Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган җиребез, авылыбыз бар. Һәр як үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Иншада мин Татарстанның Кайбыч районы турында язам. Ул минем әтиемнең туып үскән ягы, аның хәтирәләрен дә керттем.
Вложение | Размер |
---|---|
Инша. Туган җирем | 16.91 КБ |
Туган җирем.
Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган җиребез, авылыбыз бар. Һәр як үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый.
Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш, Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән , Кайбыч – Кобец дигән исемнән дигән риваятләр бар. Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган. Казан капкаларын күрсәткән картада Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар.
Кайбыч районы оешканчыга кадәр (1917-1920 елларда) аның барлык торак пунктлары да Казан губернасы Зөя өязенә караган. 1920 елда Кайбыч авыллары Зөя кантоны карамагына күчәләр . 1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда өч волостьтан район оештырыла. Район составына Кошман (31 авыл), Ульянково (22 авыл), Мәлки (10 авыл) волостьлары кертелә. Беренче вакытта бу район үзәге Ульянково авылында булган Ульянково районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район Кайбыч районы дип үзгәртелә.
Район буларак Кайбыч төбәге 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.
Бүгенге көндә районда 16 меңләп кеше яши. Бу - күпчелеге татарлар, руслар, чуашлар. Рәсәйгә танылган Советлар Союзы геройлары- Айдрей Кошкин, Мидхәт Салихов, язучылар, татар шагыйрҗләре - Шәйхулла Алкин, Әбрар Сәгыйди, Зариф Бәшәри, күренекле дин эшлеклесе Габделлатыйф Алкин һәм Мотыйгия мәдрәсәсе җитәкчесе Мотыйгулла Төхвәтуллин кебек кешеләре дә бар.
Районнын табигате урманнарга, елгаларга бик бай. Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага. Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, - дип боерган. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Кайбыч урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора.
Туган авылым - Мөрәле авылы, табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Берягында имән урманы, ә икенче ягында киң болын сузыла, Бәрле елгасы ага. Авыл уртасында күл, чишмә бар. Туган авылымның тарихына игътибар итсәк, аңа нигезне чувашлар салган, заманнар узу белән, алар татарлашканнар. Авылда мәчет булган. 1866 елда авылда Низаметдин Бадамшин имам булып тора. Шул елларда, аның Сатмышта яшәүче улы Бараветдин Низаметдиновны туган авылына муллалыкка күчерәләр. 1909 елнын февралендә Бараветдин вафат була, ә аның урынына улы Әхмәтсафа Бараветдинов куела. Аңа ул вакытта 22 яшь була. Әхмәтсафа икенче мулла булып исәпләнә. Беренче мулла аның агасы Ногман Низаметдинов була. Ул муллалык иткән чорда Мөрәледә 240 өй булган, 720 кеше яшәгән.
Бүген мин дә туган нигеземә, төп йортка еш кайтам. Аллаһыга шөкер, әти-әнием инде булмаса да , төп нигезебез ятим түгел. Хәл-әхвәл белешеп, кирәк чагында хуҗалык эшләрендә булышып, гаиләбез белән рәхәтләнеп бер ял итеп киләбез. Туган йорт, төп нигезнең һавасы да башка шул...
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Ночная стрельба
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Тупое - острое
Чья проталина?