Укучы "Көзләр моңы" шигырендә табигатьне сурәтли. Бу ел фасылының матурлыгын, табигатьтә туган үзгәрешләрне, сурәтләү чараларын урынлы кулланып, укучыга җиткерә.
Вложение | Размер |
---|---|
valiullina._kozlr_mony._telche.docx | 13.63 КБ |
Көзләр моңы.
Көзләр җитте...
Эх, шул көзне
Көтеп ала күңелем нигәдер.
Бәлки дөнья сары төскә кереп,
Алтынга чумганга күрәдер.
Ява яфрак, гүя кыз балалар,
Пышылдашып, нидер серләшә.
Күктән кояш карый күзен кысып,
“Сәлам!”,- диеп, җиргә ул дәшә.
Ә урманда нинди гүзәллек бар.
Күрә белсәң, гаҗәп күңелле.
Елга бер генә ул сихри вакыт,
Көзләр моңы шушы түгелме?
Татарстан Республикасы Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллина Илзирә Илнур кызы.
Будьте как солнце!
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Два Мороза
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Флейта и Ветер