең тарихын булдыруга этәргеч бирә. Ә илнең тарихы җирле тарих белән үзара нык бәйләнгән.
Тарихтан бер сәхифә
Яңа Нәдер табигатьнең иң гүзәл почмагында, халкы уз итеп инеш дип атаган Зур Урсала елгасы тамагында урнашкан. Авылның атамасы да аңа нигез салучы Нәдер Уразмәтовка барып тоташа. Ул, патша хакимияте тарафыннан старшина итеп куелып, 1730 – 1750 елларда Нәдер волосте белән идарә итә. 1754 ел башында, үз җирләрендә нефть заводы төзүне сорап, улы Йосыф белән Оренбург канцеляриясенә мөрәҗәгать итә. Алар Карамалы елгасыннан ерак түгел дүрт нефть чыганагы ачкан булалар. Үтенеч белән бергә тикшерү өчен нефть пробасы да илтәләр. Озак та үтми, нәтиҗә дә билгеле була. 60 мыскал пробадан 14 мыскал ак нефть (бензин), 28,5 мыскал кызыл нефть (керосин) һәм 14,5 мыскал калдык чыга. Пыяла савыт стенасында 3 мыскал кала. 16 июньдә старшина Нәдер Уразмәтовның үтенече канәгатьләндерелә. Аңа һәм улына Кама аръягында Карамалы елгасы буенда нефть заводы төзергә рөхсәт бирүче указ чыга. Һәм алар завод төзи башлыйлар. Икенче завод Сургут елгасы (Сок елгасы кушылдыгы) тирәсендә корыла.
Әмма 1757 елда Нәдер Уразмәтов каты авырып китә, улы Йосыф та нефть ятмаларыннан баш тарта. Нәтиҗәдә Оренбург тау эшләре Берг-коллегиясе нефтьне сәнәгати эшкәртү эшен дәвам итүне максатка яраксыз дип таба. 1758 елда Нәдер Уразмәтов үлеп китә.
Россия империясенең әлегә исеме киң танылу тапмаган беренче нефть сәнәгатьчесенең гомере әнә шулай тәмамлана. Бәхеткә, Нәдер Уразмәтовның инициативасы Тау эшләре ведомствосы һәм Россия Фәннәр академиясенең игътибарын җәлеп итә. Озакламый күренекле галимнәр П.Паллас, И.Лепехин һәм башкалар Сок елгасы бассейнындагы нефть чыганакларын тикшерә һәм тиешенчә бәяли.
Авылга нигез салыну тарихы
Авылга XVIII гасырның 20 нче елларында нигез салына. Аны Татарстанның бүгенге Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай районнары, Самара өлкәсенең Келәүле һәм Камышлы районнары территорияләрен колачлаган төбәкнең “борынгы башкаласы” дип йөрткәннәр. Бу төбәк заманында Нәдер волосте дип йөртелгән. Оешуының беренче көннәреннән үк Яңа Нәдер Россия дәүләте һәм Нугай Урдасы халкы арасындагы көрәшнең үзәгендә кайный.
Татар тарханнары нәселе вәкиле булган Нәдер Уразмәткә бу җирләр ата-бабаларыннан мирас булып кала. Ә аларга исә Казан ханлыгы хөкемдарлары тарафыннан бүләк ителә. Олыгайган көннәрендә Нәдер бабай Яңа Нәдер авылында төпләнә. Аның уллары һәм оныклары, шунда яшәүләрен дәвам итеп, нәсел агачы тармакларын тагын да киңәйтәләр. Нәдер Уразмәтнең оныгы Монасыйп та, әтисе Йосыф кебек үк, патша армиясендә хезмәт итә һәм дворян дәрәҗәсен алуга ирешә.
Нәдерлеләр, Нәдер волостеның барлык халкы кебек үк, буйсындырылу һәм мәҗбүри чукындырылуга каршы алып барылган милли-азатлык күтәрелешләрдә актив катнаша. Яңа Нәдер төбәкнең иң эре дини, мәгърифәт үзәкләреннән санала. XX гасыр башында анда өч мәчет эшли. Аларның һәрберсе каршында мәдрәсә һәм мәктәпләр ачыла.
Совет власте урнашу елларында да авыл авыр сынаулар аша уза. Ярлылар комитеты әгъзаларын ату, Гражданнар сугышы елларында “сәнәкчеләр” күтәрелеше, коточкыч ачлык, репрессия еллары, Бөек Ватан сугышы – болар барысы да авыл тарихы сәхифәләре.
Элеккерәк заманда халыкның тормышы, көнкүреше
Әлбәттә инде, авыл көндәлек эшләре белән дә кайный. Игенчелек белән терлекчелек – монда төп шөгыль. Балыкчылык белән аучылык та зур урын алып тора. Яңа Нәдер үзенең вак һөнәрчелек эшләнмәләре белән дә дан тота. Монда “Зәй” колхозы оештырыла һәм сугыштан соңгы елларда республиканың бердәнбер миллионер хуҗалыгы булган әлеге колхоз дистәләгән еллар дәвамында алдынгылар рәтендә йөри.
