Шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
sagirova_adilya_tyulyachi.docx | 20.46 КБ |
Казанский (Приволжский) Федеральный Университет
МКУ “ Управление образования” Сабинского муниципального района РТ
МБОУ “СОШ- интернат с углублённым изучением отдельных предметов для одарённых детей”
Сабинского муниципального района РТ
I зональная научно – практическая конференция
«New generation: новый взгляд»
Направление: Литературное творчество (стихи, рассказы, сказки на татарском, русском или английском языке)
Возрастная группа: 1-4 классы
Тукай безнең белән!
Сәгыйрова Әдилә
3-б сыйныфы, Теләче районы Теләче гомумбелем мәктәбе
Җитәкче:
Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2014
Тукай
“И туган тел, и матур...”, - дип,
Башлаган ул бер җырын.
“Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип,
Дәвам иткән шигырен.
Шул шигырьләрне язып,
Яшьлеге узган аның.
Егерме җиде тулганда,
Гомере өзелгән аның.
Сандугачлар басып сайрый
Аның кабер ташына.
Бик күп газап-авырлыклар
Төшкән аның башына.
Онытмабыз беркайчан да
Әкият-шигырьләрен.
Истә калдырырбыз аның
Әйткән барлык сүзләрен!
Тукай безнең белән!
Синең шигырьләрне укып үстек,
Җырларыңны яратып җырладык.
Бала чагың турында укып,
Йөрәк әрнеп, үксеп еладык.
Синең сүзләр - гади сүзләр түгел,
Әдәп, тәрбия ята нигезендә.
Синең исем бар дөньяга яңгырый,
Тукай безнең белән бүген дә!
Туган ягым
Туган ягым шундый матур,
Һавалары саф аның.
Чишмәдәй чиста сулы
Елгалары бар аның.
Шул елгада кер чайкыйлар
Күп кызлар һәм апайлар.
Яланаяклы малайлар
Балык тоталар аннан.
Шау чәчәкләргә күмелгән
Болыннары бар аның.
Туган-үскән авылыма
Бәйле күк минем җаным.
Сабан туе
Тиздән зур бәйрәм –
Сабантуй җитә.
Бу матур көнне
Бары да көтә.
Апалар һәм абыйлар –
Барысы да катнаша.
Әбиләр һәм бәбиләр –
Барысы да кайнаша.
Каен
Каен, каен,
Изге каен.
Бизәкләрең бар, каен,
Ни теләгең бар тагын?
Каен, каен,
Ак каен!
Утырыймчы яныңа,
Сөйләшикче барын да!
Әкият иле
Беркөнне минем сыйныфташларым нинидидер әкият иле турында бәхәсләшә башладылар. Нәрсә соң ул әкият иле? Кайда ул? Нинди ул? Анда Убырлы Карчык бармы икән? Ә Шүрәле? Я аны җиңгән Батыр? Мин белмәдем... Ә-ә-ә, белдем! Әкият илен күрергә теләсәң, аның өчен әкият турында китаплар укырга кирәк.
Мин китапханәгә бардым да китаплар эзли башладым. Менә таптым! Монда бөтен халык әкиятләре дә бар икән! Мин укырга керештем. Бер, ике, өч китап укыдым, һаман да әкият илен күрмәдем. Аннары кинәт кенә дөнья үзгәрә башлады. Мин ниндидер илдә булдым. Монда шундый матур! Әнә тегендә – Убырлы карчык, әнә тегендә – Шүрәле белән Батыр. Менә ул - әкият иле! Ниһаять, мин аны таптым! Мин Убырлы карчыкның себеркесендә очтым, Шүрәле белән кети-кети уйнадым. Аннары кемдер миңа эндәште:
Бу төш кенә булган икән. Минем кәефем кырылды. Тик мин хыялда булса да әкият илен күрдем!
Алтын көз
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Гәрәй Рәхим.
Урманда да, бакчада да, урамнарда да алтын көз йөри. Ни өчен алтын дисезме? Чөнки бар җиргә сап-сары яфраклар сибелгән. Ә агачлардан, ябалак кар яуган төсле, алтын яфраклар коела. Араларында миләш кенә кызылдан киенгән. Ә чыршылар һәрвакыт яшел.
Көз – иң бай һәм юмарт ел фасылы. Кешеләр бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш җыялар. Ә урманда гөмбә һәм чикләвек өлгерә. Көз үзенең байлыгын тырыш кешеләргә генә өләшә.
Көз – ул матур вакыт. Тик бераз күңелсез. Кошлар җылы якка китә. Бертуктаусыз яңгырлар ява. Кояш та сирәк күренә. Көннәр кыскара.
Көзге озын кичләрдә мин җәйне сагынам. Ак карлы кышның тизрәк җитүен тели башлыйм. Ә бүген мин көз турында инша язам һәм аның матурлыгын рәсемгә төшерәм.
Сказки пластилинового ослика
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Большое - маленькое
Осенняя паутина
Рисуем крокусы акварелью