Минем кечкенә иҗатым...
Вложение | Размер |
---|---|
zhil_malae_beln_zhil_kapkasy.docx | 13.61 КБ |
min_bay_keshe.docx | 13.65 КБ |
urmandagy_syaht.docx | 13.88 КБ |
Җил малае белән җил капкасы.
Борын-борын заманда матур урман буенда булган ди бер авыл. Бу авылның читендә, ялгыз тауның битендә торган ди җил капкасы. Көн торган ул, төн торган ул, кешегә олы юлны күрсәтеп. Тик шулай да аңа бик күңелсез булган.
Көннәрдән бер көнне кояшлар болытны каплаган. Шул болытлар арасыннан килеп чыккан ди шук җил малае. Һәй уйнаган ул капка белән: бер ачкан, бер япкан. Уйный торгач капканы каерып аткан.
Капканың моңа бик ачуы килгән, ләкин торып басарга көче җитмәгән. Капка ватылгач, җил малаена да кызык беткән, уйнарга иптәш калмаган, начарлык эшләгәнен аңлаган. Капка янына килгән дә бик көчле җил чыгарып, капканы урынына куйган. И сөенгән.!Аңардан да ныграк җил малае сөенгән. Шул көннән башлап җил белән бик дуслашканнар ди. Бүген дә дуслыклары көчле ди.
Мин бай кеше
Бар дөньяны нурга күмеп,
Кояш көлеп,нурын чәчә.
Әйтерсең лә безгә генә
Иң кыйммәтле серен чишә.
Минем дә бит сезгә әйтер
Иң кадерле серем бар.
Бар кеше дә көнләшерлек
Бик яраткан гаиләм бар.
Мин әтинең, әнинең дә
Кызларының уртанчысы
Бик яраткан сеңлем дә бар
Апам да бар, ул – иң олысы.
Гаиләм белән горурланам
Ярдәм итәм бар эштә.
Минем сыман бай булыгыз
Сезгә теләк киләчәктә.
Әлмәт районы“Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
5 нче сыйныф укучысы Валеева Әдилә Фәрит кызы (татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Миназова Гөлшат Илтезер кызы)
Урмандагы сәяхәт
Гаҗәеп бер матур көндә
Гаиләм белән җыйналып.
Яшел урман уртасына
Килеп җиттек “выҗлатып”
Ник килгәнне әйтмим сезгә
Яхшы итеп тыңлагыз!
Урмандагы сәяхәткә
Рәхим итсен барчагыз!
Яшеллеккә аяк баскач,
Аптырадык бермәлгә!
Бик вак кына кырмыскалар
Түшәлгәннәр чирәмгә!
Әй ашыга бер кырмыска,
Өй төзергә баруы.
Җилкәсенә үлән аскан.
Кызык карап торуы.
Кырмысканың яңа өен
Мин дә барып карадым.
Матур сарай төзегәннәр,
Әкият дип уйладым.
Фотога да төштек эле
Эшчән кырмыска белән.
Аннан күреп,үрнәк алам,
Хезмәт кадерен беләм.
Әлмәт районы“Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
5 нче сыйныф укучысы Валеева Әдилә Фәрит кызы (татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Миназова Гөлшат Илтезер кызы)
За еду птицы готовы собирать мусор
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Рисуем "Ночь в лесу"
О путнике
Шелковая горка