Яңа Нәдердә өч мәчет була, алар санынча өч мөселман мәхәлләсе, өч урам сузыла. Хәзерге көндә болар Тукай, Совет, Куйбышев урамнары дип йөртелә. 1930 нчы елларда Яңа Нәдердә ике кибет: сельмаг һәм кустарь артель кибете булган. Ул чорда кибет киштәрләре буш була, барлык товар, хәтта беренче чиратта кирәкле булган: тоз, шырпы, керосин кебек әйберләрне дә табып булмаган. 1937 елда кибет янында почта ачыла. Яңа Нәдердә мәктәп булуга һәрвакыт зур әһәмият бирелә. 1925 елда түбәсе салам белән ябылган агач бина төзелә, 1931 елда ул мәчет белән бергә яна. Шуннан соң 1934 елда җидееллык мәктәп өчен түбәсе калай белән ябылган агач бина төзелә. 1934-1935 елларда мәктәптә 520 укучы исәпләнә. 1935 елда клуб төзелү дә сизелерлек вакыйга була. Соңгы елларда авылның социаль йөзе бик нык үзгәрде.
Яңа Нәдернең соңгы ярты гасырлык тарихы төбәкнең нефть ятмаларын үзләштерү белән бәйле. Авыл кешеләренең күбесе нефть тармагында эшли һәм, аңлашыла ки, “Татнефть” оешмасы үзе дә авылны игътибарсыз калдырмый. Шуңа күрә дә Нәдер үзенең йөзен югалтмый дип уйларга нигез бар. Монда хәзер дә үз төбәкләрен ихлас сөюче, мәдәни мираска хөрмәт белән караучы, ерак буыннарын рәхмәт хисләре белән искә алучы кешеләр яши. Шактый гына казанышлары булуга карамастан, үз вакытында Нәдер рухи мирасны югалту чорын да кичерә. Хәзер исә шул бушлыкны бетерү өстендә нык эшлиләр. Мәдәният йорты гөрләп эшли. Анда ветераннар ансамбле дә, үзешчән сәнгать, спорт түгәрәкләре дә бар. Һәр бәйрәмгә төрле чаралар әзерлибез. Җиңү бәйрәме, Балаларны яклау көннәре бик матур үтте. Ветераннарыбыз бигрәк тә өлгер. Яшьләр дә калышмый. КВН уенында республика буенча беренче урынны яуладылар. Спорт ярышларында да алдынгылыкны бирмиләр.
Сүз дә юк, урта мәктәбе гөрләп эшләп торган авылда теләсә нинди чараны әзерләү дә, үткәрү дә күпкә җиңелрәк. Ә Нәдер авылында бүген 500 ләп хуҗалык бар. Димәк, балалар да күп дигән сүз. Әлбәттә инде, халыкның күбесе иртә таңнан нефть вышкалары күренгән якка юнәлә. “Бу авылда эшләргә кешеләре дә калмый икән дигән сүз түгел әле, – ди Сирень Мизхәтович бу җәһәттән. – “Зәй” хуҗалыгы элеккеге колхоз исеменә хилафлык китермичә эшләп тора, шөкер. Эшче кулларга кытлык кичермибез”. Аның сүзләрендә, чыннан да, хаклык ярылып ята. Туган җирен хөрмәт иткән кешеләр яши биредә. Кая карама, чисталык, пөхтәлек, урамнар тип-тигез, бар корылма да төзек, кешеләре итагатьле, игътибарлы. “Татнефть” ярдәм итә дип кенә дә булмый. Биргәнне тота, булганның кадерен белергә дә кирәк бит әле.
Авылыбызның куренекле шагыйрәсе
Туган авылыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә К. Булатова белән без бик горурланабыз. Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның көзеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге көнкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына. К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет
Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла. Шагыйрә булып 1970 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены булып тора.
Клара Булатова иҗаты барлык яшьтәге кешеләргә: әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьләр, үсмерләр өчен дә анлаешлы. К.Булатова шигриятенең төп темасы – мәктәп, балалар язмышы. Тумыштан ук шагыйрә булган кебек, тумыштан ук укытучы да. Мәктәптә изелгән, мәктәптә басылган һәм мәктәптә әвәләнгән бер җан иясе ул. Клара апаның күп кенә шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикерләр ята. Ул табигатьнең, яшәешнең, кешелекнең барлыкка килүен, халыкның төрле дин тотсалар да, бер Ходайга табынуын, безнең барыбызның да Ходай канаты астында яшәвебезне аңлатып үтә.
Йомгаклау
Минемчә, Нәдернең иң зур байлыгы – тарихи мирасыдыр. Туган авыл тарихын Яңа Нәдернең берничә гаиләсе язып бара һәм саклап килә.
Вакытлыча
утлар сүнсәләр дә,
Ятим нигез
юктыр Нәдердә.
Туган якка кайтып
башың ию –
Әманәт тә кебек,
нәзер дә.
Нәдернең иң зур байлыгы – тарихи мирасы.
Туган як. Туган җир.Туган туфрак. Туган төбәк. Туган табигать. Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы , табигате һәм көнкүреше – болар барысы да кече яшьтән тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбызда һәм тойгыбызда чагылган таныш урыннар ,акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен , халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар
Булатова К.Г. Әрнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. – 149 б.
Булатова К.Г. Үзеннән үзе туа җыр.- Казан: Раннур нәшрияты, 2002. – 160 б.
Яңа Нәдер:авылнң үткәне һәм бүгенгесе. – Казан:Рухият,2008.-284 б.
Ручей и камень
Акварель + трафарет = ?
Два плуга
Пчёлки на разведках
Иван Васильевич меняет профессию